Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит ХабибуллинЧитать онлайн книгу.
вакытында, колхозчыларга үрнәк күрсәтәм дип, Талип башта үзе илтеп бирде. Тик аны аңламадылар. Өч-дүрт кеше сыерын китергән булды да, көзге якта алар тана сатып алдылар. Харисов исә, партком секретаре булуына карамастан: «Минем карчык җылы сөтсез яши алмый, үзем дә яңа сауган сөт яратам», – дип, сыерын тапшырудан баш тартты. Партком секретареның бу үрнәге кайбер икеләнеп торган колхозчыларга җитә калды. Әйбәт «инициативасы» өчен Харисовка райком бюросына чакырып шелтә чәпәделәр. Харисов исә, шелтә кәгазен чүлмәк астына кыстырып, буы чыгып торган сөтне эчә бирә, ә Талип һәр туган көн диярлек фермадан сөт сатып ала.
Талип, бил тиңентен чишенгән килеш, ах-ух килә-килә, салкын су белән юынды да, өстәлдәге бидонда сөт күреп, күмәч кисеп алды һәм ашарга кереште.
Мараты Марат инде, аның китүенә дүрт ел тулып килә, кызлары Җәүһәрия киткәч, тәмам узынды бу Кафия. Ул күңел салмагач, өйдә дә тәртип юк. Түткәйнең дә биләмнән башы кайтмый башлады. Тфү, председатель башың белән, кармак салырга ашыккан малай-салай кебек, ипи белән сөт ашап утыр инде. Җиттедер, бүген үзенә әйтәсе булыр, больницасында куна кала икән, һич югы, түткәйне биләмгә җибәрмәсен.
Талип шулай дип уйлады, ләкин теләген ныгытырдай һичнинди дәлил таба алмады. Кичә соң кайтуы, райүзәктә Миңниса янында юануы исенә төштеме, моңа кадәр булмаган оялу тойды.
Түр якка кереп, төнгелек утны сүндерде, киенде дә тышка ашыкты, авырсу иде бу өйдә, әллә нигә күңеле тартмый башлады шунда.
Буран инде басылган, койма-ихата буйларына сыртлап-сырынтылап көрт өстенә көрт салган. Кояш чыгышы ягында аксыл-зәңгәр һавада, нур өстенә нур өстәп, алтын-көмеш җепләр сузылган.
Талип зират тыкрыгына борылды һәм, үзенә таба килүчене күреп, чак кына кире чигенмәде. Тыкрыкны бер итеп диярлек, тун кесәләренә кулларын тыккан килеш, көлә-елмая, Кәнзел энесе килә иде. Нигәдер нәкъ менә шунда, шул минутта Талипның исенә Хөснетдинов әйткән сүзләр төште: «Җизнәңә дә кергәлә әле син, Талип».
Кәнзел шактый буйчан гәүдәле, ябык чырайлы, бүлтәеп торган зур авызлы бер кеше иде. Талип абыйсы белән ул үзен зрә дә әрсез тота. Чөнки Талип абыйсы «тырышлыгы» аркасында Кәнзел, төрмәгә эләгеп, өч ел гомерен исән-имин утырып кайтты. Шуннан кайткач, Кәнзел аның белән тагы да «дуслашып» китте. Әлбәттә, Кәнзел абыйсының изгелеген онытмый иде, җай килгән саен, тегеңә шул турыда исенә төшерә, ә инде әзрәк салып та алса, бөтенләй күзе-башы тона, теленә ни килгәнен белештерми башлый. Шундый чакларда Талип абыйсын очратса үтә «төчеләнеп» китә, әйтмәгәнен калдырмый, җиде атасыннан башлый, туган әнисе белән тәмамлый.
– …Син генә утырттың мине, туганый, кара каракның кара эте ялаган нәмәстә… ишет, мин синнән моның өчен үч алачак әле, туганый, алачак…
Әнә шуңамы, күзенә Кәнзел чалынса, Талипның колак төбендә энесенең әшәке сүзләре яңгырый башлый. Талип, әлбәттә, теге вакытта Кәнзелне йолып калган да булыр иде, әмма вөҗданы кушмадымы, алай итмәде. Шуның өчен Таҗылбанат тутасы Талипны намазлык өстенә утырып каргады.
Төрмәдән кайту белән,