Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад ТарджемановЧитать онлайн книгу.
килеп эләкте, һәм ул аны тибеп очырды. – Тик менә математикадан эш пешми.
– Математикадан? – дип кабатлап сорады Коля, бик гаҗәпләнеп. – Арифметика белән алгебраның ние бар инде аның? Үзеннән-үзе башка кереп утыра. Геометрия дисәң инде…
– Үзеннән-үзе кереп утыра! – диде Серёжа, көлемсерәп. – Ә менә минем башыма бүген кереп утырса, иртәгә җилләр исә. Еларга җитәм. Әдәбиятны, тарихны көч белән дә куып чыгара алмыйсың менә…
Малайлар кирегә борылдылар.
– Беләсеңме нәрсә? – диде Серёжа, сүзен дәвам иттереп. – Григорий Иванович миңа әдәбиятка күбрәк игътибар бирергә куша. Ломоносов, Державин, Сумароков китапларын укытты. Әдәбият турында, шигырь турында сөйләгәнен тыңлыйсың да, их, язучы булсам иде, дисең.
– Булырсың әле, – диде Коля уйчан гына. – Бәлки, синең тормыштагы юлың шулдыр. Бәхетле кеше син, Серёжа!
– Юк шул, – диде Серёжа, башын чайкап. – Алай ансат түгел ул. Беләсеңме, Григорий Иванович бәяне ничек саран бирә? Күптән түгел бер нәрсә язып ташладым мин. Ибраһимовка бик ошады. Ә Григорий Иванович, беләсеңме, нәрсә диде? – Серёжа уңайсызланып куйды, шуннан аңлатып бирүне кирәк тапты: – Тыңлап торган дип уйлый күрмә, алар күрше бүлмәдә кычкырып сөйләштеләр, шуны ишеттем. «Серёжаның язмасына бүтән кеше әсәреннән җиде җөмлә килеп кергән, шуңа күрә бәя бирергә ашыкмыйк әле», – диде. Аннары тагын…
– Тагын нәрсә диде? Аның үз сүзләре белән әйт син!
– Гомердә онытасым юк аның сүзләрен, – диде Серёжа һәм, бер минут чамасы дәшми баргач, ашыкмыйча гына, күз алдында торган юлларны укыган сыман, тезеп алып китте: – Иң әүвәл, үзенчәлекле һәм игътибарга лаек каләм осталары язган китапларны укып, яшьләр үзләрендә матур зәвык тәрбияләсеннәр иде. Шуннан инде аларга үзләренә дә каләм тибрәтергә мөмкин булачак…
– «Каләм тибрәтергә мөмкин булачак», – дип кабатлады Коля. – Тибрәтеп тә рәт чыкмаса нишләргә ди?
– Анысын әйтмәде… Ул чагында көчтән килмәслек эшкә тотынмаскадыр инде…
Коляны гүя корт чакты, барган җирендә читкә сикереп куйды һәм аны-моны әйтмичә генә саубуллашырга тотынды.
– Григорий Ивановичны күрми китәсеңмени?
– Юк, бүген кермим аның янына, – диде Коля һәм кискен итеп әйтә куйды: – Син сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң, мин аның күзенә тиз арада гына күренмәскә булдым әле. Авырган чакта бик нык артта калынды, шуларның һәммәсен үзләштергәч, иптәшләрне куып җиткәч килермен.
Кырт борылып китеп барган иптәше артыннан Серёжа гаҗәпләнеп карап калды.
Икенче көн Коля өчен бик зур күңелсезлектән башланып китте. Болытлы ямьсез көн иде. Хәтта ак кар да ничектер соры булып күренә иде.
Яковкин дәрес алып бара. Күңелсез, ялыктыргыч дәрес. Кинәт болытлар таралып, күктә кояш күренде. Укучыларның кәефләре яхшырып китте. Бу үзгәрешне сизеп, Яковкин гимназистларга үткен күзләрен чекерәйтеп карады: һәртөрле күңеллелекне ул тәртип бозу дип бәяли иде. Менә бервакыт аның күзләре, класс өстеннән йөри торгач, Лобачевскийга тукталды. Ә теге, аны-моны