Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян ХасанЧитать онлайн книгу.
йөзле Җүәйрә апа бөтерелеп аш җиткерә башлады, әйтерсең лә үзләренең сугышта үлгән уллары кайткан иде.
– Җүәйрәттәй дә бер дә картаймаган, – диде абый.
Шәрифулла абзый иңбашларын селкетә-селкетә көлеп алды.
– Аның шулай: миннән алда бер картаеп куйды да хәзер шул көе мине көтеп тик тора…
Җүәйрә апа «с» авазын сакау әйткән теле белән:
– Син! Кунакларны сүз белән сыйлама. Түргә узыгыз дип әйт, ичмаса. Култык таяклы Раббанине ишек төбендә тотасың, – диде.
– Әүлиялар сүзе әйттең, кортка! – диде Шәрифулла абзый. – Әйдәгез, Раббани, Сирин… Өстәл катына утыраегыз әле.
Без өсләрдән салып, өстәл янына утырыштык. Аннары Шәрифулла абзый кече яктан чиреге белән бал алып чыкты. Үзе дә утырып, буяусыз агач кәсәләргә бал коя башлады.
Шулчак тышкы күтәрмә төбеннән дөп-дөп аяк каккан тавышлар ишетелде, кемдер өйалдына буш чиләкләр куйды; күп тә үтмәде, ишек тутырып Шәрифулла абзыйның ике зур кызы килеп керде. Башларында – иске кама бүрек, өсләрендә – кырык ямаулы фуфайка, аякларында катып беткән киез ката иде. Безне күрү белән, оялып-кыенсынып, мич артына кереп киттеләр.
– Рәҗимә! Тәрҗимә! Ния сез алай Раббани абыегыз белән килеп күрешмисез? – диде Шәрифулла абзый.
Зур кызлары Рәҗимә дә, Җүәйрә апа төсле, «с» авазын сакау әйтә иде, мич артыннан шул җавап бирде:
– Мал арасында йөргән өс-баш беләнме?
Бераздан аларның сөйләшүе кече яктан килә иде инде.
– Ярар, эшегез бетсә, юынып өсләрегезне алмаштырыгыз, – диде аларга Җүәйрә апа.
– Эшне җимереп эшлиләр анысы, – диде Шәрифулла абзый безгә. – Бармакларына җилен кысарлык көч керү белән сыер сава башладылар. – Шулай дип кулына кәсәсен алды: – Әйдәгез, алайса, кыстатмый гына эчәегез әле, апайлар. Синең исән-сау кайту бәхетенә инде монысы, Раббани. Бу сугыштан бик бәхетлеләр генә исән калды. Минекеләр әнә – юк… Әйдә!..
Икесе бердәй озаклап-тәмләп эчтеләр. Мин, балның туп-туры мигә ярып менгән үткен исенә түзә алмыйча, кәсәне кире куйдым.
– Бәй, улым, нишләп алай гына?
– Исе үк башка бәрде әле моның, Бал абзый.
– Чынлап та! Бөтен кан тамырларына йөгерде!.. – дип, минем сүзне абый да куәтләп җибәрде.
– Ә-ә, сиздегезме инде! Бу – яшь корт балы шул. Әтиегез мәрхүм дә: «Каяле, Шәрифуллау, теге ниәстәң бармы?» – дип, эчсә, гел шушындыйны гына сорап эчәрие. Аракының шөйлә тәмен дә белми үлеп китте мәрхүмкәй… Һә-әй дөньялар!.. Үңгәреп бетеп бара инде. Бар иемени ул сугышка тикле аракы эчү?.. Күрше авылның Кәҗә Талип кына җиде баласы өчен акча алган көнне бер чүлли эчеп, шуңа исереп кайтырые. Анысы да – елына бер!..
– Шулай иде шул… – диде Раббани абый.
Шунда тагын ишек ачылды. Башта идәнгә ап-ак булып суык җәелеп керде, шуннан соң гына көянтә-чиләге белән Җәзилә күренде. Апалары төсле, мич артына борылмады, йөзеп кенә, чаршау эченә зур яктан үтте. Суын, көянтәсен куйгач, кире чыгып, абый белән килеп күреште. Ул, әлбәттә, мин килүен көткән; мал карарга чыкмаган, киенеп-ясанып, ерак чишмәгә суга барган. Киеме гел яңадан: мамык шәл, сатин тышлы