Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян ХасанЧитать онлайн книгу.
Васильевна бер тәнәфестә мине бер читкә чакырып алды да, сәгать алты тулгач, Якут бакчасы янында көтеп торырга кушты.
Мин – тагын өч көннән китәсе кеше. Солдатка китәсе булгач, ноябрьнекенә кушып, декабрь стипендиясен дә бирделәр. Мин инде Хәвадис абый килереннән өмет өзгән: врач кулындагы кеше, әллә ниләре килеп чыккандыр әле дим. Шулай итеп, карап торыр бердәнбер кешем Любовь Васильевна булып, укуга да тик аны күрер өчен генә йөри идем.
«Ходаем! Колагым ялгыш кына ишетмәде микән?.. Әллә төштә генә күрдемме соң?» дип, курка-шикләнә Якут бакчасына киттем.
Айның соңгы җомгасы иде. Басуларга инде буразналарны тигезләп кар салгандыр. Инде малайлар да, сөңгеләре белән тәңкә ясый-ясый, көзгедәй буа өстендә боз шуалардыр. Ә шәһәрдә карны яуганда гына күрәсең икән – төшә дә эри, төшә дә эри. Аяк асты гел юеш – күңел дә шуның салкын дымын тартып тора төсле… Тиздән каз өмәләре башланачак. Тиз генә күреп булмас инде ул каз өмәләрен…
Мин шулай, беркемгә кирәкмәгәндәй, япа-ялгыз башым Якут бакчасының акбурга буялган биек капкасы төбендә басып торам. Йон оекбаш белән кирза итек кигән аягым да өши башлады. Мондый гына суыкта авыл җирендә аяк өши димени! Ә монда өши. Авылымдагы җылы-йомшак җир түгел шул мондагы таш!..
Уем авылда йөрсә дә, күзем монда – гел бер якта, гел техникум ягында иде.
Сәгатьне белми көткәнгәме, миңа берзаман Любовь Васильевна бөтенләй килмәс сыман тоела башлады. Болай да кирәгем юклык хисе капыл көчәеп, йөрәгемә котып салкыны йөгерде.
Юк!.. Бәхетем бетмәгән икән әле! Әнә ул – бөтен урамга берүзе ямь биреп, коштай очып килә. Башына ак мамык шәл бәйләгән, кулына ридикюль тоткан. Салкын дими, пычрак дими, һаман йөреп торган шәһәр халкы эченнән, бу тар тротуарда йөзе бергә тыгылып килсә дә, мин аны таныячак идем!..
– Аз гына соңладым инде, үпкәләмә, – диде ул.
Мин, бу бәхет, бу куанычтан очарга җитешеп, телсез калдым. Ә күңелем: «Мин барыбер көтәчәк идем. Менә бу трамвайлар туктаганчы, менә бу кешеләрнең дә бер арып егылыр сәгате җиткәнче, шәһәр уртасында ялгыз каен төсле берүзем калганчы көтәчәк идем!..» – дип сайрый гына. Тик әйтергә сүзем җитми, җиткәне дә бер-берсенә ялганмый. Шулай да мин әйтәсе килгәнне гаҗәп тиз аңлый торган бер кеше иде ул Любовь Васильевна! Мин фикеремне бер кат ерып чыккач, беләгемнән тотып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
– Чудной ты!..
Аннары инде, бер тоткан беләгемне җибәрмичә:
– Туңгансыңдыр, әйдә, китик, – диде.
Чатка җиткәч, без трамвайга утырдык. Аннары, «Совбольница» дигәндә төшеп, яңгырдан караеп беткән өйләр, коймалар буйлап киттек. «Совбольница менә шушы инде» дигәч күп тә бармадык, бер кечерәк капка янында туктадык.
– Менә мин кайтып җиттем, – диде Любовь Васильевна. – Бүген мин сине өйгә чакырмыйм, ә берсекөнгә сәгать биштә безгә кунакка килерсең. Йортыбызны онытмассың бит?.. Шулай да менә адрес, – дип, миңа адресын язып бирде.
Бу бәхетле минутларымны мин хәзер берничек тә сөйләп бирә алмыйм. Ничек квартирама кайтканмындыр, кайчан ятып, кайчан торганмындыр – берсен-бер хәтерләмим.