Үзем белән очрашу. Ленар ШаехЧитать онлайн книгу.
сүз йөртмәс. Кайчак: «Әтисе, нигә шулай каты бәреләсең, хәтерләре калыр», – дигәч, «Мин дөресен әйтәм бит», – дия иде. Бу бигрәк тә язучыларның әсәрләрен тикшергәндә була иде.
– «Гомеремдә бер нәфис чәчәк күрдем,
Гомеремдә бер тиңсез ярны сөйдем.
Гомерем буе оныталмаслык булып,
Үкенече калды, күңелем тулып.
Чәчләренә зәңгәр гөлләр кадап,
Көтә кебек, һаман юлга карап.
Гөлләр генә аңа юлдаш кебек,
Андый гөлләр бүтән булмас кебек», –
дип язган Гамил ага Сезгә багышланган бер шигырендә. Сезнең үзегезнең танышу кыйссасы бардыр?
– Гамил 1954 елның маенда Яңа Шәрип авылына килеп төште, бертуган Салиха апаларында яши башлады. Авыл кешесе берсен берсе белә, һәр көн очрашмасаң да, күргән саен исәнләшеп, хәл-әхвәлләрне сораштырып йөрисең. Без дә шулай Гамил белән очрашкалап, сөйләшеп йөри идек.
Бердәнбер көнне, кич утырырга дип, кызлар белән Салиха апаларга җыелдык. Кемдер чигү чигә, кемдер челтәр бәйли, Гамил өстәл янында китап укып утыра, Салиха апаның кызы Әдибә патефон уйната. Зифа Басыйрова, Усман Альмеев, Гөлсем Сөләйманова тавышларын тыңлыйбыз. Ул заманда авыл җирендә телевизор да, радио да юк, электр уты да янып тормый. Сирәк кенә авыл халкына кино күрсәтергә килгәлиләр. Ә шул сихри җырларны тыңлап, күңелгә җан азыгы иңә иде.
Бераз утырганнан соң, Гамил папиросын кабызырга шырпы эзли башлады, тик берәү дә таба алмый бит, югыйсә күз алдында гына, унлы лампаның эшләпәсе кырыена гына куелган. Шырпы кабын алдым да Гамилгә суздым, шул вакытта миңа беренче мәртәбә игътибар итүе булды.
Мин кечкенәдән җырларга ярата идем. Җырчы булырмын дип хыялландым, тик җырчы булып булмады, хыялда гына калды. Авылда концерт булса, халык минем сәхнәгә чыгып җырлавымны сорый. Гамилнең миңа күзе төшкәнен күптән сизеп йөри идем. Кая гына барсам да, мине күзли. Клубта җырлавым Гамилгә бигрәк тә тәэсир иткән, күрәсең. Кайткач, Салиха апасына: «Мин бер кызны яратам, Салиха апа, ләкин яшьрәк шул», – дигән. «Кем кызы соң ул?» – «Мәгъфия апаның кызы…» – «Ул да картаер әле!» – дигән апасы.
Әлбәттә, каршы төшүчеләр дә булды, арага керергә тырышучылар да юк түгел иде. Күпмедер вакытка Түбән Тагилга әткәйнең сеңлесе Нәсимә апа янына китеп тордым. Кайтсам, һаман өйләнмәгән. Нык яраткан, көткән, күрәсең. «Инде кайтмасаң, Шәрип авылыннан китәрмен дип уйлаган идем», – диде. Тәкъдим ясады… Мин риза булгач, бик сөенде…
Гамилнең миңа булган мәхәббәте турында күп уйландым. Ул мәхәббәт бала-чага мәхәббәте генә түгел, тормышның ачысын-төчесен тоеп, ятимлекләрне, сугыш авырлыкларын җиңеп, тән һәм җан газапларын үзендә тоеп, үлеп терелгәннән соң шагыйрь булып җитлеккән чын ир-егет мәхәббәте иде. Ул – бүтән мәхәббәт, шагыйрь мәхәббәте.
Без Гамил белән бергә, әнкәйдән рөхсәт сорап, аның ризалыгын алып, никах көнен билгеләдек – 1958 елның 27 декабре дип тәгаенләдек.
– Ә ничек тормыш корып җибәрдегез?
– Никах көне килеп тә җитте. Урамда