Үзем белән очрашу. Ленар ШаехЧитать онлайн книгу.
елларда Тукай премиясен өлкәннәргә генә тапшыралар? Аны гел лаек кешеләр генә аламы икән?
– Әдәби премияләрнең күп булуы начар димәс идем мин. Алар бик күп тә түгел, һәр жанрга бер премия: хикәячеләргә – Фатих Хөсни бүләге, тәнкыйтьчеләргә – Җамал Вәлиди, балалар әдәбиятында эшләүчеләргә – Абдулла Алиш премияләре. Гражданлык рухында публицистик аһәң белән иҗат ителгән әсәрләргә Гаяз Исхакый исемендәге премия бирелә. Ниһаять, соңгы елларда Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге кайтарылды. Минемчә, бу премияләр иҗат әһелләренә стимул бирәләр, алардагы иҗат дәртен генә түгел, көрәш, ярыш рухын да күпкә арттыралар.
Габдулла Тукай премиясе хакында күп сүзләр йөри. Тузга язмаган сүз сөйләп йөрүчедән кайвакыт туктатып сорыйм: «Ягез, әйтегез әле, соңгы елларда Тукай премиясе алган кайсы әдипкә каршы кул күтәрер идегез: Миргазиян Юныскамы, Мөсәгыйт Хәбибуллингамы, Роберт Әхмәтҗановкамы, Зөлфәткәме?» Гадәттә, җавап биреп тормыйлар.
– Язучылар берлегендә әдәби тәнкыйть остаханәсе булса да, тәнкыйть үзе бөтенләй юк бит. Сәбәп нидә?
– Әдәби тәнкыйть бар. Язучылар берлегендә аның остаханәсе дә бар. Җитәкчесе – Мансур Вәлиев. Бу жанрның яшәү шартлары тарайды, минемчә. Аның нәтиҗәлелеге кимеде. Чөнки тәнкыйтькә карамыйча, тәнкыйтьтән курыкмыйча китап чыгару күбәйде. Арага акча керде. Шуңа күрә тәнкыйтьчеләр бераз аптырабрак калдылар. Бу жанрны җанландыруның яңа юлларын, ысулларын табасы бар, монысы белән килешәм.
– Язучыларның китапларын республика күләмендә тарату, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ирештерү ничек башкарыла? Мәктәпләр, укытучыларны пропаганда эшенә тарту? Уртача 3 мең данә белән дөнья күргән басмалар җөмһүрияттәге 4000 балалар бакчасы, 3000 мәктәпкә берәр данә дә тәтеми. Бу хәлдән ничек чыгарга?
– Язучыларның китапларын республика күләмендә тарату, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ирештерү буенча махсус дәүләт программасы кирәк. Ә бу бик күп акча сорый. Бөтен китапханәләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына яңа гына басылып чыккан һәр татар китабын бушлай тарату хакында сүз бара. Син әйткән 7 мен китап шундук үз иясен табачак. Өстәвенә ике меңнән артык китапханә дә китаплы булачак. Шул рәвешле, хөкүмәт заказы гына 10 меңгә җитәчәк, халык өчен дә чыгарсаң, бүген татар китабын рәхәтләнеп 12–15 мең тираж белән бастырып булыр иде. Ә хәзергә… һәр нәшрият, һәр автор үз китабын үзе сатып йөри.
Тагын шуны да әйтәсем килә: Язучылар берлегенең 70 еллыгын искә алып, мәктәпләр, бигрәк тә татар гимназияләре, татар теле укытучылары татар әдипләрен, татар китапларын активрак пропагандаласыннар, төрле чаралар үткәрсеннәр иде. Үз ягыбыздан без булышырга әзер – әйтсеннәр, сорасыннар гына.
– Әкренләп Татарстан Язучылар берлеге Россиягә буйсындырылачак, ахырда бетереләчәк, диләр. Саклап калуга өмет бармы? XXI гасыр әдәбиятының киләчәге нинди?
– Татарстан Язучылар берлегенең Россиягә буйсындырылуы, соңыннан бөтенләй бетерелүе хакындагы сүзне