Эротические рассказы

Үзем белән очрашу. Ленар ШаехЧитать онлайн книгу.

Үзем белән очрашу - Ленар Шаех


Скачать книгу
25 ел тату гомер иткәннәр. Риваять буенча, Кече манара янындагы мәгълүм кабер дә шул сәхәбәнеке, чөнки сәхәбәләрнең икесе кире үз илләренә кайтып киткән. Шул тылсымлы юл таягы кадалган урыннан бәреп чыккан чишмәне халык изге чишмә дип кабул иткән, кое ясап, аны изге Габдрахман коесы дип атаган. Аның суы чыннан да шифалы, диләр.

      Ә инде Сезнең күз алдыгызга килгән ак диварлар, Ага-базарга килгәндә, аларны күреп соклану мөмкинлеге булыр дип уйлыйм. Хәзерге фән-техника, компьютерлар заманында бу – тормышка ашмаслык нәрсә түгел. Казан (Идел буе) федераль университеты хезмәткәрләре безгә Болгарның космостан төшерелгән фотоларын тәкъдим иттеләр. Алар объектларны 10 см га кадәр төгәллек белән күрсәтә. Бу – археология өчен менә дигән нигез булып тора, яңа технологияләрне файдаланып, археологларга казу эшләрен алып бару өчен урыннарны төгәл билгеләп бирү мөмкинлеге бар дигән сүз. Хәзерге фәнни җайланмалар җир астындагы хәрабәләр буенча объектның 3D сурәтен дә ясап бирә ала. Димәк, Болгар җире астында ниләр ятканын ачыклап була. Шуңа күрә хәзерге вакытта яшь галимнәр борынгы Болгар шәһәрлегенең макетын һәм виртуаль күренешен булдыру буенча эшлиләр.

      – Сез узган елның ноябрендә Италиядә булып кайттыгыз. Чит ил белгечләренең бездәге тарихи һәйкәлләр турында фикерләре ничек? Болгар белән Зөянең ЮНЕСКО канаты астына керүе Татарстанга нәрсәсе белән отышлы булачак?

      – «Чит илләрдә йөреп гыйбрәт ал» дигән татар халык мәкаленә ияреп, без Италиягә, Салерно провинциясенә, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объекты – Пестум шәһәрен карарга бардык. Безне анда Мәдәни хәзинәне саклау һәм реставрацияләү буенча халыкара тикшеренү үзәге (ICCROM) генераль директоры, «Яңарыш» фондының Белгечләр советы әгъзасы, безнең фикердәшебез Мөнир Бушенаки чакырды. Нәкъ менә Пестумга баруыбыз очраклы хәл түгел. Аның борынгы истәлекләре безнең Болгар ядкярләрен хәтерләтә, алар тарихлары буенча да бер-берсенә охшаш.

      Пестум (иң беренче исеме – Посейдония) шәһәренә безнең эрага кадәр VI гасырның беренче елларында шул тирәдә урнашкан грек каласы Сибаристан чыккан ахей кешеләре нигез салган, ул заманда шәһәр Лукания елгасының көнбатыш ярында (хәзерге Салернодан 35 км көньяк-көнчыгышта) урнашкан. Соңрак ул әлеге сазламык урыннан Бөек Грециянең эченәрәк күчерелгән.

      Пестумның чәчәк аткан чоры безнең эрага кадәр 540 елларга һәм аннан соңгы унъеллыкларга туры килә. Безнең эрага кадәр V гасыр ахырынарак ул грек мәдәниятенә хас билгеләрен җуйган һәм гадәти шәһәргә әверелгән. Безнең эрага кадәр 274 елда Пестум латин колониясенә әйләнгән һәм шул чордан башлап үз әһәмиятен югалткан, соңгы елларда ул тирә-ягын тоташ әйләндереп алган роза чәчәкләре белән генә күренекле булган.

      IX гасыр ахырында Пестум сарациннар тарафыннан таланган һәм ташландык хәлгә килгән. Биредә өч дорик храм бик яхшы сакланып калган. Аларның берсе Афина алиһәгә багышланган. Калган икесе Гера хөрмәтенә төзелгән, һәм хәзер алар Гера храмы I һәм Гера храмы II дип атала.


Скачать книгу
Яндекс.Метрика