Башка кеше. Файруза МуслимоваЧитать онлайн книгу.
да карап торыр, – диделәр.
Чыннан да, башка чара калмаган иде. Район больницасында күрсәтеп, төрле белешмәләр, юлламалар юнәткәч, Мирзагали агай бәхетсез улын Казанга илтеп кайтты. Аңа карап, ялгыз атаның күңеле тынычланмады. Алда ниндидер шомлы хәлләр, хәвеф-хәтәр сагалап тора кебек иде.
Бу вакытта Перә үзенә бөтенләй чит-ят булган җирдә, чит кешеләр арасында тереклек итәргә азапланып ята иде. Аңа бөтенләй ят тоелган зур йорт (авылдагы мәктәптән зур!), шакмак-шакмак итеп бүлгәләнгән бүлмәләр, бүлмә саен әллә ничә карават, карават саен кеше… Иң гаҗәбе: Перәне чит итмиләр, янына килеп, күзенә карап, ниндидер ишарәләр ясыйлар, кулына, чәченә, киеменә кагылалар. Перәнең алардан еракка-еракка качасы, ялгызы гына каласы, һич югы, авылындагы теге бала-чагалар кебек, кычыткан тотып, үзләрен качырасы килә. Ләкин койма буйларында зәһәр кычытканнар үскән тыкрык хәзер төшләренә генә кереп саташтыра шул… Ияләшә алмады Перә бу йортка, биредәге кешеләргә. Төшләрен өн белән бутады. Төштә күргәннәрен рас булырдай тоеп, тәрәзә яныннан китмәде: йә атасы, йә апасы үзен эзләп табар кебек тоелды. Шул тәрәзәдән ерак та түгел күзенә авылы, аны куркытучы шук малайлар, күрше кызы ягымлы Рәзинә күренде. Шәфкать туташлары кергәндә, аларны тәрәзә янына өстерәп, бармагы белән еракка ук күрсәтеп:
– Пр-рә, пр-рә, – дип сөйләнде.
Докторлар Вәсилнең хәле, аның бик тә туган ягын сагынуы турында әтисенә хәбәр итми булдыра алмадылар. Чөнки монда үткәргән ике ай чамасы вакыт эчендә ул кирәгеннән артык ябыккан, халыкча әйткәндә, йөзенә зәгъфран сарылары коелган иде.
Хәбәрне алуга, Мирзагали абзый тизрәк Казанга ашыкты. Йөрәк парәсе бит, үз гомеренә авылдан чыкмаган мәзлүм баланы чит-ят арасына, белмәгән-күрмәгән якларга илтеп ташлыйлармыни инде, йә? Карт эченнән генә үзен битәрли, ә үзе, ясаган ялгышын төзәтеп, улын яңадан авылга алып кайтырга, элеккечә бергәләп яшәп китәргә өметләнә. Менә, ниһаять, Вәсилен үз куллары белән китереп тапшырган инвалидлар йорты… Килеп җитүен көтеп торганнар диярсең, каршысына йөгереп диярлек ак халатлы шәфкать туташы килеп чыкты. Әмма…
– Улыгыз бик авыр хәлдә, абый! Тизрәк! – дигәннән башка сүз әйтә алмады, абзыйны артыннан ияртеп, палатага йөгерде.
Чиксез дулкынланган Мирзагали агай, ишекне ачуга ук, улының ябык йөзендә зураеп калган күзләрен генә шәйләп алды. Һәм… шул зур күзләрдә балкып киткән сөенеч нурлары! Вәсилнең иреннәре сизелер-сизелмәс кыймылдап алды да соңгы авазларын сыгып чыгарды:
– Пр-рә, пр-рә…
«КЕС-КЕС КЕСӘМИ…»
Озын җәйге көннең эссесе сүрелеп, кояш баю ягына авышкач, кичкә – көтү каршылауга әзерлек башлана: яланга тышауланган бозауны алып кайтасы, сауганда сыер алдына куярга бакча артыннан ат кузгалагы, әрекмән йолкыйсы… Көне буена бәрәңге кәтмәнләп, чүп утап, яшелчәләргә сибәргә су ташып арылган булса да, кичне көтү рәхәт! Чөнки әнкәйләр сыерларны савып бетерүгә, без, күрше-тирә бала-чага, тиз генә җыенып, сыер сакларга яланга чыгып китәбез.