Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай АмирЧитать онлайн книгу.
калдырып китте. Башкалар өчен дә күңелле булмады булса кирәк: Ибрай, юаш кына саубуллашып, үз ягына борылды; без, үзара бер сүз дә әйтешмичә, өйгә кердек. Шакылдавык авазы һаман колак төбемдә яңгырый, аермачык итеп «тук-та!» ди иде.
V
Вакытның шактый соң булуына карамастан, өйдә чәй табыны көтә иде. Әни, безне шаяру катыш шелтә белән каршы алып, үзенең көтә-көтә арып беткәнлеген аңлатты:
– Кайсы тел бистәсенең шулчаклы сүзе күбәйгән соң? Үзегезне көтә-көтә самовар, үпкәләп, ике тапкыр сүнеп алды. Йә, утырышыгыз.
Ишек төбендә торган агач карават өстендәге мендәрләр өеменә сөялеп йокыга киткән җиңги дә без керүгә сискәнеп уянды. Йөзенә оялчан елмаю чыкты: «Йоклап китә язганмын», – дип куйды ул.
– Нигә бу вакытта чәй әзерләп азапланырга соң? – дидем мин. – Ятарга да йокларга кирәк иде, болай да кып-кыска төндә мәшәкать чигәргә әллә.
Гаяз да миңа кушылганлыгын белдерде.
Имәли калдырып киткән күңелсез тойгы мине чәй эчәргә утыргач та ташламады. Миндәге күңелсезлек Гаяз йөзендә дә чагылган төсле күренә иде. Абзыйның гына тулы йөзе һәрвакыттагыча тыныч. Ләкин йөзе шундый тыныч күренсә дә, аның да күңелен борчыган уйлар булган икән, әкренләп кенә әйтә башлады ул аларны. Тик аның ул уйлары күңелсезлек өстенә күңелсезлек кенә өстәделәр.
– Ильяс, – диде ул, биш бармагына утырткан чынаяк тәлинкәсеннән берәр йотымлап кына чүмерә-чүмерә сөйли башлады, – күрәсең, һәркем дөньясын рәтләү турында кайгырта. Менә син тизрәк шәһәр җирендә берәр эшкә урнашсаң, безгә дә юл ачылыр иде, бәлкем. Әзрәк сума ясап булса, сәүдә эшенә керешергә чамалабрак торам. Югыйсә кыш буе гомер бушка ятып үтә, атлык белән үзебезлек акча булса да, файда бит, эшләгән кешеләр эшли әнә…
Абзый авызыннан тирән тынычлык белән чыккан бу сүзләрне ишетүгә, мин көтелмәгәндә үләксә янына килеп чыккан кебек булдым. Тәннәрем бер кызды, бер туңды, йөрәгемне ниндидер тупас куллар учлап тоттылар.
– Акылдан яза башладыңмы әллә син, абзый? – дидем мин. – Энең сәүдәгәрлекне, кулаклыкны ничек итеп бетерү юлларын өйрәнеп, укып ятканда, син сәүдәгәр булырга уйлап йөрисең?..
Абзый тамак төбе белән көлеп җибәрде. Аның бу көлүе миңа үзенеке кебек булып түгел, кешедән алып торган ят көлү булып ишетелде. Аз гына да тынычлана алмадым.
Минем аңа катырак итеп тә әйтәсем килде: «Эт симерсә, иясен талый, диләр. Әллә син дә артык симереп киттеңме? – димәкче идем. – Әйе, совет власте сине җирле итте, сыңар ат урынына пар ат җигәргә, бер урынына ике сыер саварга юл ачты. Ә син кеше талаучы булырга хыялланасың», – дип битәрләмәкче идем. Ләкин сабырлыгым җитте. Әни алдында күңелсезлек чыгарудан куркып, үз-үземне тыйдым. Шулай да бөтенләй дәшми кала алмадым.
Абзыйга ишеттереп, Гаязга зарлана башладым:
– Менә шушы инде, Гаяз туган, минем әлеге сиңа мактаган абзый. Ике ел буена сөйләдем бит мин сиңа аның турында. Безнең абзый ул душа кеше, авылда яңа тормыш төзи торган кеше ул безнең абзый, дип әйттемме? Менә шушы абзый инде ул. Күрәсең, нинди алга киткән хәзер, ата-бабасы күрмәгән эшкә тотынырга хыяллана…
Абзый