Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай АмирЧитать онлайн книгу.
бала яратасыңмы соң?
– Нинди бала бит.
– Маһибикә кебек бала булса?..
– Дөресен генә әйткәндә, Гаяз туган, аның миңа нәрсәседер ошады бугай.
– Мин дә шуны әйтәм шул, ул бала синнән көчлерәк булып чыкты, ахрысы, дим.
– Ник?
– Син соң бернәрсәгә дә төшенмәдеңмени?
– Төшендем, Гаяз, Низамыйның чын комсомолец булып җитмәгәнлегенә төшендем, Зояның секретарьлыкка ярамаган кыз икәнлегенә төшендем.
– Бик азга төшенгәнсең. Ә мин аларга гына түгел, кичә Имәли әйткән сүзләргә дә төшендем. Низамыйның комсомолец булып җитмәгәнлегенә генә түгел, безнең өчен дошман икәнлегенә дә төшендем. Зояның шул дошман кулында корал икәнлегенә дә төшендем. Маһибикәнең дә шул ук хезмәтне башкаруына төшендем.
– Гаяз, мин бит аның белән үбештем… Дөресрәге, мин түгел, ул минем белән…
– Шулаймы, мин уйлаганнан да көчлерәк булып чыкты, алайса, синең ул балаң…
Үзебезнең урамга борылган чакта, якында гына көчле шакылдау тавышы ишетелде. Кинәт ишетелгән бу тавыштан сискәнеп, артыбызга борылдык. Артыбыздан, ашыга-ашыга атлап, Имәли килә иде:
– Мин әйткәнчә булдымы, ә? «Эчәр өчен кайттыгызмы, кызлар белән йөрер өченме» дип әйткән идемме мин сезгә, ә?..
Гаяз кинәт җанланып китте:
– Ә, Имәли абзый, нихәл? – дип, аңа кулларын сузды.
Имәли тиз генә кулын бирмәде, Гаязга бармак янады:
– Кулыңны юдыңмы соң?
– Курыкма, курыкма, пычранганы юк аның, без синең сүзләреңә төшендек, Имәли абзый, дөрес әйткәнсең.
Имәли кинәт йомшарып китте. Икебезнең дә кулларыбызны кысып, ярым елак тавыш белән зарлана башлады:
– Дөресен әйтми нишлим соң, җанкисәккенәйләрем! Беләм бит мин аларны, бик яхшы беләм, аждаһа бит алар. Авылыбызга чибәр-чибәр кешеләр килә, беренче очраганда күңелгә ятымлы гына кеше булалар. Менә мондагы яраларны ачып салырга өлгермисең, шул аждаһалар арбап өлгерәләр. Шунда кереп, бер кич кунып чыксалар, икенче кеше булып әвереләләр. Сөйләшәселәре килми башлый. Шулар тарантасына ук утырып, кире китәләр. Йөрәк әрни, җанкисәккенәйләрем! Әле менә бүген, сезнең өчен үземне үзем чәйнәрдәй булып, нишләргә белми йөри идем. Хәзер сезнең аннан исән-сау килеш котылуыгызга, миңа якты йөз күрсәтүегезгә хәйран калам.
– Нинди яралар бар соң синең йөрәгеңдә, Имәли абзый?
– Төшенә алмыйм, җанкисәккенәйләрем: власть кем кулында бездә, төшенмим, без ни өчен сугыштык? Нигә соң әүвәле рәхәт яшәгән Таквә Сәхәүләр, шул ук Низамыйлар рәхәт яши дә, власть алабыз дип кан түгеп йөргән мин болай мыскыл ителәм? Нигә әнә теге мескен, җиде төн уртасында йоклый алмыйча, өзелеп җырлый, әнә бит…
Бу минутта авылда әтәч тавышлары басылган иде инде. Безгә шактый якынаеп өлгергән җыр тавышы, юрамалый Имәли сүзләрен куәтләргә теләгән төсле, аермачык булып ишетелде:
Сахраларга чыксам табалмыймын,
Югалтканмын Зөһрә йолдызын;
Ялгыз да гына башым, юк юлдашым,
Адашырмын, ахры, берүзем…
Имәли, бераз туктап торып, җырны тыңларга