Йөзек кашы / Перстень. Фатих ХусниЧитать онлайн книгу.
да өстәве өчен, ул Гөлчирәгә чын күңелдән үпкәли, аны мәкерлелектә, миһербансызлыкта гаепли, аның белән бүтән беркайчан да очрашмаска, очрашса да котырынырлык сәбәп ясамаска үзенә үзе ант итә. Икенче яктан, шул мәкерле хатын Гөлчирә аны телдән әйтеп булмый торган яшертен җепләр белән үзенә өзлексез тартып тора, еш кына эштән кайтышлый, әйләнеч юлны туры итеп, Әсфан алар урамына кагыла уза, ике катлы өйнең өске катына, аның тәрәзәләренә күз сала китә – шул өйдә, шул тәрәзәләр артында икесе ике төрле газап белән интегә торган ике җан иясе барлыгын, моның шулай икәнлеген белә торып, үзенең аларга берничек тә ярдәм күрсәтә алмаганлыгын, хәтта киресенчә, якын барырга да курыкканлыгын тоеп, үзен түбән җанлылыкта, обывательлектә гаепли иде. Хәлне тагы шунысы да катлауландыра: Әсфан бу очрашулар, үзенең бу бәйләнчек уйлары турында авыз ачып кемгә булса да сүз дә әйтә алмый. «Кара әле, дус кеше, мин ике елга якын паралич белән хәрәкәтсез ятучы бәхетсез бер бәндәнең кызларыңа биргесез япь-яшь, чип-чибәр хатынына гашыйк булдым бит әле. Син ничек карыйсың бу эшкә? Дәвам иттерергәме миңа бу романны?» – дип киңәш сорап булмый ич инде.
Шулай да Гөлчирәне яңадан очрату, дөресрәге, очрату чарасына керешү уе юк иде Әсфанда. Күрәсең, Гөлчирә бу мәсьәләдә Әсфанга караганда башсызрак булып чыкты. Уйлап кына калмады ул, беркөнне Әсфанның өенә үк килеп чыкты. Такта белән генә бүленгән бүлмәдән аларның әле яхшы ук тавыш күтәреп, әле пышылдауга күчеп сөйләшүләреннән, бигрәк тә киенеп-ясанып килгән бу чибәр яшь хатынның ишекне каты ябып, исәнләшми дә чыгып китүеннән квартира хозяйкасы үзенчә нәтиҗә ясамыйча кала алмады: «Таш курчак кына башын әйләндерә алмас безнең Әсфанның… борчаклары пешмәде, ахры, боларның», – дип, белмим ни өчендер кунакның болай тиз чыгып китүенә шатланып куйды ул.
Ләкин «кунак» дигәне алай тиз суына торганнардан түгел иде шул, ишекне каты ябып, шулай чыгып китүеннән соң берме-икеме ай күренми торды да, ахырда беркөнне, ике дә уйламыйча, Әсфан эшли торган конструкторлык бюросына ук килеп җитте. Ашыгыч йомыш белән ерактан килгән кыз туганы атлы булып, егетне ишек төбенә – аулаккарак чакырып чыгарды. Бу юлы да бик бизәнеп-ясанып килгән иде Гөлчирә, нияте бигүк фәрештәнеке түгеллеген өсте-башы да, бигрәк тә астыртын хәйлә һәм тыелгысыз дәрт белән тулган күзләре кычкырып тора иде. Хәер, тел яшереп торуны ул кирәк дип тә тапмады.
– Син, егет, теге көнне коры өеңнән коры сүз белән озаттым да шуның белән котылдым дип уйладың, ахры, Гөлчирә апаңнан. – Ул, ап-ак тешләрен Әсфанның күз алдына юри тезеп куйгандай, авызын ерып көлде һәм, тегеңә сүз әйтергә дә ирек бирмичә, янә үзе ялгап алып китте: – Котылмаган кайда! Алай ансат кына котыла торган булгач, бата башлаган җиреннән чыгарасың калмаган, баткан икән бата бирсен иде шунда.
Бу аның, эчке каршылыкларын берьюлы түгеп салмас өчен, юри шулай агрессив булып кылануы иде булса кирәк, чынлыкта ул монда килгәнче кат-кат уйланган, күңеленнән барысын да кичергән. «Шулай мөмкинме? Шулай килешәме?» кебек сорауларны үз