Йөзек кашы / Перстень. Фатих ХусниЧитать онлайн книгу.
арасында җай гына күшәп ята, имеш.
Ни генә димәгез, башын күктә йөртә торган горур кызның күктән җиргә төшүенә сәбәп була ул кич. Бактың исә җирдә чагыштырмаслык рәхәт икән, җирдә, курка-курка гына булса да, җан сөйгән кешең белән бергә атлап йөрергә мөмкин икән. Ә ул җан сөйгән кешең шунда, ялгыш кына тиеп киткәндәй итеп, кулын синең билеңә орындырса, анысы инде бөтенләй дөнья җәннәте икән!
Әлбәттә, болай соңлап «тана эзләп» йөрүләр эзсез генә узмадылар. Буй җиткән кызның һәр адымын җентекләп күзәтә торган өйдә аның кичнең кич буе югалып торуы шактый зур җәнҗалга сәбәп булды. Ләкин, ничек кенә булмасын, бусы әле моның өй эчендә генә калган хәл. Соңга таба, булганы, уйлап чыгарылганы бөтенесе бергә кушылып, халык теленә үк менде, ә бу кеше сүзләре Әлмөхәммәт байны чәнчелсә бер тамчы каны чыкмас хәлгә китерде. Әйтергә ансат, ишетергә авыр: имештер, рәтле кунаклар колгасы булмаган Чуртан Хәсәнша малае Хафиз авылда бер Әлмөхәммәт байның ефәккә төрелгән кызына борын сузсын. Әллә кайлардан, әллә нинди затлы җирләрдән юлга тузан төшермичә яучылар йөреп торганда, җитмәсә.
Олылар киреләнә барып, кызны дүрт стена арасына кыса төшкән саен, яшьләрнең хәйләкәрлеге, тапкырлыгы шулай ук арта барды. Кайда инде ул тоз төргән кәгазь почмагына сәлам хат «тырнап» җибәрүләр – алары аның гөнаһсыз яшь чакның беркатлы шуклыклары гына булган икән. Киребеткән Әлмөхәммәт Хәсәншаныкыларны һәм аларның барлык агай-энеләрен кибеткә кабул итмәс, аларга әҗәткә кибеттән әйбер җибәрмәс булды – йөрмәсеннәр коры ком тутырган башлары белән Әлмөхәммәт кибетченең абруйлы исемен төшереп. Әйе, Хәсәншаныкылар ягына кибет тирәсенә хәтта көндез дә килергә ярамый, ә Хәсәншаның малае көрәшче Хафиз үзе төнен, кеше аягы басылгач, Әлмөхәммәт байның өсте чәнечкеле тимерчыбыклар белән беркетелгән биек коймалары аша үтеп, Гыйльмениса йоклый торган яңа өй тәрәзәсенә килгәли иде. Дөрес, Гыйльмениса мәхәббәттән шашынган Хафизны артыкка җибәрми, башка кызлардан ишетелгәнчә, яки җырларда җырланганча, тәрәзәдән тартып алырга һәм куенына салырга ашыкмый, Гыйльменисаның ул яктан тотырыгы җитә, ләкин шул ук вакытта Гыйльмениса хәзер, теге вакыттагы кебек, билгә егет кулы ялгыш тиеп киткәннән генә эреп калу дәрәҗәсеннән узган, Гыйльмениса хәзер шундый батырлык күрсәтеп тәрәзә төбенә үк килеп җиткән Хафизын, һич югы, тәрәзә аша гына сузылып булса да, бер үпмичә һич җибәрә алмый иде. Ә бусы – әлеге шул ачык тәрәзә аша курка-курка гына бит очыннан гына булса да бер үбешеп алу – бусы моның бөтенләй тамаша нәрсә икән: бер үк вакытта йокыны качыра һәм аннары татлы төшләр дөньясына очырып алып китә торган бер әкият икән! Ике хәл бу татлы әкиятне бозды да куйды. Шул ике хәл булмаса, кем белгән бу фани дөньяныкын, бу ике гашыйк тәрәзә аша үбешү белән генә калмаган булырлар иде. Беренчедән, әллә яше җитеп, әллә Әлмөхәммәт куштанның акча төртүе аркасында, шул көзне Хафизны, наборга кертеп, тиз генә солдатка озатып куйдылар. Солдат дигәне дә якын-тирәдә, бара-кайта йөри