Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери. Сарьян ХасанЧитать онлайн книгу.
минем янга килеп басты да үтереп эчәргә кыстый башлады. Ләкин мин эчмәгәч, үзе бетереп куйды һәм көтмәгәндә бәгырь тавышы белән:
– Любушка, син нинди бәхетле!.. – дип кычкырып елап җибәрде.
Көчкә юатып, бер бүлмәгә кертеп яткырдылар.
…Сәгать бишкә кайтасылар кайтышып бетте. Хатын- кыз урын-җир хәстәрен күрә башлады. Любовь Васильевна мине бәләкәй генә бер бүлмәгә алып керде.
– Син шушында ятарсың, – диде ул.
Мин, җан атып:
– Ә сез?.. – дип пышылдадым.
– Хәзер… – диде ул. Һәм ут сүндереп яныма килде.
Шунда мин, үземә буйсынмаган бер теләк белән, аның татлы тәнен кочаклап алдым.
– Әйдә, гайбәтләре чынга әйләнсен!..
– Сөекле генәм!.. – диде ул. Эссе сулышы белән иреннәремә суырылды.
Аның сулышы гына түгел, бөтен күкрәге ут яна иде.
Һәм мин яңа елның беренче таңында, башымны югалтып, шул утка ташландым…
17
Сөю-сөелү бәхетендә очып кына йөргән көннәремнең берендә Хәвадис абыйны (инде килүенә өмет өзгәч) больницага китерүләрен хәбәр иттеләр. Мин техникумнан туры шунда киттем.
Барып җиткәндә, сәгать өч кенә иде, ә дүртсез авырулар янына кертмиләр икән. Шул тирәдә йөреп, көтәргә туры килде. Сәгать дүрт тулу белән, өстемә ак халат киеп, абый янына кердем.
Ул ятып тора иде. Мендәрдән башы күренмәсә, кеше ята дип уйламассың да: карават өстенә одеял ташлаган төсле генә иде. Мине күргәч, елмаеп, әкрен генә торып утырды. Мөлдерәмә зәңгәр күзләренә карау белән, тавышсыз гына йөрәгем елый башлады. Шул хәлемдә янына барып, как сөяккә калган иңбашыннан кочып алдым.
– Хәлләрең ничек соң, Хәвадис абыйкай гынам?..
– Менә күрәсең инде хәлләремне… – диде ул. Аның шунда иреннәре тартыша башлады. Ләкин ул, иренен кысып, тамак төбенә килеп утырган яшен йотып җибәр- де. – Түгелергә торган күз яшьләремне дә мин кеше алдында түкмим бит… – дип, күз төбендә җемелдәп торган ике бөртек яшен сөртеп алды.
Мин, көлеп:
– И абый, абый! Мин сиңа «кеше» түгел бит, – дидем. – Килер алдыннан нигә хат язмадың?
– Хат язарлык идемени минем хәлләрем?.. Җәннәт эчендә яттыммы, җәһәннәм эчендәме – белмәдем. Тәнем кулың тисә, кулың пешәр иде, – дип елмайган булды.
Йөзендә авызы гына торып калгач, көлүе дә күңелгә авыр иде.
– Берсе җитмәгән, тагы нинди чирләр кагылды соң?
– Врачлар грипп диләр… Йөрәк таза булмаса, китеп тә бара идем инде.
– Йөри аласыңмы соң әле?
– Кая йөрү! Җанга гына хуҗа. Ярый инде, анысы үтте. «Үземнеке» генә калды. Чират китә, атап килгәне китми икән. Анысын, бик китәргә теләсә дә, җибәрмибез инде… – дип, Хәвадис абый бүлмәдәге иптәшләренә карап тагы елмайды.
«Шушы хәлендә дә кай җирләреннән елмаерлык көч ала икән!» дип, шаккатып уйлап куйдым.
Аннары без өй хәлләренә күчтек.
– Миннән башка һәммәсе дә исән-сау калды, – диде Хәвадис абый. Арабызда иң җор теллесе дә ул иде. – Тәрҗимә җиңги генә берара чирләп ала. Болай, чирләгәндә дә, телгә-тешкә нык үзе.
– Инәй картайгандыр инде?
– Әнине