Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке). Ахсан БаянЧитать онлайн книгу.
Аныкы түгел. Ул яшәргә тиеш. – Бу сүзләрне шулкадәр өзгәләнеп әйтте Көлемсәр, аптырадым да калдым.
– Белмим инде, җаным. Мин бәладән котылу җаен тапкан кебек булдымые. Ярдәм итмәкче булдымые.
– Сиңа бик зур рәхмәт инде, Сөембикә апа, рәхмәт. Әмма дә булмый, ачуланма.
– Тапкансың сүз! Син үзең ачуланма.
– Рәхмәт!.. Ни язган, шул булыр. Без күрәсен кеше күрмәс.
Бүтән бер сүз дә әйтә алмадым – әйтеп бетергесез катгыйлыгы белән телсез калдырды мине Көлемсәр. Көннәр буе, айлар буе аптырап иза чиктем. Дөресен генә әйтсәм, бу сүзләре белән ул минем күңелдә әллә нинди соклану, горурлану кебек хисләр уятты. «Ул яшәргә тиеш, мин яшәмәсәм дә, ул яшәргә тиеш!» Болар һәр ана тарафыннан әйтелә торган таныш сүзләр бугай. Үзем дә шулай дияр идем. Тик… Көлемсәр кызганыч. Ни булыр икән?..
Аннары ни булганын Сөембикә апасы сөйли алмый, ә башка кем дә белми. Шулай да Тәбрик ишетә…
Балакай!
Дөнья сине кул чабып, тәбрикләп каршыламады. Тудың, ләкин кешеләр арасында синең үз урының юк. Нишлисең… Әмма син үзеңнең кеше икәнлегеңне күр сәт – үз урыныңны даулап ал. Чын егетләр мәйданга шулай гына килә. Ата-баба сүзләре бу, яратып әйтелә торган. Сүзләр генә түгел, сиңа калган иң олы мирас һәм васыять тә шулдыр, бала, уйлап кара һәм үзең хәл ит…
Син тугач, Фәрхетдин атна буе өйгә кайтмады. Ник икәне, нәрсә уйлап йөргәне кайткач ук аяк тибеп кычкыруыннан аңлашылды:
– Себерке, күрәсе булмыйм балаңны, теләсәң кая куй! Икенче кайтуыма күренсә, кара аны…
Ана кеше үз колагына үзе ышанмады:
– Юкны сөйләп тормачы, үзең риза булып алып кайттың лабаса!
– Аны табарга кем мәҗбүр итте сине? Кем үтенеп сорады? Аны дөньяга китермәгәннән кем җәфа чигәр иде дисең?
– Мин аны тудырмаска вәгъдә биреп кайтмадым монда, Фәрхетдин, хәтерлисеңме, үзең бүтәнчәрәк сөйли идең, шуңа күрә генә кайттым, сиңа ышанып, балалар хакына, узган көннәр хакына дип кенә. Үзең дә бик яхшы хәтерлисең син боларны.
– Ә мин нинди ант бирдем? Бирмәдем бернинди ант та!
Менә шулай үзгәрде дә куйды Фәрхетдин үзе дә, өйдәге тормыш та. «Ник болай?» дип сорасаң, мәгънәсен ул үзе дә әйтә алмаган булыр иде, билгеле. Яшермик, гаебен артык зурайтмыйк – ул үзе дә матур һәм тату тормышка сусаган, әмма бүтәнчә булдыра алмый иде. Аның бөтен тырышлыгы, бөтен нияте гел яхшыда, ләкин үзе дә теләмәстән гел яманлык кыла… Шундый бәләкәй кеше булып калуында ул үзе гаеплеме, түгелме – билгесез!
– Мин белмәдем болай авыр буласын, алдагысын чамалый алмаганмын. Аң бул, урап кайтуыма тавышы ишетелсә, үзеңә дә, балаңа да көн көтмә, ишетсен колагың!
Үги әти акырынып туйгач, тагын атна-ун көн олагып йөрде. Күрше авылларга өй эшләп йөрү гадәте шуннан башланды…
Кайтып керсә, баланы харап итәр дип, Көлемсәр сабыйны, бәләкәй арбага салып, бакчага, менә шушы яшь имән төбенә чыгара иде…
Көлемсәр тавышы
Балакаем! Йөрәк җимешем! Нинди хәлгә куйдым бит мин сине! Рәнҗи дә белмисең, кулыма килеп торасың, елмайгандай итеп карыйсың, ниндидер авазлар чыгарасың. Таныйсың, әнкәң килгән, янәсе! Ана! Нинди ана мин! Әле рәнҗи белмәсәң дә, бераздан,