Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет ФайзиЧитать онлайн книгу.
мөселманнар, безнең дин өскә чыга. Кичә шәһәр Думасында губернатор хәзрәтләре үз авызы белән әйткәнне нәни абзыйның каенагасы, теге кем, Айтуганов, үз колагы белән ишеткән. Сәгыйтьҗан абыйны падишаһымыз хәзрәтләре үз янына, Петербурга чакыртып алырга булган… Ягъни болай булган бу… Падишаһымыз хәзрәтләре, үзенең утырып йөри торган туры айгырына ияр эшләтеп алырга дип, бөтен мәмләкәтләргә яр салган. Петербурда шуның выставкасы булган. Төрле патшалыклардан ун мең ияр ясап китергәннәр выставкага… Шуннан падишаһымыз хәзрәтләре бары ике генә иярне сайлап алган: мимеч[4] патшасыныкын һәм безнең Сәгыйтьҗан абыйныкын… Министрларын чакырып сораган падишаһымыз, ягъни моның кайсысына алтын медаль, кайсысына чуен медаль бирик? Бөтен министрлар беравыздан, мимечкә чуен медаль, Сәгыйтовка алтын медаль тиеш, дип, хөкем чыгарганнар… Шуннан соң падишаһымыз әйткән: алтын медаль генә аз, Петербурдан Казанга тимер юл салынсын, кенәз шул тимер юл белән кунакка килсен миңа, дигән… Менә кая таба бара бит ул эшләр!..
Московский урам ягыннан Сәгыйтьҗан абзыйның тарантасы күренү халыкны бөтенләй күтәреп җибәрде.
– Әссәламегаләйкем, Сәгыйтьҗан абзый!
– Рәхмәт, мөселманлыкны сынатмадың, Сәгыйтьҗан абзый!
– Бик дөрес, бик дөрес! Өскә чыгардың дин исламны, Сәгыйтьҗан абзый!
Бу Сәгыйтьҗанның күңелен күтәрмәде, шулай да ул аларга игътибарлары өчен рәхмәт укыды.
Каюм мәзин әңгәмәне куәтләп җибәрде:
– Падишаһымыз хәзрәтләренең шәфкате зур инде, мөселманнар. Сөйләп торасы юк. Үз халкын балалары кебек кайгыртып, башларыннан гына сыйпап тора. Шөкраналар булсын. Ганимәт белергә кирәк моны…
Җәмәгать күтәреп алды:
– Әйе, әйе, бик дөрес, сәдакатебезне[5] күрсәтеп, бөтен мөселман исеменнән падишаһымызга телеграмма сугарга кирәк.
– Телеграмма гына аз, мәчет салдырырга кирәк, падишаһымызны хөрмәтләп…
– Бик дөрес әйтте Исламгәрәй абзый, мәчет салдырырга кирәк. Хәзердән үк акчасын җыя башларга кирәк.
Сәгыйтьҗанга алар кинәт Ташаяк кәмитенең киендерелгән чүпрәк курчаклары шикелле көлке һәм тупа[6] күренделәр. Ул аларга:
– Сибел! – дип кычкырырга теләде, ләкин кычкырмады, аның урынына ул бу курчакларның урынсыз дәртләрен сүндерү теләге белән сүзне кирегә сөрде: – Иң әүвәле Петербурда салыначак мәчетнең маясын туплап бетерергә кирәк, җәмәгать. Урыннардан җыела торган акча бик әкрен килә. Петербур ахуны Гатаулла хәзрәт яза: мәчетне төзүгә керешер өчен, ике йөз мең сум акча кирәк, хәзерге көнгә хәтле җыелган кадәресе бары унҗиде мең сум гына, ди. Бу нәрсә? Бөтен дөнья алдында көлкегә калабыз лабаса, җәмәгать. Мәчеткә хәтта руслар һәм хөкүмәт үзе зур-зур иганәләр ясадылар, Алла кабул итсен. Без, мөселманнар, нәрсә карыйбыз? Оят!
Каптырмачы Мөхәммәтҗан монда да эләктереп алды:
– Афәрин, Сәгыйтьҗан әфәнде, падишаһымызга турылыгыбызны күрсәтү белән бергә, мәчетнең дәүләт пайтәхетендә салынуы – без
4
5
6