Матурлык. Амирхан ЕникиЧитать онлайн книгу.
узгач, кызның тагын моңлы җыры ишетелә:
Кояш бата, айлар калка,
Бик ямансу шул чакта…
Һәм егетнең күз алдына үзләренең шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса. Эңгер-меңгер вакыты, имеш. Өйдә әнисе ялгызы гына икән. Менә ул, ак яулык бәйләгән кечкенә карчык, ут кабызып, бисмилласын әйтә-әйтә, тәрәзә пәрдәләрен төшереп йөри, тәрәзә төбендәге гөлләрнең кипкән яфракларын чүпләп-чүпләп ала, имеш. Өстәлдә яңа гына кайнап чыккан самавыр тора икән. Әнисе аның институттан кайтканын шулай чәй әзерләп көтә, имеш.
– Әнием, әнием! – ди егет, эченнән үксеп, һәм аның йомык күзләреннән, сыгылып, терекөмештәй кайнар яшь бөртекләре кипкән иреннәренә акрын гына тәгәрәп төшәләр. Шәфкать туташы кулын аның маңгаена куеп, иелеп, нидер сорый шикелле, ләкин егеткә гүя Таһирәсе дәшкән кебек тоела.
Шул чакта кыз тирән бер сагыш белән:
Инде кемнәргә карармын,
Өзелеп сагынганда… –
ди.
Һәм егет ике куллап Таһирәсенең башын күкрәгенә кыса, имеш, йөзен аның күперенке чәчләренә куя, иреннәрен аның җылы, йомшак муенына тидерә, имеш:
«Бәгырем, бәгырем, күз нурым! Нигә алай дисең, нигә елыйсың? Без мәңге, мәңге бергә ич!»
Һәм кыз, башын аның күкрәгеннән алмыйча, назланып, зарын әйтә кебек:
Сагынам үзем, юлда күзем,
Саргайды нурлы йөзем…
Юк, юк, бүтән аерылу юк. Инде без бергә, дустым, мәңге бергә!.. Менә алар, җитәкләшеп, ашыга-ашыга, Идел тавына менәләр, имеш. Тау бик биек икән, туктап-туктап тын алалар, кулларын җибәрмичә, сүзсез генә бер-берсенең күзләренә карап, бәхетле елмаялар, тагын кузгалып китәләр… Ниһаять, менеп җитәләр, йа Хода, нинди киңлек, нинди киңлек, нинди чиксез нур һәм ямь дөньясы бу туган җир! Шундый җиңел, шундый рәхәт аларга! Менә алар, тотынышкан хәлдә кулларын киң җәеп, таудан күтәреләләр һәм пар аккоштай елгалар, кырлар, урманнар өстеннән шул чиксез нур дөньясына очалар, очалар…
Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавыш-тынсыз гына кузгалып китте – егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады. Ә икенче көнне санитар поезды тагын бер җимерек разъездга җитеп туктады. Кызыл теплушкадан егетнең үле гәүдәсен носилкага салып чыгардылар да юлдан ерак түгел бер калкулык өстендәге ялгыз нарат төбенә илтеп күмделәр. Күмеп беткәч, туфрак өеменең башына кечкенә фанер кадакланган казык утыртып куйдылар. Фанерга кара буяу белән егетнең исеме, фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган иде. Күмүчеләр, башларыннан салып, кабер әйләнәсендә бераз тынып тордылар да аннан барысы берьюлы вагоннарына таралдылар.
Поезд китте, ялгыз кабер торып калды.
Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге са-лынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады. Нарат төбендәге кабер өсте, әйтерсең егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк