Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
И, бүләкләр, Фәрдәнә түти, бүләкләр! (Кереп китә, эчтән.) Тутырганнар! (Чыга, бер төргәк сүтә.) Карале, түти, нинди эчке күлмәк! Кайсысының бүләге икән? (Көзге каршына басып карый.)
Фәрдәнә (күлмәкне капшый, үзенә үлчәгәндәй итә). Сау тәнеңдә тузарга язсын, бала… Без яшьлектә боларсыз да хәйран булдык, буып-кысып йөрмәдек. Әүвәле, кызым, кием затлыгыннан битәр, җан сафлыгы кыйммәт иде.
Хөрмәт чыга, аларга карап тора.
Люция. Хәзер дә шулай, түти.
Фәрдәнә. Булмыйча! Тормышның алмашка күлмәге юк. Бар киеме – сафлык. Ә аның тамыры бездә – хатын-кызда. Тормышның кияре сафлык булсын, кызым.
Хөрмәт. Фәрдәнә әбине кызлар итеп киендерәсеңмени? Кара аны, бутап куймагаем!
Люция. Алайса, егетләр итеп киендерәм.
Фәрдәнә. И оланнар! Әллә безне гел шушылай булган дип беләсезме? (Кулын югары күтәрә. Күлмәк җиңе кайтарылып, беләзеге терсәгенә кадәр шуып төшә.) Бу билдәрле көмеш беләзек беләккәйләргә таман гына иде, оланнар!.. Хәзер бөтен тән буенча шуып йөри. Кулга киеп, баштан салырлык…
Хөрмәт Люциянең беләгенә карап тора да кереп китә.
Люция. Фәрдәнә түти, куркам мин.
Фәрдәнә. Уйлама, кызым. Картлык ул кеше башына сиздерми төшә. Язгы сулар кар астыннан төшкән шикелле.
Люция. Мин ул турыда түгел, Хөрмәтне әйтәм. Укытучы булганым өчен генә өйләнмәдеме икән?
Фәрдәнә. Шушы матурлыгың беләнме? Сөбханалла! Укытучылыгыңны уйлап торгандыр тагын. Укытучының кадере элегрәк иде.
Люция. Сөйләшми дә.
Фәрдәнә. Пычак йөзеннән күренә, җегет кеше – сүзеннән. Андыйлар саескан шикелле гел такылдамыйлар. Сандугач шикелле бер сайрар.
Люция. Дөньяга бигрәк исе китмәс кеше инде.
Фәрдәнә. Тормыш башлауның яме – пар кашык белән тар ястыкта ул.
Люция. Безнең «пары» белән «тары» да юк ич әле.
Фәрдәнә. Менә ич өем ындыр шае. Түшәк-ястыкларым җитәрлек, кашыклар күп. Йокыгыз түр караватта булыр. Үз өегез күк яшәрсез.
Люция. Рәхмәт инде, түти.
Фәрдәнә. Кияүне яманлар сүзең беттеме?
Люция. Бетте.
Фәрдәнә. Әле дә ярый, былтыргы шикелле, ялгыз башым кыш чыгасы итмәдем. Каладан яңа агроном белән яңа укытучы кайтты дигәнне ишеткәч, кайсыгызны кертим икән дип уйга калган идем. Хөрмәтне кертсәм, ягарга утын, кәҗәгә булса да печән, тавыкларга бодай-мазар табарга булышыр иде, дим. Сине сайладым. Хөрмәткә әби генә булыр идем… Сиңа ана күк буласым килде.
Люция. Түти! (Аңа килеп сыена.)
Фәрдәнә. Бәхеткәйләрем ташып чыкты: икегез дә миңа тидегез. Шулай ул дөнья, кызым… Сәгыйдулла гына үлде менә. Өлгермәдем, өлгермәдем…
Люция (сак). Нәрсәгә?
Фәрдәнә. Бәхилләшеп чыгарга. Ул авыргач, коймак пешереп кертермен дигән нәзерем таулар булып иңемдә калды…
Эчтә «Әче!» дип кычкыралар. Хөрмәт күренә.
Хөрмәт. Люция!
Люция. Чүеп тор әле.
Фәрдәнә. Бар, кызым. Яңа гадәтегез шундый.
Хөрмәт. Фәрдәнә әби, син дә кер инде.
Фәрдәнә. Баланлап чәй эчәм әле.
Хөрмәт, Люция түр өйгә узалар. Эчтә «Әче!» дип кычкыралар. Фәрдәнә балан өзеп каба.
Фәрдәнә. Әче шул.