Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
янына кайтып киләләр. Бер атнаны монда, икенче атнаны тегендә. Башта – мәгърибкә, аннары – мәшрикъка. Әлегә бу кайтып йөрүләрнең очы-кырые күренми, һаман юл, юл, юл… Кайбер чакны авылда яшиләр, шәһәргә эшләр һәм укыр өчен генә йөриләр кебек тоела.
Яшәүләре чираттагы фатир хуҗалары яки хатынының тулай торагындагы бүлмәдәш өч кызның уяу күзәтчелеге астында үтә. Иртән чәй эчкәч, Әхтәм эшкә, Фирдәвес укырга китә. Кичен язалар, укыйлар, йокларга яталар… Шулай гел кеше күзе астында. Күз көекләре диярсең. Авылга кайткач, тагын уңайсыз, шулай йөрүләре өчен ата-аналары алдында оялалар, ә алар исә кызганудан гайре чарасыз.
Әхтәмнең җиде бала үстергән әнкәсе ялгыз, өлкән яшьтә инде. Дөрес, һәр кайтканнары саен, ул «юкка өшәнгәнсез» дигән була, күчтәнәчләрне ялындырып кына ала – «юкка мәшәкатьләнгәнсез, әнә ич икегез дә чыра гына…»
– Саф һава шулай итәдер, әни! Аермадан сигез чакрым җәяү кайтасы бит – шул талчыктырадыр инде.
Хатыны ягыннан да аларның ябык булуына уфтаналар, анда да:
– Саф һава шулай итәдер, әни! (Яки әби, Әни, Хәмит абый – бусы хатынының үги атасы.) Станциядән унөч чакрым җәяү кайтасы ич.
– Авылда гына төпләнсәгез ярамаганмы инде? Кала дип шултиклем иза чигәләрме соң? Чегән тормышы да сезнекеннән җиңелрәктер.
Мондый сүзләр мәгърибтәге авылда да, мәшрикътагысында да патефон тәлинкәсе күк туктаусыз әйләнә.
Ә ник ябыклар? Кайткан саен шәһәр күчтәнәче кирәкме? Әлбәттә. Чөнки Әхтәмнең әнкәсе карчык кеше, аны бәхилләтерлек бүтән җай юк. Ә кызлары Ләйсән болай да ата-ана назыннан мәхрүм, аны тансык ризыктан мәхрүм итү – үзе бер газап кичереше.
Әхтәм белән Фирдәвеснең икесенә сиксән алты сум кала, шуңа ай уздыралар. Шуннан утызы – фатир хуҗаларына, бер сум илле тиене – тулай торак өчен. «Утка аерым түлисе, утын табу үзегезгә…» (Үзәктән җылытыла торган фатирда алар өч ай гына яшәп калдылар. Хуҗаларның Басмач кушаматлы бүре буа торган шәрык этләре китаплар һәм Фирдәвеснең лекцияләрен ярата иде. Укырга түгел, билгеле, чәйнәргә. Аннары соң бот күтәреп… Нигәдер һаман диярлек алар бүлмәсенә.)
Шәһәргә авылдан ит, бәрәңге, кишер, йомырка, варенье, каймак, камырдан пешкән тәм-том алып кайткалыйлар (әллә алып киткәлиләрме?).
Кыскасы, торалар. Икесе дә горур холыклы, җайсызлык әйткәләшеп киткәләүләргә дә сәбәп бирә. Мәсәлән, театрда. Эскимо алыргамы, пломбир да ярап торырмы?
– Эскимо ал, – ди Әхтәм.
– Пломбир да ярар, – ди Фирдәвес. – Эскимоны Ләйсәннең дә ашаганы юк әле…
Юк, алар театрсыз яши алмыйлар. Киносыз, китапсыз да. Чөнки Әхтәм ирешәсе максат шуны ипи урынына таләп итә.
Фирдәвес мәгърибтәге асфальт юл аермасыннан да, мәшрикътагы станциядән дә кайтышлый урман эченнән барырга ярата, куаклар итәге астыннан көрән төстәге салкын чикләвекләр эзли. Бусы – сентябрь башында. Соңрак бармакларын каз тәпиләре күк шәмәхә-кызыл иттереп бетергәнче, кыраулы яфраклар астыннан актара. Бусы – октябрь инде. Ул чикләвекләрне