Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
бергә кайткалый башладылар. Шәһәрдә култыклашып йөрсәләр дә, авылда алай күренергә кыймадылар кыюын. Ләкин авыл кешеләренең сизгерлегеннән ничек яшеренмәк, качмак кирәк? Хәбәр солдат егет Иштуганга да көне-сәгате белән дигәндәй барып ирешкән. Камәрия моны сер итеп тотмады, ул җавап бирмәсә дә, ара-тирә язгалый иде әле.
Ә берзаманны Солтанның әнкәсен ашыгыч төстә эшенә – больницага чакыртып алгач һәм ул аннан улына: «Бүген кайта алмыйм, борчылып торма», – дип шалтыраткач, Камәрия беренче тапкыр куна калды…
Шуннан соң, гәрчә авыз ачып сүз катмасалар да, уртак киләчәк хакындагы җитди ният күңелләренә оя корган иде инде. Ләкин Камәриягә берзаманны бик кирәге чыгуы ихтимал булган әлү кагы салынган кайнар чәйне кара-каршы утырып һәм тыннары белән өреп суыта-суыта эчүләр хыялда гына калды…
Әйе, туган көн мәҗлесеннән соң Солтан төнге урамга чыгып китте. Бабалары Кадрәк белән Чанышның төн ката йөрмә дигәненә колак салмады. Аны тышка Камәрияне юксынуы чакырды. Алар ул көнне Казаннан авылга бергә кайтканнар, килешенгән булмаса да, очрашырга тиеш иделәр. Клубка барды – аннан таралышканнар, Камәрия өйләрендә дә юк икән. Һич таба алмады.
Бабаларының өйләре авылның түбән очында. Эч пошуын басарга теләп, Солтан инеш ярына барып басты. Аннары, үз уйларына чумып, төнге тавышларны тыңлый-тыңлый, язгы исләрне исни-исни, зур елгада төзелеп бетеп яткан су электр станциясе тарафындагы яктылыкка каршы китте. Ул якта кинәт балкыш уйнаклап алды, ниндидер тонык шартлау авазы ишетелде. «Яшенме соң?» – дип уйлады ул. Юк, күк йөзе чис-та, йолдызлар ачык, төзелештә берәр нишләгәннәрдер, күрәсең. Чакрым ярымнар тирәсе атлый торгач, ташландык рус зиратына күтәрелә башлады. Ә мондагы рус авылы, су күтәрелү сәбәпле, алты ел элек алар авылына күчкән иде.
Шулвакыт ул бер моң сызылуын ишетте. Үткер пәке кискән яңа яра шулай сулык-сулык килеп сызлана. Әлеге моң ай нурының үләннәрне, чәчәкләрне, агач яфрак-ларын, каен тузын коендыруы идеме, әллә зиратны тутырып торган төнге шом булдымы – ул моның белән кызыксынмады. Шул моңнан, шул шомнан котылырга теләгәндәй, яр буенда тиз генә чишенде дә тын суга сузылып яткан ай юлы астына чумды. Балан чәчәк атса да һәм күке кычкырса да, су шактый салкын иде әле. Әмма зыянлы түгел, ул – чыныккан кеше. Боз ватып һәм бәке ясап, кышкы суда да коенганы бар. Өскә калкып, башта агымга каршы, аннары агым уңаена йөзеп килде. Хәер, елганың агымы сизелми дә инде, хәзер монда – киң сусаклагыч. Шуннан соң ярга чыкты, киенде. Ә теге моң сызлануы тирә-юньгә җыр булып тарала иде. Чәчен тарагач, ул, сәерсенеп, җыр ишетелгән якка –үр башындагы чиркәүнең кара шәүләсенә таба китте.
Сандугачның баласы
Алты бөртек барысы.
Юынсам, суларга чыга
Йөзләремнең сарысы.
Атлаган саен, җыр ачыграк, инде аяныч төсмере белән эретелеп ишетелде.
Сандугачның балалары
Тезелә каеннарга.
Сөялсәм, каеннар авар
Миндәге кайгыларга.
Ул