Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
калмады. Чыннан да, хәзер җилгә каршы җилдереп китәргә әзерләнгән сыман, ул соры киез эшләпәсен маңгаена батырып киде. Һәм менә ул Чанышның күз алдында үзенең алтмыш еллык гомерен чигереп, артка ташлап калдырды да, сигез яшьлек малай булып, үзенең шул ук алтмыш еллык гомеренә каршы җилдереп китте кебек. Алтмыш ел әүвәлгечә көчле, шук җанлы, ләкин карап торышка кырыс күренгән, егылган шәттә Кадрәкне тотып калырга, күтәреп аягына бастырырга, көлә-көлә, юата-юата, атта нык утырырга өйрәтә-өйрәтә, бәрелгән җирен угаларга әзер ир сурәтендә Чаныш улының артында басып торды.
Кадрәк, бик күп еллар элек булганча ук:
– Бәреп төшермәс микән суң? – дип сорады.
– Нык тотынсаң төшерә алмас, – дип җавап бирде аңа атасы. – Иң мөһиме – егылмау.
Кадрәк үз-үзен читтән күргән кебек булды, оялды. Хәл көнләшерлек түгел, дип уйлады ул. Бер караганда ахмаклык инде, ул ак сакаллы карт башы белән балыкка атланган! Ике тере кәҗә мөгезенә куеп, пычкы белән бүрәнә киссәң дә, мондый ук ахмаклык булып тоелмастыр. Андый хәлгә калмас анысы, ә менә тере балыкка атланып утыра лабаса! Дөрес, әллә ниткән биек-леккә ашкан да шикелле. Юк шул инде, юк. Тормыш дулкыннары ярга кагып чыгарган йомычка шикеллерәк. Әйе, Кадрәк үз-үзеннән оялды. Ләкин атасының аның балыкка атланганын бик күрәсе килгән икән, моны ничек кире какмак кирәк? Юансын инде. Ул бала сымак. Кызгандыра. Утыр, төчкермә. Сакалыңны да селкетмә, ичмаса. Әзрәк шулай утырды да:
– Җитәр инде. Яхшы җилдердем бугай, – диде.
– Утыр әле, улым, утыр. Ашыкма. Җиргә төшәргә өлгерерсең, – дип үтенде Чаныш. Аның тегендә, үткәннәрдә, хәзер шундый якын, фәкать күз яшьләре генә томанлатып күрсәткән үткәнендә озаграк тукталып торасы килә иде. Ул үзенең «Ашыкма әле» дигән үтенечен тагын кабатлады.
– Иярсез җайсызрак шул, – дигән булды Кадрәк. – Катырак.
– Мендәр кирәкмиме суң?
– Мендәргә күнегәсе түгел анысы. Тик минем мендәрләргә ис китмәгәнне беләсең ич инде. Миңа күбрәк нарларда аунарга туры килде. Беләсең ич инде, әти.
– Беләм, улым, беләм. Яхшы беләм. Андый нәрсәне ничек онытмак кирәк?
Белә Чаныш, ник белмәсен. Бик яхшы белә. Аның улы Кадрәкнең күргәннәре адәм балалары башына төшә язмасын. Ул сәламәтлеген сугыш алдындагы мәхшәрдә, сугышның үз кырларында байтак какшатса да, госпитальләрдә аунап ятмады. Кадрәкнең нарларда аунарга туры килде дигәне бүтән аның. Ул саулыгын Кола дигән ярымутрауда урманнар кисеп какшатты, Себер карлары астындагы шахталарда күмер чабып югалтты. Югыйсә сугыш булып сугыштан тәненә ядрә тию түгел, шырпы да кертмәгән килеш кайтты. Аның улы Кадрәк җәфаны алданрак күрде. Госпитальнең йомшак мендәрләре, чиста җәймәләре бәхетлерәкләргә эләккәндер ул. Аның улы Кадрәк өлешенә төрмә сәндерәләре, лагерь нарлары, ачлык тиде. Кеше өчен нахакка рәнҗетелүдән дә катырак җәзалар да бардыр барын. Нәсел-ыру намусы бар бит әле. Әнә шул нахак гаепнең бөтен нәсел-нәсәпкә ягылуын күтәрү сират күперенең кыл уртасында чайкалып торудан да яманрак булды. Алай да нахак гаеп таш түгел. Аны муенга асып суга сикерәсеңмени? Үлүе җиңел ул, яшәве авыр. Исән чагында өнәмәгәннең үлгәч сөякләрен яратырлар.