Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
кирәк? Аерата кышын. Бүре булып уласаң да таман. Менә шунда сәндерә күршем Дорофей Саныч әкертенләп машина серләрен ачты… Берчакны, стройга тезеп: «Кемнәр автомашина йөртә ала?» – дип сорагач, чыктым да бастым. Оторви да брось, мәйтәм, үлем ике килми. Шуннан алда гына шофёрларның күбесен Себергә озатып бетергәннәр иде. Тимер юл салырга. Агач ташырга гына курслар бетермәсәң дә ярар дидем дә тәвәккәлләдем.
– Әтәчлек синдә барые инде!
– Ничава, анда да кикрикне төз тоттык. Кикригең шиңдеме – беттең. Бөтенесенә күнегәсең: юл читендә егылып калдың икән – конвой урманга сөйрәп кертә дә ташлап китә. Җаны кыл өстендә торганнарны илтеп ыргыта торган урынга хәтле бар иде, әти җаным! Үзең сорыйсың икән, анысы да пажалысты гына! Ачуым килмәгәе, анда әтәчтән йомырка салдырсалар да ис китми. Андыйлар да булды. Шпанага анда ир дә хатын. Кхм, кхм… Ә без татарлардан куркалар иде. Җиңелгәч, төрек кулын күтәрер, урыс качар, татар бугазга ябышыр, диләр. Безнең бабай – синең атаң Наймуш шулай әйтә торган идеме? Әйтә торган иде. Шулай булгач, безгә ышанасы гына кала.
– Шуннан? – дип сорады Чаныш, мондый сүзләрнең тизрәк бетүен дәгъва иткәндәй. Аны вак-төяк нәрсәләр кызыксындырмый иде. Хәер, тормыш итү – шул вак-төякләрнең чылбырдай тезелешеп килүе инде ул. Ул үзе дә – бер үлеп караган кеше. Шуннан соң тауларның түбәләренә генә басып йөрисең икән аны. Үзәннәрсез дә булмый, әлбәттә.
Моңа Кадрәк тә өйрәнгән. Шуңа күрә табын артындагы сүзен кыска тотарга тырышты.
– Шуннан шул. Подъёмнан отбойга тиклем баш күтәрми урман кисәбез. Фин кампаниясе башлангач, безне ул тирәләрдә тотудан шикләнделәр булса кирәк. Ник икәнен, кая икәнен әйтеп торалармы суң – алып киттеләр. Безнең этап Онежский күлгә килеп чыкты. Баржага төяделәр. Сыйган кадәребез – төп-төгәл бер мең кеше сыйды. Сыймаганнар ярда яңа баржа көтеп калды. Кичкә каршы кузгалдык. Ятыйм дисәң, аяк сузарлык түгел. Йокы атларныкы сыман инде – аягүрә. Валлаһи менә. Ашау дигән нәрсә юк инде. Тәгам ризык заты калмаган. Ни булганы этап кичкәндә бетте. Аның каравы кашеварлар рәхәт чигә: күбенгәнче эчәләр. Шул безгә тиешле паёк хисабына инде. Авыл саен, безнең өлештән урлап, аракыга алмаштыралар. Сакчылар бе- лән бер сүздән баралар. Ә безгә – суган суы… Тегеләрне, тора-бара аякларыннан тотып, чәчләрен чылаткан сымак кына иттеләр – суга батырдылар. Монысы соңрак булды – баржа комга терәлеп калгач. Әйе, икенче көнне сайлыкка утырып калдык. Кругом су да су. Толкач алай иткән булды, болай иткән булды да ташлап китте. Бер көн көтәбез, ике көн көтәбез – юк та юк бу. Эзе суынды. Шулай итеп, атна узды. Унөченче көн киткәндә, буксир тартып чыгарды…
Чаныш Кадрәкне әле утырып, әле ишекле-түрле йөренеп тыңлады. Асылъяр белән Рәхилә самавыр арты самавыр яңартты, кагылучы булмаса да, өстәлгә йомыркалар тәгәрәтте. Хатын-кызның шул инде аның – аһ та ваһ итештеләр, тик куанычлары да май кояшы белән бер.
– Тилмергәнсең икән, – диде Чаныш.
– Тилмерү ише генәме суң, әти җаным! Кырылдык без, чебен урынына кырылдык. Байтагыбыз сары чәчле дә зәңгәр күзле – латышлар йә эстоннар. Безнең ише