Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат ГаффарЧитать онлайн книгу.
җир табалмассың. Кая анда благодать: авызың ачылганда, үпкәң күренмәсә, бик хуп инде. Татарга һәр карыш җир –дөнья бәясе. Өй арты да тотып алынган. Урыслар нинди киң урамга да рәшәткә белән чыкмый: тәрәзә төбенә ышкылып йөриләр. Хәер, һәркем үз дөньясында үзенчә тереклек итә инде. Нәрсә аны, көнләшерлек ни бар? Татарның да, урысның да шул ук салам түбә, шул санча ук терлек-туар, кигән киемнәре дә хәлдән килгәнчә. Өстәвенә син татармы, урысмы, чувашмы – ит, сөт, май, бәрәңгеңне чыгар да сал. Хет җир астыннан тап. Үзең җир астына керәсең килмәсә, ни кала? Кан төкерәсең – табасың. Тиешсең, мәҗбүрсең. Бетмәс-төкәнмәс шул налоглар, заём… Бар аерма телдә, җырда, ашауда гына. Динне дә әйтер идең, ләкин, ахыр килеп, иман бер үк бит. Кайсы дин үтер дә урла дигән? Өстәп, кеше азатлыгын да дәгъвалаган булсалар, калган җыен тузга язмаганнан арынсалар, коммунистларча диярлек. Әйе диярлек кенә анысы. Тик коммунистларның да арынырдай хаталары байтак. Әлбәттә, Чаныш моны кычкырып әйтергә җыенмый. Бар, кычкырып кара!.. Яшь арткан саен, дөньяда кешеләрне аерган нәрсәләр хакында түгел, бәлки берләштергән уртаклыклар турында уйланасың икән ул. Дөньяга килгәндә, һәркем, ник тудым икән дигән шикелле, үзе хакында елап аваз сала. Дөньядан киткәндә исә, еламас өчен, соңгы сулышынача яшәргә тырыша. Бөтен тарих әздән генә тора: кеше туа, тереклек итә, газап чигә һәм үлә.
Болар хакында Чаныш сөзәк тау итәгендә үзе генә калгач уйланды. Ә аңа кадәр улы Ревоны кочаклап утырган Кадрәк белән киңлекләргә юанып, күзләрен су аклыгында ял иттереп, кошларның соңгы авазларына колак салып, иркенләп сөйләштеләр. Сүз бетеп торган арада, Кадрәк улын муенына атландырды да тау итәгеннән соң башланып киткән су буена таба китте. Чаныш аларның анадан тума чишенгән килеш су чәчрәтә-чәчрәтә коенуларын, сары ком буенча куышуларын сөенеченә сыя алмыйча дигәндәй күзәтеп утырды.
Кояшка арканы куеп кайтырга чыккач, Чаныш зират ягына юнәлде.
– Монда сугылыйк әле, – диде ул.
– Ни калган анда? – дип сорады Кадрәк.
Чаныш җавап бирмәде.
Зират таш койма белән уратып алынган. Байтак өлеше җимерелгән. Шуның ишелгән төшеннән үттеләр. Чаныш аларны бер нарат төбендәге авыш агач тәре янына ияртеп килде.
– Туктале, – диде Кадрәк, әйләнә-тирәне танырга тырышкандай каранып, – бу төшкә син мәктәптә җыештыручы булып йөргән… кем әле… исеме хәтердән чыккан… Ә! Марфа түтәйне җирләгән идең түгелме?
– Җирләгән идем, әнә ул, – диде Чаныш һәм тәресез, өсте иңгән бер кабергә ияген кагып күрсәтте. – Ә менә монысын минем әти, ә синең бабаң, ә синең, Рево, дәү бабаң Наймуш казыган. Монда, Кадрәк, минем үтерүчем полковник Кулунчаков белән мине үлемнән коткаручы Мария күмелгән.
– Сөйләгәнең булмады.
– Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, Кадрәк. Минем атам Наймуш та миңа вәгъдәсе җитте дип уйлаганнан соң гына сөйләде. Марфа түтәйне җирләгән көнне. Шуннан соң әти озак тормады инде… Әйе, һәрнәрсәнең үз вакыты бар.
– Миңа да шулай вакыт җитте дип сөйлисеңме?
– Ахрысы. Югыйсә Шапалак каберен таптырасың ич.