Әсәрләр. 2 том. Амирхан ЕникиЧитать онлайн книгу.
бик соң иде инде, тәрәзәләрдә таң шәүләсе беленә башлады. Өй эче дә ничектер агарына төшкән кебек булды. Каяндыр, абзарлар эченнән, суыкта күшегеп беткән әтәчнең карлыгып кычкырганы ишетелде.
Зөфәр беркадәр вакыт булып үткән хәлгә хәйран калып ятты-ятты да, акрын гына оеп, тирән йокыга киткәнен сизми дә калды.
IV
Ул иртәне арыган-йончыган артистлар, гадәтләре буенча, бик озак йокладылар. Кышкы көн кыстатып, иренеп кенә яктырды, кереп, борчып йөрүче булмады; алар өчен бу саваплы йокы иде.
Тик идәндә яткан Зөфәр генә иртә уянды. Аны мыштым гына суык кытыклый башлаган иде, хәер, электән иртә торып өйрәнгәнгә күрә, болай да аның уяныр вакыты җиткән иде инде.
Бик табигый буларак, ул, күзләрен ачу белән, Рәшидәне исенә төшерде. Хәтта аңарда шундый бер тойгы иде ки, гүя менә йоклаганда да ул аны онытып тормаган, ничектер үз янында аны гел хис итеп яткан кебек иде… Булган эшкә яңадан аның исе китте, яңадан бөтенесен күз алдыннан кичерде. Торырга кирәклеген дә онытып, селкенмичә уйланып ятты. Ләкин инде татлы хиссияткә бирелеп ятудан бигрәк, ул айнык акыл белән булып үткән хәлне ничек тә аңларга тырыша иде. Барысыннан элек, күңеленә һаман бер сорау кат-кат килә торды: ничек кенә булып чыкты соң бу? Ни өчен Рәшидә аны кабул итте? Чын яратуданмы, әллә… болай гынамы?.. Ире бармы аның, юкмы? Булса, кайда ул, кем ул?
Әлбәттә, бу сорауларның берсенә дә хәзергә җавап юк… Хәер, эш булып узганнан соң, аларга җавап эзләп торуның кирәге дә юк шикелле… Ләкин Зөфәр уйламыйча, эзләмичә булдыра алмый, мөмкин түгел, чөнки Рәшидә аның өчен бер кич белән генә бетмәде әле, бу башы гына булды әле, искиткеч матур, ләззәтле, дәртле дәвамы булырга тиеш әле!.. Сизеп тора ул моның шулай буласын, югалтырга теләмәячәк ул аны, юк, теләмәячәк! Артистка аның өчен эссе якның хөрмәсе кебек гаять ят җимеш, сезонный җимеш, шуңа күрә дә ул аеруча кадерле, тансык булырга тиеш.
Ничек җырлый иде әле кичләрен кәләпүш сырганда әнисе Таибә абыстай?
Тәрәзә төпкәем рәва җимеш,
Рәва җимеш хәләл, имеш.
Рәва җимеш хәләл, имеш,
Хәләл җефтең булам, ди, имеш.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Хәләл, имеш, димәк, өзеп-өзеп, тәмләп кенә капкаларга ярый дигән сүз!.. Ә менә инде «хәләл җефет» мәсьәләсенә килгәндә, бу бик читен, четерекле мәсьәлә, бик нык уйлануны сорый торган, хәер, уйлар өчен әле һич өлгермәгән, пешмәгән мәсьәлә… Рәшидәне бөтен җаны-тәне белән яратып киткән тәкъдирдә дә ансат кына чишеп булмаячак аны, чөнки ул мәсьәлә аның башка максат-хыялларына, уй-теләкләренә барып тоташа. Юк, хәзергә бу хакта баш ватуның һич мәгънәсе юк, хәзергә бары кабынган утны сүндермәү, саклау, көчәйтү турында гына уйларга ярый.
Шулай күпмедер вакыт уйланып, шуның белән бергә, яңадан Рәшидә янына барасы килеп ятканнан соң, Зөфәр, ниһаять, торды, сак кына киенде һәм, чыгып китәр алдыннан, аяк очына гына басып, артистканың караваты янына барды. Рәшидә, кулларын кушырып, шулар өстенә битен салып, бөтәрләнә төшеп,