Әсәрләр. 2 том. Амирхан ЕникиЧитать онлайн книгу.
иртәгәгә калдырмый торган кешеләр буларак, алар шул ук көнне йортны барып та карадылар. Баштанаяк гражданскийдан бик пөхтә киенеп барган Зариф (энесе аңа капитан Ушаков күзенә гади солдат булып күренергә киңәш бирмәде), бик эре генә кулларын артына куеп, башын кырын салып, йортның эчен-тышын җентекләп карап чыкты. Хуҗаларга берни сиздермәде ул, әмма урамга чыккач, Зөфәргә туп-туры әйтте:
– Шәп, бик шәп йорт тапкансың, Зөфәр туганым! Үзе таза, үзе чибәр, игелеккә язган дәүләт була күрсен! Зурлыгы да ике семьяга полный җитәрлек, урыны-җире дә бик матур, бик иркен, әлхасыйль1, килмәгән җире юк моның…
Ләкин йортның бәясе Зарифның котын ала язды:
– Атакай гынам, өч йөз егерме биш мең! – диде ул, шаккатып. – Бу бит… бу бит Пралумныйда магазин ачып җибәрерлек капитал! Китче, зинһар, бер йортка шулкадәр түлиләрме соң?!
Аның башта болай исе-акылы китүе бер дә гаҗәп түгел иде. Өч елдан артык армиядә буш ашап, буш эчеп йөргәнлектән, абзый кеше тылдагы чамаларны бераз онытып җибәргән иде. Хәер, аңа хәзерге мең сумның элекке йөз сумга да тормаганлыгын, ә яхшы йортларның бүгенге көндә биш-алты йөз меңнән дә кимгә табылмаганын төшендереп бирү Зөфәр өчен әллә ни авыр булмады.
Кыскасы, йорт килешенгән, задаткасы бирелгән – сүз ул хакта түгел хәзер. Сүз Зөфәр куйган мәсьәлә турында барырга тиеш: нишлибез? Ул, Зөфәр, үзе генә алсынмы йортны, әллә икәүләп алу хәерлерәк булырмы? Үзе генә алган тәкъдирдә йортны кем исеменә яздыру дөресрәк булыр?
Озак киңәштеләр алар. Зөфәр абыйсын акрынлап өлешкә керү ягына аударырга тырышты – ник дисәң, ул берәүне дә, бигрәк тә Зарифны семьясы белән, бары вывеска өчен генә өенең түренә бушлай кертеп утыртырга теләми иде. Зариф үзе дә, исәпли-уйлый торгач, өлешкә керү ягына таба ава башлады. Барыбер аңа да, иртәме-соңмы, йортлы булырга кирәк, ә моның кебеген әллә табып була, әллә юк. Җыеп алып кайткан төрле алтын-көмеш әйберләре, кием-салымнары, машина энәсе кебек вак-төяк нәрсәләре аңа шактый акча китерергә тиеш, хатын кулында сакланып ятканы да бар әле, һәрхәлдә, тәвәккәлләсә, көче җитәчәк. Җитмәсә, алар ике туган ич, килешә алырлар.
Шулай итеп, һәрьяклап сөйләшеп аңлашканнан соң, Зариф риза да булып беткән иде, ләкин нәкъ менә шул чакта һич уйламаган кеше кинәт кенә бөтен эшне бозды да куйды. Бу – Зарифның хатыны Сәкинә иде.
…Электән дә ишле семьяда үзен бик итагатьле итеп, юаш, сабыр гына тоткан, ә Зарифы кайткач, бәхетеннән майдай эреп-сөенеп, кемгә ничек кенә ярарга белмичә йөргән хатын, иренең ниятен белеп алгач, пәри алыштыргандай, ана поши кебек усалланды да китте. Зариф йорт алу турында беренче кат сүз ачкач та, ул, ничектер бердән ярсып: «Юк, бу эш булмас! – диде. – Мин моңа асла риза түгел, – диде. – Миңа алтын сараең да кирәкми, балаларым белән шушында калам, чыкмыйм», – диде… Аның кинәт болай ярсып, кырт кисеп әйткән сүзләре Зарифны бөтенләй таңга калдырды. Бу ни хикмәт, бу ни тамаша, нишләп әле бу койрыгы ишеккә кысылган мәчедәй котны алып күтәрелде дә бәрелде? Ләкин
1
Әлхасыйль – кыскасы.