Әсәрләр. 2 том. Амирхан ЕникиЧитать онлайн книгу.
һәм кыюлык сизелеп тора иде. Тыныч хезмәт кешесе булып алгач та, ул гел баштанаяк хәрби формада, погоннарын да салмыйча, күкрәгенә барлык орден колодкаларын тагып йөрде. Тик китель кесәсенә тыгып йөргән буш җиңенә карап кына аның сугыш белән, ниһаять, алыш-бирешен бетергән кеше булуын белергә мөмкин иде.
Менә шул кеше Зөфәрне беренче күрүдән үк яратмады, ничектер беренче караштан ук ул аның кем икәнлеген сизеп алгандай булды. Иң элек ул, Зөфәрне күргәч тә: «Бу ак калач төсле егет монда ничек сакланып яткан, – дип, бик гаҗәпләнде, аннары, якыннанрак белгәч, сәүдә бүлеге мөдире турында бик катгый һәм бик ямьсез нәтиҗә ясап куйды: – Тыл күсесе! Халуй!..» Билгеле инде, ул Зөфәрнең гадел, намуслы кеше булуына тамчы да ышанмады һәм бөтен җирдә, бөтен кеше алдында аны әнә шулай – «Күсе! Халуй!» дип кенә атап йөртә башлады.
Зөфәр үзе дә сыңар куллы майорның аңа ничек каравын бик тиз белеп алды, әмма артык гаҗәпләнмәде – мондый начар карауларны аның татыганы бар иде инде. Әлбәттә, кадрлар начальнигының аңа бүредәй каравы бик ямьсез, бик күңелсез нәрсә, эчне бик пошыра бу, ләкин Зөфәр, моңа артык игътибар итмәскә тырышып, элеккечә тыныч кына йөри бирде. Ул, хәтта эченнән генә усалланып: «Бу герой фронттан алып кайткан гадәтләрен куып маташа, бөтен кешене дә үз аршынына үлчәмәкче була, тукта, менә безнең мондагы казанда ныграк кайнасын әле, үзе үк тиресен алыштырыр», – дип тә уйлый иде. Әмма шулай уйласа да, сөлек булып эченә оялаган ямьсез шомлану аңа барыбер тынгылык бирми иде.
Ревизия нәтиҗәләрен партбюро утырышында тикшергәндә, Симаков Зөфәрнең чын йөзен үзенчә бик нык фаш итәргә тырышты. Хәрбиләрчә бик туры басып, йодрыклаган таза кулы белән һаваны кисеп-кисеп сөйләде ул:
– Солдат йөрәгем белән сизеп әйтәм мин: сезнең ул Сабитов дигән кешегез ОРСны имеп ятучы бер торгаш булырга тиеш. Ревизия ачкан безобразиеләрне ул белмәгән, аның катнашы юк, дигән сүзгә мин һич ышанмыйм. Белмиме соң!.. Белү генә түгел, директорлар белән бергәләп ашаган ул! Фактлар юк, дисез. Ә өч йөз егерме биш меңгә йорт сатып алу факт түгелмени? Шушы үзе генә дә аның кем икәнлеген фаш итмимени? Һәм, гомумән, ул, минемчә, ышанычлы кеше түгел, җинаяте булса да, булмаса да, аны ОРСта калдырырга ярамый, алыштырырга кирәк. Берәр честный коммунистны куярга кирәк аның урынына. Безнең ОРС системасында халык малын имеп, баеп ятучыларга урын булмаска тиеш!
Майор Симаковның бу кискен, әмма дәлилләргә бик йомшак сүзләренә кушылучылар булды, дәшми калучылар булды, каршы чыгучылар да табылды. Дөрес, Зөфәр Сабитовны берәү дә честный кеше ул дип якламады, ләкин күпләр фикеренчә, аны партиясез булган өчен генә яки йорт сатып алган дип кенә урыныннан алып ташлауны таләп итүе дә читен иде. Кеше күптән эшләп килә, күренеп торган җинаяте юк, димәк, тотылмаган – карак түгел!..
Кыскасы, сүзләр күп булды, фикерләр икегә бүленде, һәм менә иң ахырдан гына, ниһаять, завод директоры телгә килде. Моңарчы мәсьәләгә үзенең мөнәсәбәтен берничек тә сиздермичә, йончыган кыяфәт белән, күзләрен яртылаш йомып