Әсәрләр. 3 том. Амирхан ЕникиЧитать онлайн книгу.
башка шактый зур чиндагы хәрбиләр дә, зур гына дәрәҗәле чиновниклар да чыккан алар арасыннан – димәк, морзалыкның кайбер өстенрәк привилегияләре белән дә файдаланган булырга тиешләр. Шулай да морзалар дип аталган бу халыкның иң зур күпчелеге гади крестьяннар булган. (Газиз Гобәйдуллинның «Татарларда сыйныфлар тарихы» дигән китабында морзаларның һәм йомышлы татарларның ничек итеп бөлгенлеккә төшүләре бик ачык күрсәтелгән.)
Кыскасы, безнең бабайлар Темниковтан күчеп китәргә җыенган чакларында әле казна крестьяннары булып исәпләнәләр. Бу хәл аларның күченүләрен бик нык читенләштерә, чөнки патша хөкүмәте башкорт җирләрен читтән килгән һәм морза булмаган кешеләргә сатуны тыя. Шулай да алар тәвәккәлләп чарасына керешәләр. Башта ерак Темниковтан Уфа – Бәләбәй якларына йөргеннәр (ходоклар) килеп җир карыйлар, күпмедер карап йөргәннән соң, Каргалы дигән кечкенә елгачык буен сайлыйлар. (Башкортстан картасында күрсәтелгән Чәрмәсән елгасына килеп коя ул.) Елгачыкның уң ягында тезелеп киткән таулар, сул ягында җәелеп яткан кара туфраклы тигез ялан – иншалла, бәрәкәтле җир булыр, диләр карап йөрүчеләр… Җир хуҗасы башкортлар белән сөйләшүләр башлана. Ләкин әлеге морза булмаганнарга җир сатмаска дигән патша указы килешүгә бик нык комачаулык итә. Шулай да, өметсез – шайтан дигәндәй, юлы табыла. Ике кеше – Чәрмәсәндә тегермән тотучы Әпсәләм Киекбаев белән хәрби сотник Әмирхан Хәлилов бу эшне үз өсләренә алалар. Икесе дә электән килеп калган морзалар, җир сатып алырга хаклары бар, шуңа күрә башкортлар белән сөйләшүне дә алар алып баралар. (Исемлек башына да иң элек үзләрен язып куялар.) Бары тик шулар аркасында һәм шуларга кушылып кына безнең бабайлар Канны башкортларыннан 14500 дисәтинә җирне илле ел срок белән арендага алуга, ниһаять, ирешәләр. Аренда договорын төзү үзе дә бик озакка сузыла – чын булса, сигез елга! Менә шуннан соң гына 1773 елны егерме хуҗалык (йорт) – ундүрте Еникеевләр, алтысы Терегуловлар – ничәмә гасыр гомер иткән җирләреннән кубып, хатыннары, бала-чагалары белән арбаларга төялеп, мал-туарларын куалап яңа җиргә – Каргалыкай буена күчеп киләләр. Алар артыннан башкалары да һәм башка фамилияләр дә күченә башлыйлар. Бу күченү дә бер ун елга сузыла. Ахырда кечкенә елгачык буйлап утырган Яңа Каргалы исемендәге «төмәннәр» авылы барлыкка килә. Һәм шушы авылда минем бабайларның яңа тормышлары, яңа тарихлары башлана.
Менә шул. Мин дә алдымда яткан кулъязманы ашыкмыйча гына карап чыгып, ябып куйдым. Монда язганнар барысы да шуннан чүпләп җыеп алынды. Билгеле, анда кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар күп иде, ләкин аларның барысын да хәзергә калдырып торырга туры килде. Миңа бит безнең фамилиянең кайдан килеп чыгуын гына белергә кирәк иде, һәм шуның белән генә чикләндем дә диярлек… Әлбәттә, фамилия тарихы ул буыннар тарихы, әмма бик озын тарих. Шуңа күрә бик кысып-җыеп кына мин үзем турында болай дип әйтә алам: ерак гасырлар түреннән, гүя Азов диңгезе томаннары эченнән чыгып, ниндидер кабиләләрнең кысрыклавы аркасында, Ука, Мокшы