Эротические рассказы

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке). АнтологияЧитать онлайн книгу.

Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) - Антология


Скачать книгу
әле, үтәр…

      Җир күчергән сүзнең күптән йомык эзе —

      кем дә белми – бәлки… бәлки, бездер?..

3.

      Мин бу көзгә язлар белән түлим,

      һәр икебез өчен —

      тиргәмә.

      – Официант, үтә кыйммәт хакка —

      Төтен, каһвә, тын әңгәмә —

      бераз соңрак, кыямәткә кадәр —

      ике ядрә – сул чигәмә.

      Мин бу көзгә язлар белән түлим,

      соңгылары булсын —

      кызганма.

      – Официант, боз һәм бәгырь суы! —

      күз кабагым корып сызлана.

      Мин бу көзгә меңе белән түлим —

      бөтен бер Аллага

      зарык күңел белән.

      – Официант, күрше өстәлләргә —

      челлә кайнарлыгы, тылсым-үлән,

      бераз соңрак, көннәр сүрелгәндә,

      һәркайсына өмет – ике күләм.

      Тыйма, зинһар, мин бу көзнең инде

      кимрәк хакка килешмәсен беләм.

4.

      Шәһәр шәмдәлендә ялгыз фонарь гына,

      өмет тыны белән бөтерелә карлар —

      яран сырган якты тәрәзәдән

      таңда, бәлки, Изге Ана карар,

      борылышта әле пәйда булган

      актык шәүләләрнең каудары —

      пәйгамбәрдер, бәлки, учындагы

      кадак эзен өфләп кайтадыр,

      зекер дисбесенә мәрҗән булыр

      Мәрьям сыктауларын кат-кат үбеп.

      Көзге җилдә кайнар кабер ташын

      бәгыренә кыскан сабый кебек.

      Сабый фалы гади: шәмнәр яна икән,

      эремәскә тиеш – янарга,

      җәмигъ-храмда – хак йолалар түгел,

      Аллаһ үзе кирәк аларга.

      Төннең һәр ымыннан мәгънә шәйләп,

      әллә ниләр юрап һәрбер йортка,

      уяу калган актык шәүләләрне

      ялгыз фонарь гына яктырта.

      Булат Ибраһим

      Булат Хәким улы Ибраһимов 1990 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасының Лаеш районы Атабай авылында туа. Биредә урта мәктәпне тәмамлый. 2 нче сыйныфтан шигырь язу белән мавыга. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультетында, соңрак Казан (Идел буе) федераль университетында Россия халыклары әдәбияты белгечлеге буенча аспирантурада укый. Университет каршында оешкан «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсендә каләмен ныгыта. «Иделем акчарлагы», «Шигъри Сабантуй» конкурслары лауреаты. «Йолдызлы билет» (2015) Халыкара премиясе лауреаты, өч китап авторы.

      2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

      Балык теле

      Яңгыр ява,

      Урам тулы күлләр,

      Урам тулы күзләр

      Һәм телсезләр тәгәрәшә.

      Алар белән мин янәшә,

      Ләкин түгел бергә.

      Мин гомергә

      Алар белән булмам,

      Ярдәм итсә Ходам.

      Яңгыр ява…

      Балык теле укытучысы

      Кайтып килә,

      Көлә-көлә, күлне таптап,

      Балыкларын саный,

      Акрын гына атлап.

      Ул безнеке түгел,

      Әллә каян укып кайткан

      Сатлык күңел,

      Балык телен алып кайткан,

      Сатып ана телен.

      Балык теле,

      Шундый җиңел тел ул,

      Хәрефләре дә юк, язуы да,

      Тарихын


Скачать книгу
Яндекс.Метрика