Эротические рассказы

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке). Галимҗан ИбраһимовЧитать онлайн книгу.

Галимҗан Ибраһимов. Тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар / Избранное (на татарском языке) - Галимҗан Ибраһимов

Скачать книгу
Моңа да Каһиров белән очрашу сәбәп булды.

Хәзерге минутта рухымның ни дәрәҗәдә дулкынланганын әйтеп җиткерергә сүз таба алмыйм. Гыйльманның килеп китүе миңа чыннан да бик авыр тәэсир итте. Ул миңа тормышымның ни хәлдә икәнен кәшеф иттереп[74], йөрәгемне – тынган, йоклаган йөрәгемне бөтен урыны белән кузгатты. Мин, чынлап та, сискәнеп киткәндәй булдым. Гүя әллә ничә еллар мәрткә китеп торып, яңа терелдем яисә исереп, яңа айныдым да, хәзерге торган халәтемне аңлап, шаша калдым. Исрафил өченче «сур» ны өргәч[75], адәмнәр каберләреннән кубарылып чыгарылалар да туфрак өстендә ни кылырга белми вә ни хәлдә идекләрен аңламый хәйран булып утырырлар, ди. Мин дә шулай булдым. Мин чынлап та әхваль һәм язмыш колы икәнмен. Бик гади, бик иттифакый[76] бер эш мине дер селкетте, бөтенләй икенче төрле тойгылар эченә салды. Мин хәйрәттәмен[77]: мин кем булырга уйлый идем, минем идеалым нәрсә иде? Ә вакыйгдә[78] кем булып калганмын, хәзер кеммен? – Менә шушы ике сөальнең җаваплары арасында җир белән күк арасы чаклы аерма бар, чыннан да, әнә шул мине хәзер изтираб дулкынында әйләндерә.

Чыннан да, мин кем идем, мин кем булырга уйлый идем? Үзеңне тәгъйин итү[79] авыр, шулай да әйтә алам: мин бик бай хыяллы, хәяттан бик күп нәрсә өмет итүче адәмнәрдән бере идем. Төрле мәдрәсәләрдә укыган соң үзеңне үзгәртү, мәдәниләшү, дөнья фәннәре тәхсил итеп[80], иҗтимагый эшләрнең бере артыннан йөри торган бер халык хезмәтчесе булу – минем баш теләгем иде. Бүгенге кебек исемдә: үзем ач булам, бер тиенгә аптырап, каңгырып йөрим; шулай да рух куәтле, йөрәк таза, хәзерге ачлыкны, газапны алдагы өмет белән җуя торган идем. Мин ул чакта алдымда бик күп, бик олуг эшләр, мәртәбәләр барлыгына ышана, шуңа омтыла идем. Үземне ничек тә дөньяга килгәнгә оялмаслык бер рәвештә фараз кыла идем.

Була вакытлар: ачсың, эчең тырный, бер кабым икмәккә мохтаҗсың, ә шулвакыт хыялың, барлык авырлыкны оныттырып, алдагы нәрсәләр белән юата. Лампаны басып куясың да киләчәкне уйларга тотынасың. Ул төрлечә күренә: кайбер халык өчен бик зур эшләр кыла торган бер фидаи буласың. Сине тотып асалар, ләкин син үлемнең күзенә көлеп кенә карыйсың. Син мәсгудсең, чөнки фидаилек шәрәфенә ирешкәнсең яки, халык өчен утыз еллап зинданда ятып, сакалың агаргач чыгарылып, халык тарафыннан зур ихтирам илә каршы алынасың. Син мәсгудсең, ак сакалың буйлап шатлык яшьләре ага, чөнки гомерең идеалыңа ирешү юлында үткән. Кайбер вакыт үзеңне һәркайчан җәмәгать файдасын гына уйлый торган бер доктор яки атаклы бер галим ясап, яки халыкның мәдәни күтәрелүе юлында иң зур урын тоткан бер адәм итеп уйлыйсың. Ләкин һичбер тәкъдирдә, яңлыш кына да үзеңнең бер караңгы авылга мулла булып, фидия[81] ашап гомер итүең уйланмый, истикъбальдә бу көн килүе һичбер ихтимал тотылмый; ул ихтимал юк, бөтенләй үк юк.

Менә мин хыялым белән шундый идем; минем күзләрем тугры гарешкә карый, минем күңелем үземчә мөкаддәс[82] дип, гали дип таныган идеалыма гына табына, шуңа гына сәҗдә кыла иде.

Скачать книгу

74

Кәшеф иттерү – ачыш ясату.

75

Сур – быргы.

76

Иттифакый – көтелмәгән.

77

Хәйрәт – искитү, аптырау.

78

Вакыйгдә – чынлыкта.

79

Үзеңне тәгъйин итү – кем икәнеңне билгеләү, әйтү.

80

Тәхсил итү – өйрәнү, уку.

81

Фидия – үлгән кешенең гөнаһын йолып алу өчен бирелгән мал.

82

Мөкаддәс – изге, мөһим.

Яндекс.Метрика