Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит ХабибуллинЧитать онлайн книгу.
сузды, шунда бер могҗиза булды: китап битләре үзләреннән-үзләре ачыла башлады. Патрикий Симеон ят телдә моңлы итеп көйләп укып китте, ул бертын укуга, битләр янә ачылды. Менә ул укудан туктады һәм саф төрки телдә:
– Тәңре дә, Алла да бер, төптәңре, Изге Христос – Алланың җиргә төшкән илчесе. Изге Христос адәмнәрне гадел булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә өнди. Денсезләр тарафыннан ул җәзалана, бик күп газап күрә, тау куышында яши, ахырдан аны, тотып, дар агачына кул-аякларыннан кадаклап куялар. Бу җәзага Аллаһы Тәгалә дә түзми, Изге Христосны күккә ала. Кешеләр якыннарына изгелек кылырга өйрәнгәч кенә, янә җиргә төшәчәк.
– Күктә Алла бер – Тәңре, – дип, төптәңре Ирсан дәртләнеп сөйли башлады. – Кем көнне тудыра, кем яктырта, кем…
Кубрат хан кулын күтәрде, кул хәрәкәте белән төптәңрегә тыелырга әмер бирде, утырырга кушты.
– Төптәңре хаклы, илче, күктә Алла бер – Тәңре, – диде олуг хан, төптәңренең сүзен куәтләп.
Төптәңре шым булды, урынына утырды. Патрикий Симеон тагын нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, олуг хан йөзендә кырыслык күреп тыелып калды. Дин әһеле белә иде: түрәләргә каршы дәшмә, түрәләр белән сүз көрәштермә. Олуг хан Болгарның Тәңре йоласын халыкка таратучы төптәңре түгел, кирәк икән, хан – кеше башын кистерүче, кирәк дип таба икән, гаеплеме ул, түгелме, ат койрыгына тактыручы, кирәк икән, янәшәсенә утыртучы. Түрәләрнең кулында – таяк, күңелләрендә – кылыч, дияр иде аңа остазы. Әйе, ханнарга, императорларга дәшкән – бер откан, дәшмәгән – ике откан. Дин әһеле философка карады, аннан ярдәм сорады. Кубрат хан да философка күз сирпеп алды. Олуг хан шундук сизде: иң белекле кеше аның кырында утыра.
Философ Иоанн Фасиан аннан ни көтүләрен аңлады, аягына торып басты.
– Олуг хан, мин берәүне дә теге яки бу йолага үгетләргә җыенмыйм, – дип башлады философ сүзен, аның төрки телдә сөйләвенә барысы да шаккаттылар, сарайда шылт иткән тавыш калмады. – Борынгылар әйткәннәр: дошманнан яшерәсең, дустыңнан да яшер. Хәтта дуслык та мәңгелек була алмый. Мәңгелек – изгелек.
– Хуш, философ, – диде хан, сакалын сыпырып. – Изгелек— мәңгелек димсең? Әйт әле миңа, бу дөньяда нинди гыйлем иң камил гыйлем?
– Иң камил гыйлем, олуг хан, җүләрләр яратмаган гыйлем.
– Гыйлемнең камиллеген ничек белергә соң, философ?
– Чүлмәкне чиертеп, кешене сөйләтеп сынау хәерле, олуг хан.
– Философ Иоанн Фасиан, Тәңре бармы?
– Алла да, Тәңре дә юк, олуг хан. Ул җирдә дә, күктә дә яшәми. Тәңре – безнең күңелебездә. Ул – безнең рухыбыз, җаныбыз, олуг хан.
Олуг хан янә төптәңрегә карады, янәсе, сиңа сүз.
– Тәңре ул – кояш, күк йөзе. Кояш чыкмаса, күктән яңгыр яумаса, бар тереклек үләр, урман-болыннар көяр, елга-күлләр корыр иде. Моны ничек аңлатыр икән философ? – диде төптәңре һәм, соравыннан канәгать калып, түшендәге алтын тәңкәсен сыпырып куйды.
– Җиһан бөтен дөньяны эченә ала: кояшны да, күкне дә, айны да, йолдызларны да, адәм баласын да. Без яшәгән җир дә җиһан баласы. Җирнең