Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит ХабибуллинЧитать онлайн книгу.
сулы чокырларга бүрәнә тутырырга тотындылар. Читән ышыкламалар артыннан аларны сакларга тырышып ук яудыра тордылар. Бүрәнәләр тутырылган күперчек аша дивар ягына якынлашкан кыюлар да табылды. Әмма, һөҗүм көнозын барса да, диварга менәргә баскычлар тоткан дошман гаскәре максатына ирешә алмады, чигенергә мәҗбүр булды. Очлап утыртылган имән баганалар арасында, чокыр буйларында меңләгән мәет ятып калды. Урыс кенәзенең һөҗүм дулкыны сүрелергә өлгермәде, Саксин капкасы яклап Янтак хан гаскәре ташланды. Сәлим хан, угланы Илһамны ияртеп, Саксин капкасына чапты. Күзәтү манарасына менүгә, коты алынды. Янтак хан азатлары су чокырын узып, диварга якынлашып килә, кулларында баскычлар, ыргаклы баулар. Сәлим хан манарадан төште, йөгереп диварга менде һәм, азатларына куәт өстәп, сәрпи ук атучыларга боерык биреп торды. Ул да түгел, кыпчаклар сөялгән баскычлар аша диварга күтәрелә башладылар, хан сугышчылары алар өстенә кайнар сумала агыздылар, утлы кисәү ташладылар, таш аттылар. Артык кыюланып киткән дошман сугышчыларын болгар мәргәннәре, укка алып, берәм-берәм чүпли тордылар. Мәгәр Янтак хан ягында да мәргәннәр күп иде, дивар өстендә йөзләрчә болгар азатлары һәлак булды. Сәлим хан сугышучылар арасыннан Мөхәммәтгалим бәкне эзләде. Ләкин ни караса да күрә алмады.
Янтак хан гаскәре кояш баегач кына ыстанына таба чигенде. Төнлә белән мәетләрне җыясы, туганнар каберлегенә күмәсе бар иде. Кирмән эчендә дә шундый берничә туганнар кабере калкып чыкты.
Шактый югалтуларга дучар булса да, Янтак хан иртәгә тагы һөҗүм итәр дип, Сәлим хан ике йөз мәргәнне, Идел капкасыннан алып, Саксин капкасы ягына күчерергә боерык бирде.
Яңа туган көннең кояшы бик акрын күтәрелде. Илбашы, кояш чыга башлауга, Хан капкасы янына юнәлде. Багучылары ханга җиткерделәр: Всеволод кенәз төн эчендә бөтен көчен шул тарафка туплаган икән.
Кояш күтәрелүгә, урыслар һөҗүм башладылар. Бер төркем кыю сугышчылар Хан капкасы янына ук килеп җитте, капкага менә башладылар. Мәргәннәр кыюларны чүпли барсалар да, дошман дулкын-дулкын агыла торды. Капка тирәсе мәет белән тулды, болгар да, урыс та күп кырылды. Бары тик кичкә таба гына һөҗүм басыла төште. Шунда гына Сәлим хан, җаны көюен тоеп, аска төшеп, кем кулыннандыр алып, бер чүмеч су эчте.
Шулчак хан янына Таймас баһадирдан чапкын килде.
– Олуг хан, капка янында яшь кенәз Изяславны каты яралаганбыз. Илче килгән, капканы ачуны сорый, кертикме?
– Бау белән тартып алыгыз! – дип боерды Сәлим хан.
Күп тә үтми, кенәз илчесен хан янына китереп тә җиткерделәр.
Сәлим хан илченең затлы киеменә игътибар итте.
– Тылмач?! – диде Сәлим хан. – Тылмач кая?
– Миңа тылмач кирәкми, – диде илче.
– Яхшы, илче. Йомышың җиткер!
– Сезгә кенәз Всеволод мөрәҗәгать итә. Бүгенге һөҗүмдә яшь кенәз Изяслав каты яраланды. Кенәз сездән табиб сорый.
– Табиб кирәкме кенәзгә? Менә бит син аны, яу килә, җитмәсә, табибымны сорый, – диде, ачуын яшерергә теләп, Сәлим хан.
Хан, чынлап та, ачулы иде, азатларының кырылуын күрүе бик кыен иде аңа,