Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит ХабибуллинЧитать онлайн книгу.
гаскәр белән генә түгел, Болгарныкыннан өч-дүрт тапкыр артык чирү белән. Ә Илһам хан монголларның далада ничек орышуларын белә: орышны күпчелек хәл итәчәк. Аннары далада тупларны куллану да чикле булачак, ә Болгарның төп коралы – туплар.
– Монголлар кузгалганнар инде, абам. Түли, Бүчек, Кадан, Бүри, Байдар, Батый, Урда, Шәйбан, Тангут, Гүйәк ханнар вә угланнар һәммәсе үз төмәннәре белән безнең чикләрдә җәйләгән Сүбәдәй баһадир белән Күнбай бәк төмәннәренә килеп кушылырга тиеш икән. Тиздән дала монгол яугирләре белән тулыр. Җыя алырбызмы ул хәтле гаскәрне, абам? Юк, шуның өчен иң кулай чара – калада орышу, калаларны саклау, каладан торып, монголларның гаскәр санын юк итү.
– Алар да буш кул белән килмиләрдер шул. Үткән ел гына тангутларны, җирсөннәрне буйсындырдылар. Безнең кебек, җирсөннәр дә туплар белән эш итәләр иде. Шуның өчен, әллә мәйтәм, күрше хакы – Тәңре хакы дип, кенәз Юрийга мөрәҗәгать итеп карыйбызмы?.. Бит монголлар, безне алган хәлдә, аларны да читләтеп үтмәсләр. Дала орышының бер өлешен урыслар үзләренә алсалар, кем белә, монголларны чынлап кырып бетереп тә булыр иде.
– Бу фикер мине дә бик борчый, абам. Кенәз Юрий килешсә, мин моңа барыр идем. Үзе ярдәмгә киләме кенәз, гаскәр җибәрәме – хәленнән килгәнчә ярдәм итсен.
– Алтын-көмеш бәрабәренә гаскәрен бирсә дә килешергә кирәк булыр, туганый.
– Һичшиксез, һичшиксез, абам. Тик бу мәсьәләне диван-мәҗлескә куябызмы, үзебез генә хәл итәбезме? Миңа калса, үзебезгә генә хәл итәргә кирәк. Вакыты да тар, аннары төрле сүз китәр. Кяфер каршына кул сузып баруны ошатып бетермәүчеләр булуы ихтимал.
– Җик Мәргән белән нишлим, туганый? Казанда калдырыйммы, бире җибәримме?.. Ә илчеләр җибәрү хакында берәүгә дә әйтмә, үзең хәл ит. Кем белә: Юрий кенәзнең килешеп куюы бар.
– Җик Мәргән алае белән Казанда калыр, абам. Мондагы бөтен көчне мин Артык баһадирга тапшырырга булдым. Биккол агайның хәбәре хак булса, монголлар гаскәре башына Чыңгыз хан оныгы Батый ханны билгеләгәннәр икән. Сүбәдәй аның уң кулы булачак, Мәнгү хан – сул кулы…
– Мин сиңа бары бернәрсә әйтә алам, туганый. Мин олыгаеп киләм инде, исәнлек тә китеп тора, җиңгәчәң дә сызлана, сиңа ышаныч. Син сакла, син коткар Болгарны монголлардан. Кирәк икән, кенәз Юрийга дә илчеләрең җибәр, ятып калганчы атып кал, дигәннәр бабаларыбыз. Мин китим инде, җиңгәчәң дә борчыладыр. Иртә кичтән хәерлерәк, ди, иртәгә тагын киңәшеп алырбыз әле. Иртәгә кятип Хафизны да дәшсәң иде. Ул бар нәрсәдән дә хәбәрдар, аяклы тарих дияргә була. Әйе, борынгы бабаларыбыз тарихына да күз салырбыз. Тормыштан – тәҗрибә, тарихтан сабак ал, дигәннәр борынгылар. Хуш, туганый.
– Хуш, хуш, абам, – диде Илһам хан һәм торып Хаҗи әмирне ишеккә хәтле озата барды. Чынлап та, абасы картаеп киткән икән шул. Хәзер Зөләйха бикәсен бер дә үзеннән калдырмый, ансыз барыр юлын, кичәр суын саташтырыр кебек.
Атна-ун көнгә бер Илһам хан, гап-гади сәүдәгәр йә мосафир киемнәре киеп, Ага Базарга чыкты. Халык белән аралашты, сатулашты, тыңлап утырды. Әмма берәү дә аның кем