Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит ХабибуллинЧитать онлайн книгу.
кем икәнен беләбез, безгә дә тарих укыталар, Ләйлә. Туран дөньясындагы хәлләр белән дә хәбәрдармын.
Тар тыкрыктан үткәндә, һау-һаулап этләр өрде, сирәк-мирәк кенә кешеләр үткәләде, аларга борылып-борылып карадылар, чөнки хан җансакчысы бу тыкрыкка бик сирәк керә иде булса кирәк.
– Болгар бик мәһабәт кала икән. Зур, күз белән генә иңләмәле түгел.
– Ә син үзәк урамнарны күрсәң икән. Фән йорты, хан мәчете, мунчалар, мәхәллә саен мәчет, матур-матур өйләр. Өч-дүрт җирдә базар, аннары Ага Базар үзе ни тора. Анда күгәрчен сөте генә булмаса булмыйдыр.
– Мин Болгар каласы турында күп ишеттем, Бәхтияр. Атам-анам шуннан чыгалар бит. Бу мәһабәт калага тикмәгә генә Үгәдәй ханның күзе кызмый икән шул.
– Иң мөһиме: безнең калабыз сәүдә юлы уртасында, Ләйлә. Хаҗитарханнан су юлы белән күтәрелеп була, Чин-Табгачтан коры юл белән.
– Хәзер инде бөтен сәүдә юллары монголлар кулында. Аларның берәүне дә сезгә үткәрми торулары бар.
– Әле дә Сүбәдәй баһадир аркылы төшкәләгән иде. Тик бит Чыңгыз хан сәүдәгәрләргә тияргә кушмаган.
– Тияргә кушмаган, пәйҗәсе булмаса, таларга да күп сорамыйлар. Сәүдә итү өчен, һәр сәүдәгәр монголлардан пәйҗә алырга тиеш, ягъни рөхсәт тактасы. Монголлар – күп санлы, Бәхтияр, сугышларда чыныккан халык. Алар мәңге торыр Үргәнечне дә алдылар. Дәрья кадәр дәрьяны буып, калага су җибәрделәр. Өйләр юылды, кальга диварлары, каравыл манаралары ишелеп төште. Яман, яман яугирләр монголлар, Бәхтияр. Ходаем, алар белән очрашырга язмасын…
– Уңга борылабыз. Әнә, күрәсеңме, инеш буендагы ике катлы өйне? Капкасы нәкышләнгән, тәрәзә кашлары да. Биккол сәүдәгәр өе. Әнә чак кына арырак мәхәллә мәчете манарасы күренә, тагын бер тыкрык үтәсе дә кәрвансарайга килеп чыгасың, базар янында ук мунча. Мунчаның идәннәренә кадәр җылытыла. Ә каршы капканы күрәсеңме? Кятип Хафиз өе.
Хан тамгачысы Асылгәрәй, илчеләр йөзендә Сүрә елгасын кичкәч, хан оныгы Хансөяр янына килде.
– Минем сиңа әйтер сүзем бар, хан оныгы Хансөяр.
– Рәхим ит, Асылгәрәй агай, чүмәш яныма. Вакыт бар, егетләр атларны эчереп йөриләр, йомышың җиткер.
– Без бит инде урыс җирендә, хан оныгы Хансөяр.
– Чикне уздык, Асылгәрәй агай. Хак, урыс җирендә.
– Хансөяр туган, минем кенәз Святославтан үч аласым килә.
Хан оныгы Хансөяр ияренә утырды, текәлебрәк Асылгәрәйгә карады.
– Минем дә, Асылгәрәй агай, минем дә. Ләкин вакыты ул түгел, йомышыбыз башка.
– Яман, яман явызлык кылды кенәз Святослав дружинасы. Синең сеңлең Энҗебикәне дә шулар харап иттеләр бит, кабихләр.
– Мин алардан сеңлем Энҗебикә өчен генә түгел, Ашлы халкы, туганым Җаббар өчен дә үч алачакмын, Асылгәрәй агай. Владимир кенәзе, Болгар иле солыхта иделәр, ә ул Ашлыга яу кузгала. Оятсыз ул кенәз Святослав, җирбит, кабих җан. Ашлыны яндырганнан соң, ханбикә туганы Юрий кенәзгә хат язды. Ә теге: «Мин белмәдем, Святослав үз белдеге белән яу йөргән», – дип җавап хаты җибәргән.
– Ул моны Илһам ханны тынычландыру өчен эшләгән инде. Яман, яман кеше кенәз