Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит ХабибуллинЧитать онлайн книгу.
Аны көтә идем, сез килеп кердегез. Марфа, Марфа, ты чего моих гостей одним квасом постишь. Неси чего-нибудь позлее.
Өстәлгә бер кувшин көмешкә, төче-мөчеләр, билле перәнникләр, тутлаган ит, пешкән балык килде.
– Ашап утырыгыз, кунаклар. Әчесен дә тот, Гәрәй. Ату үзең бик тә яман кыстый беләсең. Ничек соң әле анда Бибиҗамалың, малайларың?.. Икесен, өйләндереп, башка чыгарган идең инде, беләм, болары соң? Калган икесе, дим?..
– Бәхтияры – хан җансакчысы, сарай мәктәбен бетерде. Тегесе дә җитеп килә инде, борынына ис керә башлаган, кичке уеннарга чыга.
Сәүдәгәр Митрәй өстәлгә түше белән ята төште.
– Гәрәй, ярдәм ит Митрәйгә. Бәйләнде бит кызга теге мөртәт. Көнаралаш монда. Наталья елый, яратмыйм, ди. Ни, алып кит утырмага кызны. Бераз сүрелгәч алып кайтырмын. Җанга тиде тәмам, түзәр әмәлем калмады. Юкса баш югалачак Митрәйнең, йә мин аны бәреп үтерәм, йә ул мине. Әйдә, эч әле, хәтереңдәме, мунча кереп кайткач, сездә утырган идек, Марфа әле булса сагынып сөйли, өйрәт әле миңа да сезнең телне, ди.
Сәүдәгәр Митрәй эчеп куйды, мыегын әле бер якка, әле икенче якка сыпырып җибәрде, тамак кырды.
– Зәһәр, шайтан. Тот әйдә, Гәрәй, ятсынып торма.
– Миңа ярамас, кордаш. Куй син аны, куй, үз җаем белән карармын.
– Ярый, эчмә, килүеңә рәхмәт. Сагындым үзеңне. Карале, Гәрәй, әйдә, Натальяны синең Бәхтиярыңа бирәбез. Яши бит әле ханыгыз безнең Мария белән, яши. Итәк тутырып бала үстермәсәләр дә, ике малай тапты. Бәхтиярың ошады миңа, Гәрәй. Шәп малайлар үстергәнсең. Миңа менә Ходай бирмәде. Хәерле булсын. Булганының бәхете булсын. Беләсеңме, кайткач Бәхтиярың турында Натальяга сөйләдем. Кыздырдым тегене, тятя, минем ул егетне күрәсем килә, ди.
– Биреп җибәрергә теләвеңне чын дип кабул итимме, Митрәй, әллә, булмаса, җан тынычландыру өчен генә сөйләвеңме?
– Билләһи, билләһи, Гәрәй. Алып кит. Әйтәм бит, тәмам җанга тиде теге мөртәт. Карале, Гәрәй, кем бу тиун киемендә? Чынлап та, хан оныгымы?
– Хан оныгы, хан оныгы, Митрәй. Сәлим хан турында ишеткәнең бар идеме?
– Атам сөйләр иде. Көчле вә гайрәтле хан була. Бу хан оныгын әйтәм, тиун киеменнән, ә үзе хан оныгы?
– Танымасыннар дип киенде ул, халыкның да төрлесе бар бит, Митрәй. Бар урыс та синең кебек булса икән ул.
– Анысы хак, Гәрәй. Тик син ашап утыр әле. Хан оныгын да кыста. Шаккатмалы хәл, Гәрәй, Сәлим хан оныгы Митрәйдә кунакта. Их, яшьрәк чагымда килмәдегез…
– Нигә, Митрәй дус?
– Натальямны биргән булыр идем үзенә. Хәзер әнә бер Хода белә кемгә насыйп булырын. Бөтен байлыгым аңа каласы бит, бөтен байлыгым. Миңа калса, Гәрәй, теге холуй минем байлыгым аркасында Натальяга өйләнергә йөри. Бер дә бүтән түгел. Холуй да холуй инде үзе, кенәз Святославның күләгәсе дияргә була. Их, Гәрәй дус, нинди көнгә калдык. Әнә холуйга баш иеп тор инде. Ә Наталья, тятя, аңа кияүгә бирсәң, үз-үземә кул салам, ди. Анасы, язмышы шуннандыр кызыбызның, дип елый. Аңарга карап мин елыйм, бәгърем парә-парә килә. Атамы мин? Ата! Ә менә һични кыла алмыйм. Мин болай уйлыйм: сезне миңа Ходай үзе җибәргән, Гәрәй. Билләһи, билләһи. Мин риза булмагач, Егорка мөртәт Святославка