Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит ХабибуллинЧитать онлайн книгу.
белми иде, ул сату-сәүдә итәргә рөхсәт тактасы икән. Биккол бабакае башта Зөлхидәне алып калмакчы булды, нойонга шактый алтын акчалар тәкъдим итте. Әмма теге башын гына чайкады, чөнки анасы Җучи хан ыстанына озатыласы хатын булган икән. Ә менә Ләйлә өчен нойон алтыннарны бик теләп алды.
– Кызны бирә алам, – диде нойон. – Хатынны юк, Җучи ханга тартылырга тиеш.
Нойон җәйпәк йөзле, чөенке борынлы, тар маңгайлы иде. Биккол бабакае белән төксе сөйләште, тәкәббер кыланды. Нинди юллар белән Биккол бабакае аны коткарып алып калуын Ләйлә әле белми иде. Сәлахетдин сәүдәгәр аны Үргәнеч каласының мәдрәсәсенә урнашкан Җамалбикә атлы тәрбияче хатынга китерде. Нидер сөйләштеләр дә, Ләйләне Җамалбикә алып калды.
Аннан бик күп еллар узды. Күп дип, Ләйләгә уналты яшь тулды, унҗидегә китте. Менә шунда тәрбияче Җамалбикә мәдрәсәсенә Ләйләне калдырып киткән Сәлахетдин сәүдәгәр килеп керде.
Тәрбиячесе Җамалбикә белән ничек сөйләшкәннәрдер, ике көн дигәндә, Сәлахетдин сәүдәгәр җиде кыз белән аны Болгарга алып китте.
Сәүдәгәр Сәлахетдин беркайчан да мөгаллиме Биккол сүзеннән чыкмады. Барысын да ул аның киңәше белән эшләде һәм, әйтергә кирәк, һәрчак уңды. Ә Биккол исә беренче көннән үк монголлар белән уртак тел тапты. Нинди юллар белән Җучи тирмәсенә кереп пәйҗә алганын Сәлахетдин белми иде, әмма ул пәйҗәне кулына төшергән иде. Ләйләне Җамалбикәгә тәрбиягә биреп калдырырга да ул өйрәтте. Соңыннан гына белде Сәлахетдин: ошбу мәдрәсәгә монгол нойоннары, тиешле бәһасен биреп, үзләренә ошаган әсир кызларны тәрбиягә биреп калдыралар икән. Ә инде тегеләр балигъ булгач килеп алалар, теләкләре булса өйләнәләр, теләкләре булмаганда сатып җибәрәләр. Әлбәттә инде, тәрбияче туташка һәммә нойон тиешле акчасын биреп калдырган. Ләкин бар нойоннар да орыш кырыннан әйләнеп кайтмаган, ятып калганнары да булган. Әнә шундый кызларга тәрбияче үзе ия булган һәм аларны үзе сатып җибәрә торган. Мәгәр ни сәбәпледер, буе-сыны җитсә дә, Җамалбикә Ләйләне беркемгә дә бирмәгән һәм бик күрсәтмәгән дә. Чөнки ул Сәлахетдиннән шактый акча алып калган булган икән, кызның иясе барын белгән – көткән.
Менә, ниһаять, Биккол кушуы буенча, Сәлахетдин янә тәрбияче туташ янына килде. Гадәттә, монгол ир затларының таләпләре шактый сәер. Җамалбикә кызларны, нигездә, монгол хатын-кызларына охшатып тәрбия бирергә тырышкан. Монголлар өчен хатын-кыз беркайчан да ир-атка каршы әйтергә тиеш түгел, ул һәрвакыт аңа «әйе», «ярый» дип торырга, бар кушкан эшен дә карусыз үтәргә тиеш. Яудан кайткан ирнең итеген салдырырга, өс-башын алыштырырга, селтедә юган җәймәгә яткырырга тиеш. Кыскасы, тәрбияче туташ Сәлахетдингә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде, аңлатты. Һәм туташка ышанмаслык та түгел иде. Шуннан ары тәрбияче аңарга кызларны күрсәтеп йөрде. Һәр бүлмәдә бер генә кыз тора икән. Имеш, серләрен бүлешмәсеннәр. Әмма тәрбияче ахирәтләшүне тыймый икән, чөнки кешенең кемгә дә булса эчен бушатасы килә, югыйсә ул йомыкыйлана, аз сөйләшә, кешеләр белән аралашмый