Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит ХабибуллинЧитать онлайн книгу.
хан җиргә салып таптамый – тәхетен Кырымнан килгән Сәхиб Гәрәйгә калдырырга ризалыгын белдерә. Сәхиб Гәрәй Казанга 1515 елда килә. Ә инде дүрт елдан, изге тәхетне ни сәбәпледер энесе Сафа Гәрәйгә калдырып, Истанбулга китә.
1518 елның салкын кышында якты дөньядан киткәннән соң, Казан тәхетенә килеп утырган Сәхиб Гәрәй ханның бу хәлен берәү дә аңламый, әлбәттә. Мәгәр нәкъ менә шул хан, Казан тәхетендә утырганда, татар бәк-морзаларына ярлыклар өләшә, ясак-салым җыюны җайга сала, ил чикләрен ачыклый. Бик күп ханнарны күреп тә, берәүсеннән дә игелек тапмаган Казан халкы Сәхиб Гәрәйне үз итә, җибәрмәскә тели, иллә нишләмәк кирәк, хаҗга барам дипме, Истанбул солтаны Сөләйман Канунидан ярдәм өмет итепме киткән хан кабат Казанга әйләнеп кайтмый. Шул хәлдән соң күп тә үтми, урыс тарафдарлары – алатлар абасы урынына Казан тәхетендә утырган Сафа Гәрәйне кууга ирешәләр, ә Казан тәхетенә Шәехәүлияр угланы Җангалине дәшәләр. 1516 елда Кирмән-калада туган Шәехәүлияр угланы Хангали ханзадә Йосыф бәкнең кияве булмакчы. Бу хәл тормышка ашканда, бик ихтимал, Казан-Нугай җирләрен бер итәргә дә мөмкинлек туар. Моны казанлылардан бигрәк Йосыф бәк үзе тели. Шулай булгач, тәвәккәлләргә кирәк. Дөрес, ниятенең барып чыкмавы да бар, чөнки, юлга аркылы төшкән багана кебек, ике арада Исмәгыйль энесе тора. Иллә, иншалла дип әйтик, ул да иманын урыска сатып бетермәгәндер әле. Әйе, урыс кенәзенең үлеме, Казан ханы Җангалинең сөекле кызы Сөембикәгә өйләнүе туран дөньясы өчен хәерле сәгатькә булып куюы бар. Ахыр әлхәмдүлилләһи шөкер диясе генә кала. Әйе, тапкан малны түгү-чәчүгә караганда, булганны һәм керергә торганны учыңда тоту мең тапкыр файдалырак булыр. Тик болай гади вә өстә ята дип уйласак да, Йосыфҗан, ашыкма, ниятең яшер, белемнең татлы чагы, акылның камил мәле. Йа Рабби, изге сәгатьләрдә генә була күрсен…
Вәзир Тәби бакча ягына үтте һәм Йосыф бәккә:
– Мәскәү кенәзе Питәй Тургай иртәгә сарайда булыр, бәгиям, – диде.
Йосыф бәк, аңа карамый гына:
– Бихуш, вәзирем. Килсен, кабул итәрмен, – дип, вәзиренә китәргә кушып кул селтәде. Ә үзе су коенган кызларына караган, аларны күзәтә, күңеле Казанда – Җангали ханда иде. Бәхәссез, Җангали хан – хатынша, җирәнгеч адәмдер. Шыксызлыгы белән генә түгел, күп очракта ни ямьсез кеше дә җанга ягымлы була, әнә шул мәскәүлеләргә тәлинкә тотуы белән җирәнгеч иде Җангали хан Йосыф бәккә. Ләкин Йосыф бәк бу хакта Сөембикә кызына әйтмәс, кызының гайрәте чигеп куюы бар. Киресенчә, кызыктырыр. Бит ханбикә булуга, Казан мәркәзе аның кулында булачак. Тоташ юләр булмаса, Җангали хан да хатыны сүзеннән чыкмас, иншалла.
Атасының ни турында уйланып утырганын белгән кебек, Сөембикә апа-сеңелләреннән аерылды да Йосыф бәккә килеп елышты. Атасы кызының чәченнән сыйпады, аркасыннан сөйде. Чәчләреннән татлы су исе килә иде. Йосыф бәкнең башка хатыннарыннан туган кызлары да бар. Ул аларны да якын итте, яратты. Әйтик, әнә теге җитен чәчле Айсылу яисә җете кара чәчле Гөләндәм, оялчан, анасы кебек юан гәүдәле