Эротические рассказы

Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.

Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
Ахыр гомерендә мөстәшрыйк булган Корш безне бик якын күрде, шул нисбәттә үзенең вафаты белән безне артыграк кайгыга төшерде»30.

      Ориенталист Н. Ф. Катановның татар культурасы өлкәсендәге роле матбугатта галим Петербургка күчеп китәр алдыннан күтәрелә. Моны иң актив күтәрүче органнардан «Йолдыз»ны күрсәтергә мөмкин. Эш шунда ки, Катанов китәр алдыннан үзенең китапханәсен Казанда сатып калдыру турында хәбәр итә. Бу мәсьәлә буенча «Йолдыз» берөзлексез информация биреп бара.

      Либераль газета мәсьәләне либералларча ача: газета битләрендә татар байларын шушы китапханәне сатып алырга үгетләү башлана. 30 мең сумлык китап 10 меңгә сатыла дип хәбәр басыла. «Йолдыз» китапханәнең нидән торганын белмичә сөйли. Моны «Вакыт» ачып бирә. Китапханә, нигездә, төрки китаплардан, букинист, антикварлардан җыйган китаплардан тора. Анда кулъязмалар күп. Бөтендөнья ориенталистларының иң сирәк китаплары бар. Атласлар, рәсемнәр. Барлыгы 10 мең том чамасы – 24 шкаф, һәр шкафта 6 шүрлек китап. «Вакыт» газетасы моны сатып алырга Уфа, Оренбург байларын өндәп карый. Казанда өмет юк, булдыра алмаслар, ди. Анда хаҗәтсенү күренми. Моны сатып алсак, «берничә ун мең сумлар сарыф итеп, бәгъзе бер хәзрәтләрнең исемнәре, шөһрәтләре өчен салынган мәдрәсәләрдән, авылларны вак кисәкләргә бүлеп, теләгән кешеләрне имам итмәк өчен салына торган мәсҗетләрдән әллә никадәр артык файдалы һәм саваплы эш булыр иде»31. Шунысы характерлы: һәр ике газета бу очракта динне тәнкыйть итә. Нинди сак «Йолдыз» да болай дип яза: «Шушы китапханәне алырга бер бай табылмады. Үткән елларда Казанда бер атаклы бай 15 меңгә төшереп кирәкмәгән урында мәчет салдырды. Әгәр бер кеше мөфти хәзрәт исеменә мәчет салырга яки көмеш комган бүләк итәргә дисә иде, һичшиксез, күбрәк тә җыелыр иде. Бездә урманга утын ташучы, диңгезгә су ташучы байлар байтак. 50 шәр сум гына җыйыйк. 200 бай юкмыни? Халыкның алга китүендә, аның төрле фәннәрдән җиңеллек илә хәбәрдар булып мәгълүматын арттыруында иң зур урын тотучы, шөбһәсез, китапханәдер».

      Казан шулай үгет-нәсыйхәт сатып ятканда, Төркиянең бер вакыфлар нәзарәте «Йолдыз» аркылы китапханәнең хакын сорап ала. Озак та үтми, бу китапларның бәясенә килешеп вакыфлар нәзарәте гыйльми мөәссисләр32 назире Рәшид бәкне Россиягә җибәрә. «Йолдыз» һәм башкалар китапханәнең ничек сатылганын күзәтәләр.

      1914 елда М. Акъегетзадәнең сеңлесе Хәдичәнең кияве инженер-полковник Гомәрбәй килеп, китапханәне төяп алып китә. Китапханәне Алтын Мөгез ярына бер бина салып урнаштыралар. М. Акъегетзадә моны эшкәртү өчен Истанбулдагы татар студентларыннан бер группа төзи. Китапханә нигезендә Төркиянең тюркология институты төзелә. Китапханәдә барлыгы 22 телдәге китап була. М. Акъегетзадә боларны эшкәртә башлагач, Төркиядә кулъязмалар җыю кирәклеге турында фикер туа, һәм бу эш башлана. М. Акъегетзадә Катанов китапханәсен каталогка алып бетерә алмыйча үлеп китә, ләкин Төркиядә китапны, кулъязмалар җыю, эшкәртү инде кузгалган була. Татар матбугаты


Скачать книгу

<p>30</p>

Вакыт. – 1915. – № 1910.

<p>31</p>

Вакыт. – 1913. – № 1213.

<p>32</p>

Мөәссис – нигез салучы.

Яндекс.Метрика