Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
трилогия язарлык хәлләр сөйләде. Болар – минем блокнотта. Ләкин бу турыда яза алмамдыр. Моның өчен Австриягә барып, Вюнсдорфны, Анатолия ярымутравына барып, Англия-Төркия фронты (Гыйрак) линиясен күрергә кирәк. Севастополь, Истанбул портларында булганым бар, ләкин мин ул вакытта мәрхүм X. Уразиков сөйләгәннәрне әле ишетмәгән идем. Бу темага кем дә булса язарга теләсә, үземнең бөтен мәгълүматларымны бирер идем.)
1919 елның башында Совнарком утырышларының берсендә хәрби әсирләр мәсьәләсе карала. Хәрби әсирләрнең гаиләләренә ярдәм оештыру буенча карар кабул ителә. Әсирләр язмышын хәл итү өчен М. Литвиновны Копенгагенга җибәргәндә, В. Ленин аңа болай ди: «Әсирләрне һичшиксез йолып алырга кирәк, һичшиксез! Бу – безнең тышкы һәм эчке җиңүебез булыр!»
Әсирләрне Ватанга кайтару өчен дипломатик көрәш ун айга сузыла. Гомумән, хәрби әсирләрнең язмышын кайгырту, аларны кайтару турыдан-туры В. Ленин җитәкчелегендә алып барыла. Германия тылында ятып, Ватандагы хәлләр турында хакыйкый мәгълүмат ала алмаган әсирләргә Ватанга кайткач та игътибар зур була. Тарихчы Р. Хәйретдинов, мәсәлән, шундый бер фактны китерә: «1919 елның 5 январенда Мәскәүдәге Саламонский циркында хәрби әсирләр өчен концерт-митинг оештырыла. Әсирләрнең яртысыннан күбрәге Германиядән әсирлектән кайткан мөселман солдатлары була. Алар алдында Коммунистлар партиясенең күренекле эшлеклесе Емельян Ярославский һәм Үзәк татар-башкорт комиссариаты рәисе урынбасары Галимҗан Ибраһимов чыгыш ясыйлар. Ораторларның сүзләре тыңлаучыларга көчле тәэсир ясый. Ватаннарын сагынган хәрби әсирләр, илдә хөкүмәт башында хезмәт ияләре торганын аңлагач, барлык көчләрен эшчеләр хөкүмәтен сакларга бирәчәкләрен белдерәләр».
Тарих ишек шакый…60
I
Газета, радио, телевидение хәбәрләрен укыгач-ишеткәч, тын кысылып куя: бу кышны ничек чыгар шәһәр халкы? Өлкәннәргә бик таныш, котчыккыч бер халәт бар: ачлык. Николай Некрасов «Тимер юл» дигән поэмасында болай ди:
Дөньяда бер патша бар:
Ул патша – рәхимсез,
Исеме аның – Ачлык…
Безнең буынга ачлык утыз өченче елларда ук кулын сузды. «Казаннан ипи ташу» дигән авыр сүз әле дә хәтердә. Колхозчы дигән авыл халкы ул елларда (1933–1936) Казан шәһәренә сатарга миләш, куак чикләвеге, мунча мунчаласы, пасхага ылыс, шалкан күтәреп бара һәм шуны саткан акчасына, төне-көне чират торып, ала алса, берничә кирпеч ипи алып кайта иде. Ул елларда ачтан шешенеп балалар үлде, күмәкләштерелгән атлар кырылып бетте. Мәктәп балаларының барысы да авыру була иде. Ул еллардагы афәттән азмы-күпме котылган идек, сугыш еллары ачлыгы китереп бәрде. Сугыш беткәнне көттек. Әмма 1946–1947 еллардагы ачлык тагы да рәхимсезрәк булды, Сталин режимы колхоз амбарларында бөртек ашлык та калдырмый иде.
Ачлык мине егерме еллар чамасы изде.
Но я голодал,
и тысяч лучше я
знаю
60
Мәкалә 1990 елда «Социалистик Татарстан» газетасында «Дөньяда бер падишаһ бар…» исеме астында шактый зур кыскартулар белән чыга (19 октябрь саны). Биредә тәкъдим ителгән вариант язучының шәхси архивындагы кулъязма нигезендә әзерләнде. – Г. Х.