Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
ноябрь иртән алты сәгать биш минутта Астапово станциясе начальнигы Иван Иванович Озолинның квартирасында бөек акыл иясенең сулышы туктый. Бөтен илгә телеграммалар оча: «Толстой үлде». Татар газеталарына бу көннәрдә бик күп мәкаләләр ява. Толстой исемен пропагандалауга «Идел»дә эшләүче С. Рәмиев аеруча зур көч куя. «Идел»нең 9 ноябрь санында Толстойның рәсеме басыла, аңа багышлап С. Рәмиев зур мәкалә урнаштыра. Газетаның моннан соңгы саннарында да Толстойның бөеклеге, культура-фикер үсешенә тәэсире турында күпсанлы мәкаләләр басыла. С. Рәмиев рус матбугатының, алдынгы интеллигенциясенең Толстойга зур игътибар бирүләренә соклана («Руслар дисәң, руслар, яхуд кешеләр дисәң, кешеләр шул», № 306), татарларның бу өлкәдә шактый артта калуларына, ваклыкларына ачына. («Һади абзый мантыйкы һәм Лев Толстой идекләре», № 304.) Шул ук көннәрдә аның «Лев Толстой наменә» багышланган «Ул үлде» исемле шигыре дә басыла. Толстой исеменә шундый ук игътибарны без «Вакыт» газетасында да күрәбез. «Вакыт»та бу елларда тәнкыйтьче Җ. Вәлиди эшли. Ихтимал, шуның тырышлыгы беләндер, 1910 елның ноябрь саннарында бу газета Толстой шәхесенә багышланган бик күп мәкалә урнаштыра. Хәер, «Вакыт» газетасы өчен Толстой исеме һәрвакытта да олуглык, бөеклек символы буларак килә. 1907 елда газета Толстойны «Мәшһүр мөхәррир» дип атый һәм подписчикларның санын арттыруга ярдәм итә торган «кызыклы материал» бирә. «Мәшһүр мөхәррирләр ничек язалар?» дигән мәкаләдә Толстой, Горький, Купринның нинди шартларда яза алулары турында гади укучыны кызыксындырырлык мәгълүматлар бирелә. Моннан тыш газета Толстойның 1908 елгы юбилее, аның әсәрләренең күргәзмәсе һ. б. турында зур-зур мәкаләләр баса. Толстойның сиксән еллык юбилеена кагылышлы һәр яңалык «Вакыт»ның игътибар үзәгендә була. «Вакыт» шулай ук Толстой әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүнең кирәклеген күтәреп чыга30 һәм бу эшне башлап та җибәрә. Билгесез тәрҗемәче 1909 елда бу газетада Толстойның «Ана йөрәге» исемле хикәясен татарча бастыра31. «Вакыт»ның Толстойга мөнәсәбәте унынчы елларда тагы да активлаша. Анда Толстой әсәрләренең тәрҗемәләренә зур рецензияләр басыла. (Мәсәлән, М. Галәүнең «Хаҗи Морат» тәрҗемәсе турында32, кайбер очракларда Толстой идеяләренә, аерым әсәрләренә ияреп язулар күренә33 һ. б. Газета шул ук вакытта Толстойның иң популяр язучы икәнлегенә дә басым ясый. Үзәк газеталардан алып, «Вакыт», мәсәлән, 1909 елда шундый хәбәр бастыра: Оскар Норвежский34 дигән берәү соңгы ун ел эчендә иң күп укыла торган әсәрне билгеләргә тырышып анкета тараткан икән. Анкеталар унынчы елларның иң популяр әсәре Толстойның «Яңадан туу» романы дигән нәтиҗәне биргәннәр35.
Толстой исеменә «Йолдыз» газетасы да игътибар итә. Аның битләрендә Толстой әсәрләренең татарчага тәрҗемәсе турында хәбәрләр күренә. Болар күбрәк информация тәртибендә. Мәсәлән, анда Әстерхан яшьләренең С. Рәмиев тәрҗемәсендә «Живой труп» әсәрен куярга җыенулары, И. Богдановның «Крейцерова соната»ны тәрҗемә итүе һ.
30
Вакыт. – 1908. – № 374.
31
Вакыт. – 1909. – № 57.
32
Вакыт. – 1917. – № 1189.
33
Олугълык нәрсәдә? – Вакыт. – 1912. – № 909.
34
Оскар Моисеевич Картожинский (псевдонимы – Оскар Норвежский) (1882 – 1933), журналист һәм тәрҗемәче. – Г. Х.
35
Вакыт. – 1909. – № 498.