Эротические рассказы

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
кулларын брезент бияләй эченә яшереп китеп баралар иде. Ходай саклады, ә монда… Йөгереп керсәм… Керсәм…

      Беркатлы, юньле күңелле доцент Фәһимәне дүрт урындыкка сузып салганнар. Ул селкенә-селкенә көлә. Аны саклыйлар. Бигрәк тә Лена каушаган.

      – Ни булды, ни булды? – дип әтәтерләнә ул. Әмма Фәһимә һаман көлә әле. Күз яшьләре арасында мин чагылып киттем бугай.

      – Мөхәммәт Сөнгатович, – диде ул, көлүенә буыла-буыла, – Мөхәммәт Сөнгатович… Теге шома битле кеше бит ул… бит ул… «тегенди» булган… Уф-фу-фу… Әле генә башыма китереп бәрде…

      Телефоннан «Отбой готовности» дигән команда ишетелгәч, доцент Фәһимәне култыклап, лифтка таба алып киттеләр. «Скорая помощь» кирәк булмады.

      …Беркатлы кешеләрне ихтирам итәм.

      IV

      Миңа Тукай исемендәге бүләк бирелгән ел. Җәй, читтән торып укучыларның сессиясе. Беренче көн, йөз егерме биш студентлы аудиториягә керәм, кышкы сессиядә боларга бер курс лекцияләр укыган идем, менә бүген бер сәгать егерме минутлык консультация һәм ике көннән имтихан. Керсәм – өстәлемдә роза чәчәкләре. Билләһи, минем мондый озын сабаклы (җитмеш сантиметр булыр) мәһабәт роза чәчәкләрен үз гомеремдә беренче тапкыр күрүем. Кердем, тамагымны кырып эшкә тотынам дип торганда гына, кайсыдыр бер группаның старостасы алга чыгып басты да (Флюра Макарова дип истә калган), мин авыз ачканчы, теге букетны тотып сүз башлады:

      – Хөрмәтле Мөхәммәт Сөнгатович! Без өч группа исеменнән сезне Тукай исемендәге бүләккә лаек булуыгыз белән…

      Мин бик тә «нетактично» итеп аны бүлдерәм:

      – Туктагыз әле, сезнең бит берсекөнгә миңа имтихан бирәсегез бар. Мондый «помпезность»тан соң мин сезгә ничек «ике»ле куйыйм?

      Флюра, рәнҗеп, миңа карый:

      – Юк инде, Мөхәммәт абый, имтиханга моның ни катнашы бар? – дип, өзелгән нотыгын тәмамлый һәм минем кулга теге хикмәтле букетны тоттыра.

      Консультация тәмам, коридордан, метрлы букет кочаклап, Рудольф Нуриев шикелле, мин барам.

      Кафедрада, мондый розаларны күргәч, хатын-кызлар – «ах!» та «вах!» Бу, диләр, бары тик Таҗикстаннан гына булырга мөмкин. Деканат хатыннарын чакыралар. Розаларның буен үлчиләр: дөрес, сабакларының буе – җитмеш сантиметр. Кемдер әйтә: «Точно гына Таҗикстаннан». Икенче берсе өсти: «Тугыз данә», – ди. Лена әйтә: «Кафедра тарихында мондый «пышный» чәчәкләрне берәүгә дә биргәннәре юк иде әле…»

      Деканат кызлары, хатыннары өйрәтә:

      – Өйгә кайткач, моның сабак очларын, чүкеч белән төеп, бераз сүсәртергә кирәк.

      Ясно, есть! Чүкеч бар бездә, без кайбер вакытта кайбер мәсьәләләрне чүкеч белән шулай сүсәртәбез. Тагын берсе әйтә, Лена бугай:

      – Мөхәммәт абый, моны алып кайтуга ваннага суга салыгыз. Суның температурасы фәләнчә булсын, – ди.

      Ясно, есть! Шулай булыр.

      Теге көлтәне күтәреп, мин саубуллашып кайтырга чыгам. Профессор Вахит Хаков та минем арттан чыга. Без бергә кайтырга тиеш, бер йортта, бер подъездда торабыз. Хатын-кыз, теге розалар букетына күз нурларын коеп, безне озатып кала.


Скачать книгу
Яндекс.Метрика