Эротические рассказы

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.

Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
әллә кайларда забастовкалар була, ул кешеләрне аталар, лидерларын психушкаларга ябалар, әмма үз илебездәге ул хәлләр турында без – бихәбәр. Ул хәлләр турында пропаганда да, язучылар да – ләм-мим. Безгә бир син Конго, Чили, Вьетнам, Куба вакыйгаларын. Актык чутта Уганда, Гренада хәлләрен, кеп-кечкенә Даманский утравын, безнең игътибар шунда булырга тиеш, ил эчендәгесенә тыкшынма!

      Нәби ага исә Сальвадор Альендега багышлап шигырь язган икән. Сәхнәдә ул шуны укый. Кунакханәләрдә без аның белән бер номерга керәбез, мин аның дикциясен рәтләргә тырышам. Юк, файдасыз… Әгәр инде син, Ходай кушып, Әлки якларында тугансың икән, синең дикцияңне бернинди лаборатория, бернинди логопед рәтли алмый. Менә хәзер дә Нәби агага сүз бирәм, ул теге шигырен укый башлый.

      Сальвадор Альенде,

      Син җирдә юк инде… –

      дип башлана ул. Ләкин бит «Альенде»ны Әлкичә әйтә бу шагыйрь. Күпме репетициядән соң!

      «Сальвадор Алэндэ», – дип башлый Нәби ага сүзен, шул вакытта үзе миңа карап елмаеп ала. Ул елмаюны астагы халык сизми, шигырь бит драматик эчтәлектә, аны мин генә тотып алам. Ул елмаюның эчтәлеге болай: йә, ярар инде, мин бит Әлки мишәре, миннән башкача булмый… Мин бит Балтач, Апастан түгел…

      Азнакайга барып җитәргә ике-өч көн бар иде әле. Мәхмүт Хәсәнов берөзлексез безгә сөйләп торды:

      – Ну, егетләр, Азнакайда миңа керәбез, Мәрьям апагыз шашлык кыздырып куячак. Анда минем малай бар, ну, күрсәгез гаҗәпкә каласыз инде: менә тәненең тиресе шулкадәр йомшак инде, менә ул дөньяда бер генә инде…

      Азнакайда кичә уздырганнан соң, нефтьчеләр безне бик нык сыйладылар – патша өстәле дә алай булмыйдыр. Бер дә ашыйсыбыз-эчәсебез килмәсә дә, Мәхмүтнең кыставына чыдый алмыйча, аларга киттек. Килеп керүгә, теге малайны каршыбызга бастырып, муен тамырыннан кереп, арка тиресен сыпырып карады. Әтисенең шатлыктан күзләре яшьләнде, ул әле безгә, әле тын гына басып торган малаена мөлдерәтеп карап ала иде. «Смотрга» йомгак ясап, ул болай диде:

      – Менә, егетләр, шундый да йомшак тиреле малай булса да булыр икән…

      Һәм, зур кулын малаеның күлмәк астына тыгып, аркасыннан сөйде.

      Мин игътибар иттем: монда бөтен нәрсә зур, куәтле, күп иде. Шашлык әзерләп йөргән җирдән генә Мәрьям ханым сөйләп алды: Мәхмүткә яраклы күлмәк-ыштан кибетләрдә бөтенләй күренми икән. Шуңа күрә кибеттә булган иң актык размерлысын алып, аларга клиннар, өстәмәләр ялгап мәшәкать чигә икән. Мәхмүтнең язу өстәле дә, язу колачы да зур, мәһабәт.

      – Менә, егетләр, – диде ул, кәгазь тулы зур өстәлгә күрсәтеп. – Менә карагыз: бу роман бетеп ята, менә монысының яртысына җиттем. Менә балалар өчен өч повесть бетердем, тагын ике детектив повестемның уртасына килеп җиттем. Менә монысы – хикәя, әле бетеп җитмәгән, бер ай эчендә алты хикәя яздым…

      Метрлы шампурлар белән шашлык килде, итләренең зурлыгы чәй чокыры кадәр иде, берәр кисәген шулай да ашадык, тәмле иде. Мәхмүт исә, без шул бер кисәкне җиңеп чыкканда, бер чыбыкны бушатып, икенчесенә тотынган иде.

      Йомшак тәнле малайның тиресен тагын бер тапкыр


Скачать книгу
Яндекс.Метрика