Эротические рассказы

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.

Әсәрләр. 5 томда / Собрание сочинений. Том 5 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
базасында булырга туры килде. Җәй иде. Шәһәр тулы хәрбиләр, тротуарларда ак болыт булып ак түбәле мичманкалар (флотта фуражканы шулай атыйлар), бескозыркалар чайпала. Мин шулар арасында йөрим. Ләкин күзгә бер нәрсә ташланмыйча калмый: мичманкаларның ак чехоллары бик үк ак түгел, керле, таплы. Болар бит инде – офицерлар, мичманнар. Аларныкы керле булгач, матросларныкы нинди булсын? Безнең замандамы? Керле чехол белән урамда патрульдән тотылып, «увольнительный» кәгазеңә берәр «замечание» алып кайтсаңмы? Алла сакласын! Командир, күзен алартып, бер генә кычкыра иде:

      – Месяц без берега!

      Һәм шулай саргайта, вәгъдәсендә тора иде. Хәтерлим: Лиепая хәрби диңгез базасында комендант булып майор Шеин хезмәт итә иде. Ике метрлы урыс. Моның турында легендалар йөри иде. Ул үзе шәһәргә сирәк чыга, бары тик офицерлар тәртип бозганда гына, машинасына утырып, бер төркем патрульләр белән килеп чыга (офицерларны тәртипкә чакыру өчен аерым – офицерлардан гына торган патруль группалары була) һәм шәһәрдәге хәрбиләрнең җанын өшетеп күренеп ала иде. Мин аны дүрт ел хезмәт итеп нибары бер генә тапкыр «эш» вакытында күрдем, карчыга борынлы, каратут йөзле, бөркет күзле, ябык гәүдәле бер ир иде – урыс булмагандыр ул, йә чегәндер, йә молдавандыр…

      Гауптвахтага эләгү өчен сәбәпләр бик күп иде безнең «брат»ка: кафега кердеңме – беттең; ресторанга кердеңме – гауптвахтага әзерлән, унбиш тәүлектән дә ким бирмәячәкләр; чалбар балагыңа «клёш» куеп, аны кырык сантиметрга җиткердеңме (илленче елларда матрослар шулай ике аякка ике юбка кигән сыман йөриләр иде, ә хөкүмәт стандарты 24–26 см), – патрульләр тотып, лезвие белән синең «клин»еңне кискәләп бетерәләр, ә командир каршы ала:

      – Месяц без берега!

      Һәм шулай саргайта.

      Майор Шеин турында гауптвахта диварларына әллә нинди догалар, җырлар, афоризмнар язылган, имеш, утырып чыккан малайлар боларны яттан беләләр иде. Миңа гауптвахтаны күрергә туры килмәде, шулай да үземнең дустым, өлкән матрос Колька Филиппов «янгач» командир аның кәгазьләрен миңа тоттырып, аны гауптвахтага озаттырды. Көймәгә утырдык. Лиепая шәһәренә гауптвахтага чыгабыз. Миндә – автомат, папка. Кара-каршы утырганбыз. Сөйләшмибез. Бергә учебный отрядта булдык, бергә хезмәт итәбез, төнге вахталарда туган өйне сагынып гөрләшәбез, ә монда ул – тоткын, мин – конвой. Күңелсез, күңел рәнҗетә торган хәл, төрекчә әйтсәк, – вазгыять.

      Гауптвахтага аны тапшырганда, бер пачка печенье дә биреп кертмәкче идем – кая ул! Ул елларда гауптвахталарны Урта Азиядән килгән малайлардан саклаталар иде – эчке эшләр гаскәре – кая ул!

      – Нэт, нэт, ни палужыны! – дип, кара егет «хәрби өтермә» ишеген зыңгырдатып ябып куйды.

      – Колька, теге догаларны язып алып кайт! – дип, чак әйтә алдым.

      …Унбиш көн узгач, Колька кайтты. Ябыккан, тартылып калган, күзләре уйчанланган. Авыруларча елмаеп, миңа таушалган бер кәгазь сузды:

      – Чак алып чыктым, роба (матросларның көндәлек эш киеме) кесәләрен әйләндерә-әйләндерә тентеделәр теге чучмеклар, �


Скачать книгу
Яндекс.Метрика