Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
– Теге көнне фельдшерны салмыш булган дигәннәр иде. Аның өчен чөнки, Җирән кешнәде бүген ала бияне күргәч. Менә шатлык! Вот сиңа шатлык! Исерек дигәннәрие аны! Кешнәгәч, терелде инде ул! Ызначит, харап итмәгәннәр! Син иртәгә солы боткасы пешер әле, яме! Бер чиләк итеп! Геркулестан, яме! Кирәк булса, тагын алып кайтырмын.
Асия җиңги үзе көлә, үзе елый иде.
Кыш бертөрле генә, тыныч кына узды. Кышлыкка сыер суйганнар иде, Асия җиңги кыш буе ит турагычы әйләндерде; Кәшфинең тешләре коелып бетте. Кияүләре-кызлары бик кыстап караса да, шәһәргә бармады, теш врачына йөрмәде. Асия җиңги кыш буена ялгыз торды. Кәшфи иртән китә, кич кайта иде, ял көне дигәнне дә онытты, кышкы ремонт, ул мастерскойга бармаса, туктап калачак сыман сөйләште. Асия җиңги берүзе зур-зур ике яклы өйдә йөренде, аптырагач, сандыкларын актарып, аннан Кәшфинең гомер буе алган почёт грамоталарын, мактау кәгазьләрен, Авыл хуҗалыгы күргәзмәсеннән алган грамоталарын берәм-берәм стенага кнопка белән беркетте, нарат бүрәнәле зур стена шулай итеп зур стендка әйләнде дә куйды. Асия җиңги моны эшләгәндә хронология саклады: Кәшфинең иң беренче грамотасы 1939 елда ук алынган икән. Хатынының бу шөгыленә Кәшфи әйбер әйтмәде, көн саен киңәя, зурая барган бу күргәзмә янына кичләрен үзе дә килеп басып тора һәм гомерен хәтерли иде.
Күңеле бик йомшаган вакытларда, ул шкаф өстеннән иске патефон ала (кияүләре-кызлары күпме генә көлмәсен, Кәшфи моны саклады), сандык төбеннән бик кадерле, бик иске, йөрәккә бик якын ике-өч пластинка чыгара һәм шуларны уйната. Менә алар – әтисе, әнисе исән вакыт Кәшфинең бик кадерле, бер генә малай булып үскән, тракторга укыган еллары. Менә пластинка уртасындагы кәгазь печать. Ногинский завод. Яшьтән таныш, якын сүз бу. Җырлары ни тора, Галия Кайбицкая җырлый. Мансур Мозаффаров музыкасы, Муса Җәлил сүзләре. «Җиләк җыйганда». Кәшфи кеше исемнәреннән һәрвакыт зур мәгънә эзли: Гәр Хуторда Галия, Мозаффар, Җәлил, Муса кебек исемнәр бөтенләй юк. Кешенең исеме аның киләчәк юлын, гомеренең мәгънәсен билгели, дип уйлый иде Кәшфи. Беренче бала тугач, Асия үзенең сугышта үлгән абыйсы хөрмәтенә Хәйрулла куймакчы булган иде. Кәшфи теше-тырнагы белән каршы торды ул вакытта: Хәйрулла исемле кешене пластинкага ничек язасың? Әнә бит сәнгатьне, әдәбиятны нинди исемле кешеләр тудыра, һәм Кәшфи, үзсүзләнеп, малайга Тавис исеме куштырды ул вакытта. Тавис – ниндидер серлелеккә, эчке мәгънәгә ия. Гәр Хуторда гына түгел, бөтен районында башка андый исем юк. Бу малай берәр хикмәт чыгарыр, дип горурланып йөргән иде Кәшфи…
Пластинкаларның күбесендә кәгазь инде тузып, уч төбе белән майланып беткән. Ләкин Кәшфи аларны барыбер таный. Менә монысы – «Кәләү Гайшә». Аны Фәйзулла Туишев уйный. Ә монысы – Кәшфинең әтисе яраткан җыр – «Бригадир җыры». Әтисе, тәрәзә ачып, урамга гел шуны яңгырата иде:
Әрләнсен лә дошман,
Шатлансыннар дуслар…
Ә менә монысын кем җырлый икән? Бу – утыз сигезенче елгы пластинка. Бәрхет тавыш, ирләр тавышы. Кәгазе тузган.
Сандугачлар ояда –
Оялары пыяла.
Сандугачлар