Эротические рассказы

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
түти бөтен авыл хатыннарына ул кичне китап сөйләде. Кәшфи дә керә-чыга моны тыңлап йөрде. Бу тантаналы хәлләрнең барысы да Кәшфи исән кайту хөрмәтенә иде.

      «Хәзрәте Гайсә тууыннан алты йөз дә тугызынчы сәнә унтугызынчы рамазан көне Хора тавында гыйбадәт кыйлып торган вакытында хәзрәте Җәбраиль «Әкъраи» сүрәсене ирешдерде. Мөхәммәтгали Аллаһы-сали-гассәламгә бу эш беренче мәртәбә булганлыктан, хәзрәте Хәдичәгә кайтып сөйләде. Хәзрәте Хәдичә хәзрәте Мөхәммәдкә пәйгамбәрлек килүен көткәнлекдән, һәм аның шундый бер олуг зат булуын аңлаганлыктан, зур шадлык белән каршы алып, иман китерде. Шул көндүк Әбүбәкер вә башка берничә адәм иман әйтделәр».

      Кәшфи кич буе урамда капкадан капкага йөрде.

      – Сыер – трактор түгел ул. Әнә теге елны Мәтәскә Гаптерие тракторны да текә ярдан очыртты. И һәм шуның белән сырамга калды. Аның өчен чөнки, сыер – була да, бетә дә ул. Ә трактор и һәм дә техника – бик кыйммәт әйбер ул…

      V

      Кәшфи беренче олы баласы белән байтак борчу күрде. Өметләр зур иде, нәселне дәвам итәргә тиешле бердәнбер ир бала шул иде. Малай йә укымады, йә кеше балалары төсле армиягә барып солдат була алмады, йә юньле һөнәр өйрәнмәде. Кәшфи югыйсә аны нәселне лаеклы дәвам итәр дип өметләнгән иде. Тавис тракторга кызыкмады. Сөйләшергә исә гел эредән булды. Ора алмаган – олы күсәк күтәрер дигәндәй, Тавис, әтисенең дәрәҗәсенә аркаланып, гел зур эшләр турында сөйләште: менә быел йорт салам («салабыз» түгел), мунча бурыйм, сыерны алыштырам, фәлән-төгән дип кенә сипте. Чынлыкта исә боларны Кәшфи эшли иде.

      Малай, ат җигеп, төрле эштә йөрде. Күбрәге – фермага фураж ташыды. Гәр Хутор бригадасында сарыклар һәм таналар тотыла иде.

      Бер кыз белән йөрмәде, шулай да беркөнне җиңеләеп кайткан җиреннән кинәт кенә өйләнү турында сүз кузгатты. Әти-әнисе аптырап калдылар. Нинди өйләнү? Япь-яшь көе? Дөнья күрмәгән көе? Әле бит идән тулы бала-чага. Өйнең кайсы почмагына таба атлыйм дисәң дә, үрмәләгән балага сөртенәсең. Икесе әле идәнгә оекбашы белән гел юеш эз сызып йөриләр…

      Әмма Тавис кызган иде. Сүз китте, Тавис каядыр ашыгыч кына барып килде, Чулак Абдулларга кереп чыкты, ахрысы, бераз өстәп алган иде. Сүз тагы да ямьсезләнде, малай кычкыра ук башлады. Олы кызы Рәсимә дә өйдә иде, абыйсы оятсыз сүзләр сибә башлагач, торып, өйдән чыгып китте. Малай тәмам туарылды.

      – Сез… – диде ул, исерек күзләре белән әле әтисе, әле әнисенә таба карап, – сез… үзегез гомер буе (ул ямьсез сүз әйтте)… бала үрчетеп рәхәтләнеп яшисез, ә миңа калгач, рөхсәт юкмы? Демократия шул буламы? Шулмы? Икегез дә путчист сез, белдегезме шуны! Реваншистлар!

      Малай дулап чыгып китте, ата-ана телсез калды. Бу нигездә мондый ямьсез тавышның беренче чыгуы иде. Ә төн уртасында Кәшфи белән Асия капка тавышына сискәнеп сикереп тордылар: Тавис шаулый иде. Габделбарый абзый белән Шәмсениса түти почмак якта шыпырт яттылар.

      – Сез! – дип кычкырды ул ишегалдыннан ук. – Сез! Ата куян белән ана куян! Менә мин сезне кадаклап куйыйм әле! Сезне кадаклап биклим дә үзем кыз алып кайтам! Бүген


Скачать книгу
Яндекс.Метрика