Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
кулларына миләш таяк алып таш юлга чыгып киткәннәр. Телеграф баганалары тезелгән чыбыклы юлга килгәч, чирәмгә утырып алъяпкыч алдына салган ипиләрен ашаганнар да, валчыгын бисмилла әйтеп кош-кортка сипкәч, телеграф баганасы янына килеп басканнар. Аннан ике яклап миләш таягы белән баганага суккалаганнар. Багана шаулаган. Ә болар шул шауга өстәп депеша җибәргәннәр:
– Дөбер-шатыр, гөбернатор,
Безнең сүзне тыңлап тор.
Аннан гөбернаторга җир мәсьәләсендәге дәгъваларын сөйләп, авылга кайтканнар һәм халыкка:
– Гөбернаторга тилиграм суктык, бераз көтеп карыйк, – дигәннәр…
Безнең авылның исеме әллә шуннан «Гөберчәк» булып киттеме икән? Бер генә легендада, бер генә сүзлектә дә бу исемгә әлегә аңлатма табылганы юк…
Сүз башы урман иде бит әле. Урманга беренче баруымны хәтерлим: дүрт яшьләрдә булганмындыр. Аңарчы урман безнең басу түрендә могҗизалы стена, серле әкият булып торды. Ул басу түренең бер почмагыннан башланып, ике чакрым ераклыкта ярым боҗра ясап, авылны әйләнеп уза. Офыктагы урман өсте теш-теш булып күренгәнлектән, бала вакытта мин аны безнең басу түренә сырты белән салынган мәһабәт пычкы дип белә идем. Менә, ниһаять, шул сихри дөньяның бер почмагына алып кереп мине бастырдылар. Күзгә ташланган иң беренче нәрсә күч-күч булып утырган абагалар иде. Болар иксез-чиксез, болар серле дә, куркыныч та иде. Аннан миңа карт имән ботагында утырган бер кошны күрсәттеләр. Ул, ахрысы, миннән бик аз гына кечкенәрәк иде. Мәче башлы ябалак. Аның бите миңа кеше бите булып күренде. Безнең урамда әллә ничә карчыкның, бер-ике картның бите нәкъ шундый. Ботак сыныклары ыргытып аны куркыттылар. Саргылт-соры иләмсез канатларын җәеп ботактан күтәрелгәндә, минем өскә җил бәрде. Ул салмак очып эчкәрәк кереп китте. Ул көнне безнең урманда бөтен кошлар сайрый иде. Агачлар арасыннан, күктән музыка ява, бөтен нәрсә зыңгылдап, яңгырап, шатланып тантана итә иде. Ахырдан, берничә еллар узгач, мин «уфалла» арбасы белән бу урманнан утын ташыдым. Абагалар беткән, мәче башлы ябалаклар да күренми иде. 1947 елда Ашхабадта җир тетрәде. Шунда безнең урманга леспромхоз килде һәм бездән агач озаттылар. «Ашхабадны торгызыр өчен» – урман кисүчеләрнең лозунгысы шушы иде. Леспромхозның шунысы ярый, күпме киссә, шуның кадәр утыртып китә. Әмма соңгы елларда аерым кешеләр кулына «Дружба» пычкысы килеп керде. «Дуслык» пычкысы урман өчен зур дошман булып чыкты. Урман сирәгәйде, анда киек-кошлар бетте. 1933 елларда исә әле анда тилгәннәр, урман тавыклары, төлке, куян, бүре, ябалаклар, күке, тукран һ.б. җан ияләре тулып ята иде. Торна елгасы дигән урынында язын торналар туктап бала чыгара иде. Урманнан бөркет килү үзе зур вакыйга була иде. Бөркет, гадәттә, җәйге иртәдә, кешеләр йокыдан торганчы ук авылга килә. Ул ындыр арты тирәсендәге берәр багана башына, узган елдан калган кибән, эскерт өстенә, әвеслек, абзар түбәсенә утыра. Кешеләр аны күрмиләр, әмма каралты-кураны ачып кош-кортны чыгарсаң, кош-корт шунда ук борчыла, курку авазлары сала. Авылга килгән бөркетне авылның бөтен кошлары сизә.
Бүрене