Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
Ләкин чигенмә. Сүзеңне үзгәртмә.
Тимерхан елмаеп тик утырды…
Шул секунд эчендә Улибаева бу кара битле, зур кара күзле авыл егетеннән үзенең җиңелгәнен сизде. Прокурор башың белән. Ул башлыгын алып киде. Тавышы калынайды.
– Ә вообще, Вәлетдинов, ужасный кеше син. Сине берни белән дә не прошибёшь… Синең үз кирелегең кире. Терпеть не могу…
Улибаева, – гомумән, табышмак кеше. Дүрт көн буе шәһәрдә ятканда, Мәйсүфә карчыкның язмышын хәл итеп йөргән. Карчыкны табып, аннан кассация яздырткан, тегесен күргән, бусын күргән. Тимерхан белән ызгышып алгач, ул кызу-кызу атлап янгын сараена китте. Күк йөзе болытлап тора, урман ягыннан дымлы җылы җил исә иде. Шәйхи карт, буыннары сызлаганга, үзен кая куярга белмичә, сарай әйләнәсендә каз-үрдәкләрне куыштыргалап йөри иде. Ялгыз калгач, ул, гомумән, өенә бик сирәк – тамак ялгап алырга гына кайта торган булды. Менә бүген буыннар бик тә сызлый, кул аркаларындагы тамыр юллары бүрткәннәр. Бер явып җибәрсә кана…
Улибаева белән ул авырдан гына исәнләште. Тегесе исә, берни дә булмагандай, «Тәмәке тарту урыны» дип язылган почмакка килеп, эскәмиягә утырды һәм папирос кабызды. Аннан, читкә караган килеш, акрын гына сүз башлады:
– Ә син, бабай, миңа алай кара янып йөрмә. Берәр атнадан карчыгың кайтыр – көт тә тор.
Шәйхи карт дерелдәп китте.
– Ничек кайтыр? Озаккамы?
– Юк, бөтенләйгә.
Карт читкә карап борынын бушатты, һаман да берни дә аңышмады.
– Ничек, үзебезнең колхозга күчертеп буламы әллә?
– Йә син такылдадың бер сүз: ничек тә ничек… Бөтенләйгә котылып кайта и всё! Нәрсә, әллә кайтканын теләмисеңме? Әллә яшь солдатка алырга исәбең бар идеме? Булыр, булыр ул картлардан…
Картның күзләре яшьләнде.
– Суң бит, кызым… Ни бит… – Аның борыны йомшады. – Карчыкның башын үзең ашадың бит. Шуңа күрә аптырап кына әйтүем. – Ул Улибаева янына килеп утырды, кулындагы себеркесен кочаклады.
Прокурор авыр сулады.
– Син, – диде ул картка, – үзең турында, үз өеңнең җылысы турында гына уйлыйсың. Менә син минем өемдәге җылы белән кызыксынганың бармы? Ә? Менә шул-шул. Беләсең килсә, минем ирем сугышның беренче аенда ук үлде. Ташлытау военкоматына иң беренче үлем хәбәре минем ирем турында килде. Ә мин дүрт бала белән тол калдым. Аларны хәзер җитмештән узган анам карый. Ә син беләсеңме, ул балаларга көненә күпме икмәк бирелә? Ике йөз грамм! Бер сынык ипи ул! Олы кызым быел унынчыга керә. Унсигезенче яшенә китә. Ә шул балага ике йөз грамм! Ләкин мин берәүгә дә үпкәләмим. Ике йөз грамм ипи – ипи ул. Әгәр минем балаларым бүген ач утыралар икән, мин моңа бары тик фашизмны гына гаеплим. Ә син миңа үпкәлисең…
Кичке эңгер-меңгер вакыт җитә иде – әңгәмә сузылды. Шәйхи карт җанланып герман алпавытларының ындыр табаклары, ашлык сугу тәртипләре турында сөйләп алды.
– Менә мин, – диде прокурор хатын, – шушы колхоз амбарына кереп: «Ягез әле, миңа гаиләмә алып кайтырга бер-ике кило борчак бирегез», – дисәм, һичшиксез, бирәчәкләр. Шуны алып кайтсам, минем анам һәм балаларым