Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
бер суырып карады һәм, ютәленә буылып:
– Бу ярманнарның үз тәмәкесе түгел, аларның үзләрендә үсми ул, төрекләрдән алган тәмәке бу, – дип, кешеләрне ышандырды. Шәйхи картның соңгы вакытларда кәефе гомумән әйбәт иде: ел буе эшләгән хезмәт көненә көзлектә азмы-күпме уңыш тиде. Умачтан өзелмәслек булды. Инде сугыш та бетүгә таба бара. Улибаеваның да сүзе дөрес булып чыкты: Мәйсүфә карчык котылып кайтты. Тик, Улибаева әйткәнчә, бер атнадан түгел, ә кыш кергәндә. Язулар шактый озак йөргән. Улибаеваны белмәссең. Үзе тотты, үзе утырттырды, үзе коткарды. Күңеленең әллә кай төшендә генә ниндидер кырыс дөреслек бар шул явызның…
Язның җылы, парлы көннәреннән берсе иде. Авылга Берлин шәһәрен алу турында телефонограмма килде. Райком кәгазе кырдагы колхозчыларга бу шатлыклы хәбәрне җиткерергә тәкъдим итә иде. Кәгазьнең эчтәлеген иң беренче булып каланча янында кояшта җылынып утырган Шәйхи карт белде. «Берлин» сүзе картны яшен суккандай сискәндереп җибәрде. Аның күзләре яшьләнде, тез буыннарына каяндыр көч килде, беләкләренә ниндидер могҗиз куәт тулды. Тиз генә каланча башына үрмәләде. Аның үз гомерендә бер тапкыр да каланчага болай тиз менә алганы булмагандыр. Карт басу түрендәге халыкка күз ташлады… Менә чәчүлек басуында бригадир, карт-коры, хатын-кызлар… Алар әле берни дә белмиләр. Түзегез, җаннарым, түзегез, тагын бер генә тын алсын Шәйхи бабагыз. Менә-менә калтыраган кул түбә астына кыстырып куйган арба кендеген эләктерде, тыны буылган карт уч төпләренә төкерде дә аякларын киң җәеп басты.
– Йа Хода, мәдәт бир!
Авыл өстендә кинәт кенә чаң тавышы ишетелде, капкалар ачылды, урамда ыгы-зыгы башланды.
– Кайда яна?
– Безнең авылдамы? Күренәме? – дип, халык йөгереште.
Ул арада чәчүчеләр янына, ат атланып, Тимерхан чыгып чапты. Басу түрендә бер мәлгә эш тукталды. Чаңны Кара Чыршыда бары тик янгын булганда гына сугалар иде. Карт үз гомерендә беренче мәртәбә бүген аңсыздан тәртип бозды. Ләкин бу тәвәккәллек аңа искиткеч зур рәхәтлек бирде һәм аның шатлыктан тонган күзләре инде бернәрсә дә күрмиләр иде. Карт, үзен-үзе белмичә, арба кендеге белән рельс кисәген кыйнады. Рельс кисәге елады да елады, аның саен карт селтәбрәк суга бирде.
Биш минут эчендә шатлыклы хәбәрне авылның бөтен кешесе белеп өлгерде. Ә төшкә таба Шәйхи картны каланча башында үзенең әйләнмәле урындыгына сеңеп күзләрен йомган килеш таптылар. Аның җансыз битендә ниндидер канәгатьләнү хисе бар сыман иде.
…Кабер тирәсен кәсләр белән рәтләп, көрәкләрне өстерәп зираттан чыкканда ук, Заһри кода тәкелдәп кайтты:
– Карт кода кемгә генә әйтеп калдырды икән инде? Кайсыбызга әйтте икән карт кода?
Заһрига җавап бирүче булмады – авыл башына кергәч, көрәкләрне җилкәгә алдылар.
Ә Шәйхи карт бер дә әллә кемгә түгел, үз нәселләренә әйтеп калдырган икән. Сигезенче май көнне иртән Хәкимулла начарланды. Инде авызына бер ризык та капмый иде. Көне буе саташты, ниндидер командалар бирде, сүгенде, җырлады. Кечкенә малайны бабасы Шәяхмәт йортына