Эротические рассказы

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.

Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
вакыт юк, җиңел чаналы ГПУ кешеләре арттан җитәләр иде. Заһри, авылга җиткәндә генә, атын кире якка борып, зират капкасына бәйләде дә үзе, койма буена тезләнеп, кычкырып, Коръән укый башлады. Аның тавышы бик көчле иде һәм мондый чын тавыш белән Коръән укып утыручының ат карагы булу мөмкинлеге берәүнең дә башына килмәде.

      Заһриның аты турында да әйләнә-тирәдә әкиятләр йөрде. Имеш, куучылар, артыннан җитеп, атына «тпру» дип дәшеп караганнар, ат аның саен элдереп чаба икән. Ахырдан гына белгәннәр: Заһриның аты «тпру» дигәндә чабарга, «на» дигәндә туктарга өйрәтелгән булган. Икенче бервакыт Заһриның артыннан куган яшь милиционер аның атын эләктергән. Имеш, Заһри үзе арыш арасына кереп элдерткән, ә яшь егет аның чабып барган атына менеп утырган. «Тпру» диюгә, ат йомылып чаба башлаган, егет, ни чара кылырга белмичә, шулай әллә ничә чакрым җәһәннәм арбасында барган. Бер таудан төшкәндә, башым бетә дип, үкереп елый башлаган.

      – Ай-яй, үлемем шушы икән, – дигән.

      Нәкъ шул секундта ат дүрт аягын терәп катып кала, камыты күзенә килә. Монысының да хикмәтен соңыннан беләләр: Заһриның аты «ай-яй» дигәндә туктарга өйрәтелгән икән.

      Заһри һәм аның дус-ишләре турында Кара Чыршы тирәсендә коточкыч әкиятләр сөйлиләр иде. Аның туктый торган фатирларыннан берсе шул авылда иде. Имеш, Заһри үзенең дус-ишләре белән кәеф-сафа корып утырганда, Ташлытау юлыннан милиционер килгәне күренсә, авылның мөәззине манарага менеп азан әйтә икән. Милициядә эшләүче егетләр арасында керәшен егетләре байтак кына – азанның кайчан әйтеләсен алар белми иде. Азан тавышын ишетүгә, Заһриның мөритләреннән берсе тиз генә басу капкасын яба, аннан озак кына торып ат каршына чыга, капканы ача, исәнләшә, сораштыра, ә ул арада Заһридан инде җилләр искән була.

      Заһри капкынына эләгеп, волостьның, кантонның күпме начальнигы харап булды. Җае чыккан саен, туры килгән саен, ул аларга якты чырай күрсәтә һәм чиреге белән күмешкә, табагы белән ат ите утыртырга күп сорамый иде. Егерме дүртенче елны Заһри судка да эләкте. Ләкин дәлилләре көчле булды.

      – Миндә, – диде ул, – канткомның иң зур ләчәннигеннән башка бөтен кеше кунакта булды…

      Судья югалып калды…

      Шәкүр карак эләккән елны Заһри, русский гармунын колак янына күтәреп, мехларын өзәрдәй итеп, мәҗлесләрдә җырлады.

      Шәк-күр кар-рак зам-манындай

      Бик күп атлар урлаган шул,

      Төрмә тәр-рәз-зәләрен-нәй

      Ут-тырган да-й ел-лаг-ган…

      Моның махсус көе дә бар һәм мәҗлестәге агай-эне арасында бу җырдан соң яшь сыккан кеше аз булмый иде. Үз хатынына Заһри каты булды.

      – Хатын-кызга, – дип сөйли иде ул, – бервакытта да уч төбеңне күрсәтмә… – Шуны әйткәндә аның куллары йодрыклана иде. Хатынының тормыш вак-төякләре белән борчыганын да ул бер дә яратмады, һәрвакыт өстәл янында мыекларын сыпырып уйланып утыра иде ул. Һәм хатыны берәр сүз әйтеп аның уйларын бүлдергәндә, үткен карашларын аңа чәнчеп:

      – Миндә атаң кайгысы, синдә … кайгысы, – дип,


Скачать книгу
Яндекс.Метрика