Эротические рассказы

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
адымнарын ясаучы Г. Кашапов кебек яшьләр дә, халык күңелендә үз бәясен алган С. Хәким, М. Хөсәен, И. Салахов, С. Кудаш шикелле олы әдипләр дә. Әдәбиятка кагылышлы язмаларда ул «әдәбият – ирек эше, вөҗдан эше» дип кабатларга ярата, мәдәниятебез киләчәген миллилектә дип күрсәтә. Гомумән алганда, аның публицистикасында әдәбият һәм милләт сүзләре бер үремтәдә кулланыла.

      Әдәбиятка, мәдәнияткә, милли мәсьәләләргә кагылышлы язмаларда М. Мәһдиевнең битараф булмау сыйфаты калку күренә. Бигрәк тә язма сүзгә ирек бирелгән 1980–1990 еллар чигендә аның татар дөньясының күп якларын, милләт тормышының күп проблемаларын яктырткан, әдәбияты язмышы хакында уйланып, борчылып-ачынып язылган күләмле мәкаләләре дөнья күрә. Ул болар хакында сөйләшүгә башка татар язучыларын да тартырга, әдәбиятны торгынлыктан чыгару юлларын бергәләп эзләргә өнди. Шушы максат белән язучылар съезды, үзе билгеләгәнчә, беренче «ирекле» съезд алдыннан каләмдәшләренә чакыру ташлый: «Соңгы елларда безнең матбугатта, әдәби процессның барышы турында сөйләшүдән бигрәк, шәхси мөнәсәбәтләрне ачыклау белән шөгыльләнү модага кереп китте» дип, съездда «бүгенге әдәби процесска анализ» ясарга өнди («Зур җыелыш алдыннан», Татарстан хәбәрләре, 1994, 28 май).

      Күпсанлы язмаларында (мәсәлән, «Чистарыну, яки Шуңа омтылыш», Татарстан яшьләре, 1992, 21 гыйнвар), «Әхлаклы яңа мәгыйшәт кирәк», Татарстан яшьләре,1992, 14 март һ. б.) татар әдәбиятының торышын-хәлен хакыйкатьтән качу, курку, җәмгыятьтәге үзгәрешләрне күрергә теләмәү белән аңлата. Мәһдиев әдәбиятның киләчәген милләткә йөз белән борылуда күрә: үзе өйрәнгән гасыр башы зыялыларының фикерләренә әйләнеп кайта, шуларга таяна. «Ә соң милләт рухы, халык күңеле кайда? Милләт кайда? Болары юк. Бездә хәзер «милләт» дигән сүздән элеккегә караганда да ныграк куркалар, аның урынына бик тиз генә «интернационализм» дигән бөек бер сүзне китереп куялар да шул зур сүз янында аерым милләтнең бөтен борчуын, мәнфәгатьләрен күмеп ташлыйлар…»

      Әдәбият, әдәби сүз дигәндә, автор аның тәрбияви мөмкинлекләре мәсьәләсен һәрчак алгы планга чыгара. Җәмгыятьтәге күп кенә чатаклыклар өчен әдәбиятның җаваплы булуын онытмаска чакыра. «Бүген без шәһәр урамында тимер таяк тотып кеше үтереп йөрүче малайларны күрәбез икән, моңа бер дә гаҗәпләнәсе түгел: аларны без – язучылар, журналистлар, идеология хезмәткәрләре – шулай тәрбияләдек. Безнең бит мәктәпләрдә укытыла торган әсәрләребез шундый: аларда кан, үтерү, сыйнфый көрәш, суд, атарга хөкем итү…» Ул «безнең программаларда эстетик-әхлакый тәрбия бирерлек әсәрләр бөтенләй диярлек юк» дип белдерә, мәктәптә генә түгел, югары уку йортларында да укытуны тамырыннан үзгәртү кирәклеген көн тәртибенә куя.

      Иҗат эше барыннан да элек язучы шәхесе белән бәйле. Язучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш – бу сорау гел калкып чыгып, иҗат эшенә якынлыгы булган кешеләрне кызыксындырып-борчып тора. М. Мәһдиевнең дә җавап варианты бар бу сорауга («Татар зыялысы… Ул кем?» Казан утлары, 1993, №10,143–146 б.) Аныңча, язучы зыялы булырга тиеш, талантлы кешеләренең «зыялы» дип


Скачать книгу
Яндекс.Метрика