Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.
бөтенләй капма-каршысы булып, татар кешесенең илдәге хәлләрне, вакыйгаларны милли үзенчәлекле кабул итүе, аларга мөнәсәбәт белдерүе кебек яңгырый.
Милли әдәбиятыбыз өчен яңа булган стильнең формалашу билгеләре әдипнең «Без – кырык беренче ел балалары» (1968) исемле беренче повестенда ук күренә. Реализм әдәбиятта, бигрәк тә повесть һәм роман жанрларында бер үзәк герой һәм әлеге образны көчәйтү өчен кулланылган ике-өч ярдәмче геройлар тормышыннан вакыйгаларны сурәтләү традициясен урнаштырган булса, әлеге әсәрдә мондый градациянең ачык билгеләнмәве күзәтелә. Исеме, эпиграфтагы халык җыры, «Автордан» дип аталган кереш повестьның «төп герое» сугыш еллары балалары икәнлекне ассызыклый. Уннан артып киткән геройлар шушы «төп герой»ны формалаштыруда катнаша. Автор укучының игътибарын моңа үзе үк юнәлтә: «Безнең шул елларыбызны билгели торган бер нәрсә булган икән: ул – сугыш, изге сугышның дәһшәте, Бөек җиңү көнен якынайту теләге, фашизмга нәфрәт, героик Армиябезгә чиксез мәхәббәт. Безнең дөньяга карашыбызны әнә шул хисләр формалаштырган икән».
Бөек Ватан сугышы чоры яшүсмерләре тормышына багышланган әсәр иң беренче чиратта шул яшүсмерләрнең берсе кебек кабул ителүче хикәяләүче образының гомумиләштерү көче белән үзенчәлекле. Әсәрдәге вакыйгалылык – колхоз басуларыннан аерылып, педагогия училищесына укырга килгән малайларның көндәлек тормыш күренешләре тезмәсе. Повестьның беренче битләреннән үк «без» исеменнән сөйләү хикәяләүче белән геройлар арасындагы аерманы юкка чыгара. Һәр бәя, һәр фикер «кырык беренчеләр» буыныныкы булып аңлашыла: «Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар. Аның берсе – сугыш, канкойгыч сугыш турында. Фронтка икмәк кирәк. Без, атасыз калган тәртипсез малайлар, әнә шул икмәкне кырдан җыеп заготзернога озатырга тиешбез. Без инде һәр җәйне шулай эшлибез. Мидә икенче сыр – ашау турында. Кайда гына, кайчан гына авызга кабарлык нәрсә булса, без аны кабарга, йотарга тиешбез…» Яки: «Нәкъ шул секундта ишек ачылып, аннан ике түгәрәк пыяла күренде. Миләр кызу-кызу эшләделәр. Нигә алай? Нәрсә, безнең кеше күргәнебез юкмы әллә? Безме? Без бит фронтка икмәк үстергән малайлар…» Әсәрнең буеннан-буена вакыйга-хәлләрне, геройларны сурәтләп, бәяләп барган хикәяләү вакыты белән шәхсиләшә һәм төрле төсмерләргә бай булып, көлке, ачыну, шатлану, борчылу, ирония һ. б. кичерешләрне укучыга да «йоктыра», күренешләрне җанлы итеп күз алдына бастыра, кызыксындыра. Нәкъ менә хикәяләү рәвеше мозаика бизәкләре төсле чәчелеп урнашкан, төрле геройлар тормышындагы вакыт һәм урын ягыннан гына бер үзәк тирәсенә җыйналган күренешләрне, уртак кискен конфликтлы сюжет җебе булмаса да, беркетеп тора. Чөнки хикәяләүченең детальләштереп, күз алдына китереп бастырырлык итеп, мавыктырып сөйли белү куәсе гаять көчле.
Әсәрдә ниндидер төгәл сюжет сызыгы булмау, күренешләрнең чәчелеп урнашуы, тартмалы композициягә йөз тоту хикәяләүче белән чагыштырганда икенче планда булган геройларның санын арттырырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә автор күләм ягыннан