Эротические рассказы

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет МагдеевЧитать онлайн книгу.

Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 - Мухаммет Магдеев


Скачать книгу
алга таба бара алмыйбыз, – ди ул.

      Гыйззәтуллин инде күзләрен өметсезлек белән бушлыкка терәгән, булмастаена тәмам ышанган. Аның күзләре җансыз, пыяла…

      – Син өметеңне җуйма, Гыйззәтуллин, – ди аңа укытучы, син барыбер русчаны бик әйбәт беләчәксең. Мин моңа ирешәчәкмен. Минем изге бурычым ул, аңладыңмы?

      Кыңгырау чылтырап, Гыйззәтуллинны бу тораташ хәленнән коткарды. Ләкин шул көнне үк аның училищедан качуына ачуыбыз килде. Ни өчен ачуыбыз килде? Моны без ул вакытта аңламадык. Күп еллар үткәч кенә бер нәрсә аңлашылды: шул көннән соң без Мәскәү татарын инде ярата башлаганбыз икән… Бәлки, Гыйззәтуллинның училищедан качуына рус теле дәресе төп сәбәп тә булмагандыр?

      Кем белә? Бу көн аның өчен, гомумән, уңышсыз булды. Иртән, дәрес башланганчы, ул Әлтафи белән бәргәләшеп алды. Әлтафи егерме сигезенче елгы, аның, әлбәттә, сугыш башланганчы ук мускуллар ныгып калган. Гыйззәтуллин, аңа көч җитмәсен сизгәч, бер читкә таю ягын карады һәм укытучы кергәнче гел бер сүзне кабатлады:

      – Мөрәлеләр белән тапма да, өләшмә дә…

      – Мөрәлеләр белән бәйләнсәң, башың судтан чыкмас…

      – Мөрәледә кеше төсле кеше бармыни соң анда…

      Икенче дәрес – география укыту методикасы дәресе иде; анда да Гыйззәтуллиннан сорадылар. Методика – җиңел фән, телгә бай булсаң, анда бирешмәскә була, шулай да сугышып алуның хикмәте булдымы, Гыйззәтуллин беткәнче ялгыш сөйләде: ярымшарлар картасын ул җиде-сигез мәртәбә шарымъярлар картасы дип атады… Аннан – зоология… Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, диләр. Зоология дәресендә Баязитовага ярдәм итәр өчен генә бастырылган Гыйззәтуллин бөтенләй кешелектән чыкты. Ул «елга хламидоманадасы» дигән сүзне һич кенә дә ерып чыга алмады. Күпмедер газаплангач, «елга Хәмидулла анасы» дигән бер җөмлә чыкты – ләкин ул Гыйззәтуллинның көлкегә калуына гына сәбәп булды. Аннан ул беткәнче «хаф сава» дип сөйләде. Монысына укытучы да көлми булдыра алмады.

      Шулай Гыйззәтуллинның арадан китүе шулай да күңелләргә шом салды. Ул бер трагик геройга әйләнде. Ул көнне барыбызның да кәеф начар булды, бары тик соңгы дәрес – география генә күңелле узды.

      …Училищеда география фәненә сабыйларча гашыйк ирле-хатынлы географлар бар иде. Алар өчен дөньяда географиядән башка берни дә юк. Шуңа күрә бөтен училище география белән җенләнгән. «Яшь сәяхәтче» түгәрәге дисеңме, «Синоптик» җәмгыяте дисеңме – барысы да бар. Безнең класска географиядән ире керә иде. Ул сөйләгәндә бөтен дөньяңны онытасың: ул сине Африка чүлләрендә эсселәтә, Патагониядән Утлы җир утрауларына алып чыга, Һиндстан джунглиларында адаштыра. Ул сөйләгәндә дәреснең үткәнен сизми дә каласың. Бөтен класска бер генә дәреслек бар. Шуңа күрә теге-бу илнең халкы, экономикасы турындагы мәгълүматларны хәтердән сөйләү бик авыр. Ләкин географ безгә «икеле»не куймый диярлек. Менә ичмасам ул кеше!

      Училищеда географны яраталар иде. Моның сәбәбе – географ директорны яратмый дигән хәбәр йөри иде. Ә директор – дөнья явызы! Мамыксыз торна. Синең рухи дөньяң белән бервакытта да кызыксынмас. Имеш, укытучыларның


Скачать книгу
Яндекс.Метрика